Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Балага юк дип әйтә белергә кирәк”

29 Декабрь 2016 977
Үсмер чор кеше гомерендә аерым урын алып тора. Шушы вакытта адәм баласы, сабыйлыктан чыгып, олы тормышка аяк баса. Ләкин бу җиңел генә бирелми. Организмда физиологик үзгәрешләр күзәтелүдән тыш, үсмернең холкы, дөньяга карашы формалаша. Аның тизрәк зур булып күренәсе килә, мөстәкыйльлеккә омтыла. Һәм, әлбәттә, хаталанулардан берәү дә сакланмаган. Кемдер урлаша башлый, кемдер хәмер, тәмәке тәмен татып карый. Әти-әнисе белән аңлаша алмаганнар өйдән качып китә, хәтта кайберәүләр үзләренә кул сала. Мондый күңелсезлекләрдән ничек сакланырга һәм Ислам дине үсмер чорда баланы ничек тәрбияләргә куша? Болар хакында сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.
– Ислам кануннары буенча кеше кайчан балалыктан чыга һәм үсмерлек чорына күчә?

– Тәрбияви яктан, баланың тормышын өч чорга бүлергә була: туганнан алып өч яшькә кадәр, өч яшьтән унике яшькә чаклы вакыт аралыгы һәм калган гомере. Адәм баласының холкы өч яшькә кадәр формалаша. Галимнәрнең сүзенә караганда, бу вакытта сабый патша була, ягъни нәрсә сорый, аңа шуны бирергә кирәк. Шулай эшләмәсәң, күңелендә тирән яра калачак. Әлбәттә, гөнаһ гамәл кылу, хәрәм әйберләр бирү тыела. Өчтән унике яшькә кадәр сабыйны буйсынучы итеп тәрбиялиләр: ул инде син әйткәнне үтәргә бурычлы. Унике яшьтән соң бала патша да, буйсынучы да түгел, ә әти-әнисе аңа дус булырга тиеш. Аңа бу чорда дус кирәк. Әгәр син аны контрольдә тотарга тырышасың, “кем белән, кая барасың, нишлисең?” дип сорап торсаң, ул синнән кача, эш-гамәлләрен яшерә башлаячак. Дус икәнсең, ике арада ачык әңгәмә корыла. Шуңа да баланың үсмер чагы унике яшьтән башлана, дибез.

Хәзер сабыйлар инкубатор балаларына әйләнде. Соңгы берничә ел эчендә, кайсы гына катламны алып карасаң да, әти-әниләреннән башка берни эшли алмыйлар кебек тоела. Элек сигезенче сыйныфны тәмамлаган бала, авылдан автобус белән чыгып китеп, шәһәргә барып училищега укырга кергән, тулай торакка урнашып яши башлаган, аннары югары белем дә алган, эшен дә тапкан. Әти-әнисе елга бер-ике килеп киткәндер. Бүген инде боларны бала үзе генә җиңеп чыга алмаслык халәткә җиттек.

– Кайбер әти-әни дә баласына: “Без үскәндә шулай-шулай булды, берәү дә арттан йөрмәде, үзебез тырыштык, син дә үзеңә юл яр”, – ди. Заманалар үзгәрә бит, болай чагыштыру дөресме?

– Гали ибн Абуталип дигән сәхабә, Пәйгамбәребезнең кияве: “Балаларыгызны киләчәк заман белән тәрбияләгез”, – дигән. Иң хәерле тәрбия шундый була. “Безнең заманда шулай-шулай иде”, дип балага сөйләп утырудан файда аз. Әйе, ул гыйбрәт алырга тиеш. Минем дә дәү әни егерменче елдагы ачлык вакытында Казанның хәзерге ратушасы урынындагы ятимнәр йортында тәрбияләнүен сөйли иде. “Өченче каттагы икенче тәрәзә безнең бүлмәнеке”, – дип күрсәткәне дә хәтердә. Боларны без белергә тиеш. Ләкин үткән заман – каралган кино кебек, аның тәэсире бик аз. Балага киләчәк кирәк. Алдагысын күрә белүче әти-әни – яхшы тәрбияче. Дөрес, дин буенча әллә нинди зур-зур планнар корырга да ярамый. Ләкин киләчәк заманны уйлый белү дә зарур.

– Бала өчен иң яхшы үрнәк – әти-әнисе. Алар үзләрендә булмаганны улы яки кызыннан таләп итә аламы?

– Моңа әти-әнинең хакы бар. Әйтик, әти хоккейчы була алмаган, ә улын бозда күрергә тели яки урман кисеп йөреп югары белем ала алмаган, шуңа да улына: “Гомер буе минем кебек урман кисмисең, укыйсың”, – диячәк. Әгәр ата кешедә начар гадәт булса, баласына ул “минем ялгышларны кабатлама”, дип әйтергә хаклы.

Бервакыт шундый сорау калкып чыкты: бөтен галимнәр җомгада сөйләгән вәгазьләренә туры киләме-юкмы? Әлбәттә, юк! Сөйләгән вәгазьнең ун процентын үтәсәк тә шөкер итәбез. Хәер, кемдер минем белән килешмәс. Һәр чорда галимнәрнең дә язган китап­лары үзләренә караганда хәерлерәк булды, диләр. Дөрес, бу инде вәгазь дә сөйләргә, китап та язарга ярамый дигән сүз түгел. Ләкин Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең “Саф” сүрәсендә: “Әй, мөэминнәр, ни өчен үзегез эшләмәгәнне кешегә сөйлисез. Аллаһы Тәгаләнең ачуын гына арттырасыз”, – ди. Без вәгазьче, галим икән, гамәлләребез әйткән сүзебезгә туры килергә тиеш. Гаиләдә дә шулай: әти ялганлый икән, улына алдашма дип әйтсә дә, моның тәэсире булмаячак. Әйе, үрнәк булу җиңел түгел. Әмма әти-әни өчен тискәре холыкны төзәтү, начар гадәтләрне ташлау бик зур тәрбияви чара булып тора.

– Әни – бер, әти икенче якка тарткалый, ди. Мондый хәлдә бала нишләргә тиеш?

– Бервакыт балалар бакчасында мөдир булып эшләүче ханым: “Әти катгый рәвештә артист булмыйсың, укытучы һөнәрен сайлыйсың дип әйтте”, – дип сөйләгән иде. Бу хатын олы яшьтә булса да, һәр бәйрәмдә балалар каршына чыгып уйный, әти-әниләр дә, хезмәттәшләре дә моңа бик гаҗәпләнә икән. Ягъни өстәл сугып, кырт кисү бер хәл, тик баланың фикере дә мөһим һәм аңа колак салырга кирәк. Дөрес, хәерсез гамәл кылырга балаңа рөхсәт бирергә ярамый. Әйтик, аның төнге клубка барасы килә, ди. Төнге клуб – Аллаһы Тәгалә безгә бүләк итеп биргән җанны үтерә торган урын. Анда даң-доң музыка уйный, теләсә нинди кыяфәттәге кешеләр йөри, хәмер, тәмәке, мәгънәсез әңгәмәләр, бер сүз белән әйткәндә – шайтан туе. Мондый вакытта балага юк дип тә әйтергә кирәк.

Без институтта укыганда мәчеткә бара идек. Ул чагында кайбер курсташлар миңа тискәре карашта иде. Хәзер инде балаларына исем кушарга, никах укырга үзләре үк мине эзли. Алар алдында дәрәҗәм төшмәде, мөнәсәбәт сакланды. Бүген дин тормышка якынайды, кешеләр дә хәерлене хәерсездән аера. Бу урында Пәйгамбәребезнең бер хәдисен дә искә төшерәсе килә. Ул: “Әгәр кеше белән дуслыкны саклап калу өчен Аллаһы Тәгаләгә каршы барасың икән, Аның ачуы сәбәпле, тиздән бу дуслыгыңнан да коры калырсың. ӘгәАллаһ ризалыгы өчен дустың әйткәнне үтәмисең икән, ул сиңа үпкәләсә дә, Аллаһы Тәгалә риза булганга күрә дустың якын булып калачак”, – ди.

Аллаһы Тәгалә гөнаһ итеп яраткан әйбердә бәхет юк. “Йосыф” сүрәсеннән белүебезчә, Йосыфны Зөләйха зина кылырга чакыргач, ул Аллаһы Тәгаләдән куркам, ди. 25 яшьлек егеткә чибәр хатын янында алай дип тору бик авыр бирелгәндер. Ләкин Аллаһы Тәгалә: “Гөнаһлы кешеләр бәхетле булмас”, – ди. Йосыф патша дәрәҗәсенә күтәрелә, ә Зөләйханың ире үлә, үзе сукыраеп, юл чатында хәер эстәүче хәлендә кала. Бала да киреләнер, елар, әмма аны хәерсез юлдан тыюның ахыры уңай була. Күпчелектән аерылып торудан куркырга кирәкми. Аллаһы Тәгалә: “Әгәр җир йөзендә күпчелеккә ияреп йөрсәгез, Минем юлдан тайпылырсыз”, – ди. Олы яшьтәге әти-әнисе янына килеп “әле ярый, теге вакытта миңа каты торгансыз, шул юлдан китсәм, хәзер нәрсә булыр иде икән”, – дип килеп әйтүче күпме кешене беләм! “Мәрҗани” мәчетендә Зәки хәзрәт бар иде. Ул Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган. Бер ел укыгач, башка барасы килмичә киреләнгән. Шуны белгәч, әнисе аны ат чыбыркысы белән чарлаган. Зәки хәзрәт хакында Тәлгать Таҗетдин: “Мисырда укыгандагы бөтен галимнәрне бер учыма җыйсам, икенче учтагы Зәки хәзрәт берүзе аларны баса”, – дигән иде. Киреләнгән чагында әнисе каты тормаса, ул шундый галим булыр идеме икән?

– Балага җәза бирергә ярыймы?

– Диндә шелтәләү дигән әйбер бар. Бала чикләр барын белеп үссә хәерле. Ләкин ул чикләр йомшак камыр кебек булмасын. Андый камырны, учка алып, каты итеп кыссаң, кайсы бармак арасыннан бүселеп чыгасын белмисең. Кысмасаң, учтан агып төшә. Ягъни чаманы белү мөһим.

– Үсмер чор җенси өлгергәнлек вакытына да туры килә. Ислам дине буенча, әти-әни баласына “олы тормыш” турында сөйләргә бурычлымы? Монда оялу урынлымы?

– Бүген инде балалар бу мәсьәләдә әти-әниләрен үзләре өйрәтә. Алар синең әкиятеңне тыңлап утырмый. Ләкин кыз бала белән әни, улы белән әтисе сөйләшергә тиеш. Бала беләм дип уйласа да, күп нәрсәне аңлап бетерми. Мәхәббәт дип уйларга, ә ул гашыйклык, инстинкт, нәфес һ.б. булырга мөмкин. Әти-әни боларны аңлый икән, баласына да төшендерсен.

– Хәзер үсмер кызлар бер-берсен кыйный яки төрлечә мыскыл итә, шуны видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыра. Балалар нишләп шундый әшәке һәм оятсыз?

– Шайтан дигән зат Мәккәдә дә бар. Адәм баласына юлдан язмас өчен иман һәм оят кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Оятың булмаса, теләсә нәрсә эшлә”, – дигән. Хәзер инде оят югалып бара, оятсызлык чәчәк ата. Расүлебез: “Оят – иманның бер өлеше”, – дигән. Казан-Чаллы трассасын гына карыйк: юл буенда олы яшьтәге ирләр көпә-көндез хаҗәтләрен үтәп тора. Югыйсә, каршысында – агачлык. Юлдан балалар үтәме, хатын-кызлармы – аларга барыбер, чөнки оятлары качкан. Үзенең машинасында да гаиләсе утыра. Мондый хәлгә гаҗәпләнүнең чигенә җиттем. Шундый әти-әнидән нинди бала үссен?

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4689
ӨСКӘ