Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Балага телефон тоттыру аңа куркыныч корал бирүгә тиң”

13 Октябрь 2016 1229
Хәзерге заманны телефон, смартфон, планшет һ.б. шуның ише җиһазлардан башка күз алдына китереп булмый. Алар яшәешнең аерылгысыз бер кисәгенә әйләнде. Әмма шул ук вакытта гаджетларда казынып утырып күпме вакытны суга салуыбызны, сәламәтлегебезгә зыян салганны сизмибез. Мөселман кешесе исә вакытның да, сәламәтлекнең да кадерен белергә, аларга хилафлык китермәскә тиеш. Болар турында сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.
– Адәм балалары смартфон, планшет һ.б., ягъни гаджетларның колына әйләнеп бара. Кайберәүләр ашамый-эчми торырга әзер, ләкин кредитка булса да айфонның соңгы моделен ала. Ә бит һәрнәрсә таякның башы кебек ике яклы...

– Галимнәр интернетның файдалы ягын 11-13 процент дип саный. Калганы вакыт уздыруга гына кайтып кала. Мин гаджетларның уңайлыгын соңгы арада гына аңладым. Әйтик, ерак юлга чыкканда яки Казанда йөргәндә навигатор кулланабыз. Аның ярдәмендә кирәк ноктага адашмыйча, буталмыйча барасың. Күптән түгел Оренбургтан кайтканда шундый хәлдә калдым: Баулы белән Бөгелмә арасын узганда томан төште. Өстәвенә, төн, урман... Навигатор ярдәмендә чыктым. Кулда интернет булу да уңайлы. Әйтик, телдән әйткән теләсә нинди җөмләне, текстны төрле телләргә русчага, инглизчәгә һ.б. тәрҗемә итеп бирә торган кушымталар бар. Шуңа да 21 гасырда без инде әлеге смартфон, телефоннарны кулланудан качып котыла алмыйбыз. Электрон юл белән акча күчерү, торак-коммуналь хезмәт өчен яки штрафны түләү һ.б. хезмәтләрне дөньяның төрле почмагыннан, атнаның теләсә кайсы көнендә, хәтта ял вакытында да үти алабыз.

Гаджетларның уңайлы ягы чиксез. Ләкин әзерлексез, ягъни тәрбия алмаган, әдәп-әхлагы булмаган баланың кулына телефон тоттыру – аңа куркыныч корал бирүгә тиң. Ә бит хәзер бала еласа әнисе аңа тизрәк смартфонын бирә. Авызына “пустышка” капкан сабый шундук балавыз сыгуыннан туктый. Бармагы белән экранга төртеп, андагы сурәтләрне карап ул тынычлана. Моннан инде хәзер балалар замана техникасына яраклашкан баш мие белән туа дип уйларга нигез бар. Аллаһы Тәгалә аларны шулай итеп ярата. Мәктәптә дә балаларның бер кулында – каләм, икенчесендә телефон. Гаджетлар алар өчен илаһи зат. Чөнки анда бөтен нәрсә, сорауга җаваплар, уеннар бар. Тик иманы нык, тәрбиясе җитәрлек булмагач, алар аның зыянын күп күрә. Интернетны файдалану – кирәкмәгән форумнарда утыру, группаларга керү, тозсыз сүзләр язышу, яраксыз тема буенча бәхәс куертуга гына кайтып кала.

– Заманның бу дулкынына кермичә булмый. Балаларны аның зыяныннан ничек сакларга?

– Әлбәттә, кулыннан смартфонны тартып алу гына проб­ле­маны хәл итми. Артыннан карап йөри дә алмыйсың. Алдагы әңгәмәләребезнең берсендә Йосыф Пәйгамбәр, әтисе Якубның аңа биргән тәрбиясе турында сөйләгән идек. Без дә балаларыбызны шундый итеп үстерергә омтылырга тиеш. Алар иманлы, намазлы, догалы, зикерле булса, Коръән укысалар, күңелләрендә Аллаһтан, башкалардан оялу хисе туа һәм гаджетларның зыянын кабул итми башлыйлар. Ә инде Коръәни Кәрим безне шымчылык итүдән тыя. Шушы көннәрдә бер хатын: “Иремнең машинасына “прослушка” куйдым”, – дип сөйләде. Ул иренең кем белән нәрсә турында сөйләшкәнен тыңлый, читтән торып двигателен сүндерә ала икән. Бу – тыелган гамәл. Бигрәк тә иреңне, хатының, балаңны шул рәвешле күзәтергә ярамый. Хәтта кесәсен актарырга ярамый. Ир белән хатын шул дәрәҗәгә барып җиткән икән, моңа алар икесе дә гаепле. Андый тормышның яме юк инде. Замана гаджетларын шундый максатларда файдалану да хәерлегә илтми.

– Хәзер күбебез башны эшләтергә теләми, хәтта саннарны кушарга кирәк булса да тизрәк телефонны тартып чыгарабыз. Галимнәр дә хәзерге гаджетлар кешеләрнең наданлана баруына сәбәпче булып тора дип белдерә. Сез моның белән килешәсезме?

– Адәм баласының зәгыйфьләнеп баруы хак. Пәйгамбәребез дә­верендә кешеләр 700 чакрым ераклыкны ат, дөя белән узганнар. Хәзер без машинага утырып барабыз, анысында да арып-талып бетәбез. Безнең чыдамлык, физик халәт, хәтта аң, уйлау сәләте дә какшый бара. Коръәни Кәримнән күренгәнчә, фәрештәләр, Иблистә дә нинди гыйлем бар. Аллаһы Тәгалә Адәмгә (г.с.) дә күпме нәрсә өйрәткән. Галимнәр әйтүенчә, бүген безнең баш миенең өч-биш проценты гына эшли. Адәм (г.с.) йөз процент эшләгән. Ул яшәгән чордан бүгенге көнгә кадәр акыл эшчәнлегенең туксан җиде процентын югалтканбыз. Кешелек дөньясының яшәеше югары дәрәҗәдә торсын өчен Аллаһы Тәгалә аңа ярдәмгә техникалар бирә дә инде. Ул Коръәни Кәримдә: “Мин сезгә атлар, ишәкләрне йөкләрегезне ташысын, матурлык булсын өчен яраттым. Әле Мин сезгә үзегез белмәгән әйберләр дә яралтачакмын”, – ди. Техника, автомобиль, самолетлар барлыкка килде, 1957 елда галәмдә иярчен очты. Без инде хәзер шулардан файдаланабыз.

Техника безгә мөмкинчелекне арттырырга ярдәм итә. Әйтик, элек хаҗга ат белән берәр ел барганнар. Хәзер шул араны алты сәгатьтә самолет белән үтәбез. Дөньяның төрле почмакларындагы кешеләр белән берничә секунд эчендә телефоннан сөйләшә, скайптан аралаша алабыз. Егерме ел элек безнең авылга эченә камера, навигатор, компьютер һ.б. белән җиһазландырылган машина килеп туктаса, кешеләр “бу кайсы планетадан төште икән” дип гаҗәпләнер иде. Урта гасырларда гарәп галиме Әлкахул алкоголь уйлап тапкан. Ул аны медицинада файдалану өчен дип эшләгән. Әмма аны кешеләр рестораннарда эчә, аннары сугыш-талаш китә. Башка галимнәр дә күпме әйберләр уйлап чыгарган, ягъни Аллаһы Тәгалә аларга шул чор өчен кирәкле ачышны ясата. Киләчәктә нәрсә буласын күз алдына китерүе дә авыр. Анысы Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм.

– Урта гасырларда дөнья ачышларына дин әһелләре каршы да килгән, әйтик, италия галиме Джордано Бруноны хәтта яндырып үтерәләр...

– Әлхәмделилла, дин белән фән тигезләште, дин әһелләре гыйлемгә каршы килми башлады.

– Ләкин фәнни ачышларның тискәре йогынтысына бирелмәсен өчен дин әһелләрендә дә зур җаваплылык ята түгелме?

– Әйе, фәнни ачышларны кемдер уңай, кемдер тискәре якка юнәлтә. Монда дин әһелләре вәгазьләрендә шулар турында сөйләргә тиеш. Аллаһы Тәгалә безгә күз, колак, тел, йөрәк, кул, аяк һ.б. биргән. Кыямәт көнендә һәркайсы өчен җавап бирәчәкбез. Нәрсә карадык, нәрсә тыңладык, кая бардык... Ике яктагы ике фәрештә хәерле гамәлләребез дә, яманын да язып бара. Эш-фигыльләр беркая да югалмый, алар өчен хисап тотасы була.

– Сәламәтлекнең дә әманәт икәнен беләбез. Димәк, телефонда озак казынып утырып күзебезне бетерәбез, шулай ук гөнаһ эшлибез буламы?

– Хәзер күп яшьләрнең колагында – наушник. Ул да ишетү сәләтен боза. Икенчедән, андый кешеләр “бу дөньядан ваз кичәм, үземнең уйларым белән йөрим” дип уйлап машина, поезд астына да керә. Болар да бик куркыныч.

– Покемон уены турында ишеткән­сездер. Компьютер уены белән җен­ләнгәннәр кая гына барсалар да шуны эзли. Бу уен зыянлымы?

– 1997 елда “Оазис” дигән журнал ачтык. Редакциябезнең бер хезмәткәре диск белән компьютер уены алып килде. Беренче мәртәбә шуны уйнап мавыгып киттем. Асылында төрле дошманнар белән көрәшеп дәрәҗәләр буенча өскә күтәреләсең, ә анда сине хәзинә көтә. Ястү намазыннан соң уйный башлаган идем, башым авыртып туктаганда таң атып килә иде инде. Иртәнге намазны укырга Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән генә өлгердем. Шуннан соң компьютер уеннарына якын да барганым юк. Шул чагында аларның зарарын, нинди хәтәр нәрсә икәнен аңлап, тәүбә иттем. Кеше виртуаль дөньяда уйныйм дисә дә, ул психикага бик нык тәэсир итә. Ә бит анда хәзер кеше үтерәләр, кан ага, танклар шартлый, атышалар, шартлаталар… Болар кешене агрессиялегә әйләндерә.

Ислам динендә хәтта шахмат уены да мәкруһ санала, ягъни аны уйнамау хәерле. Чөнки шахмат сүзе “шах” һәм “мәет” дигән сүзләрдән ясалган, бу “шах үлде” дигәнне аңлата. Уен шахны үтерергә дип корылган. Шакмакларның урнашу тәртибе дә магик санала. Компьютер уеннарында кеше үтерәләр. Покемон уены исә витруаль дөнья белән чынбарлыкны берләштерә. Покемон юл уртасында булырга, кеше аны тотам дип, машина астына керергә мөмкин. Шуңа да мондый күңел ачуларга шаярып кына да якын барырга ярамый, бигрәк тә балаларны сак­ларга кирәк. Алар хәзер мәктәптән кайта да һәркайсы өендә компьютер каршында утырган килеш, бер чылбыр аша бергәләшеп уен уйныйлар. Бу аларның шөгыльсезлегеннән дә килә. Әти-әнинең вазыйфасы баланы ашату-эчертү генә түгел, ә рухи дөньяларын да тәрбияләү.

– Мөселманнарга селфи ясау, һәр гамәлеңне социаль челтәргә чыгару дөресме?

– Әйтик, берәр нәрсәне фото төшереп, интернетка куйсаң һәм шуңа бәйле рәвештә сорау бирсәң, мәсәлән, менә бу әйберне куллану хәләлме икән дисәң, монда каршылык юк. Алтмышынчы елларда Казандагы бер мәчеткә азан әйтергә һәм вәгазь сөйләргә микрофон алып кергәч каршы чыгучылар табылган, бәхәс купкан. “Пәйгамбәребез заманында микрофон булмаган, ул бит үзе сөйләгән”, дигәннәр. Икенчеләр “чор, замана үзгәрә, микрофон белән азанны ераккарак ишеттерә алабыз, вәгазьне дә күбрәк кеше ишетәчәк” дигәннәр. Хәзер инде дөньяда микрофонсыз мәчет юк. Технология, фән дингә каршы килми, тормышны алга этәрә икән, аны куллану хәләл. Мөселман кешесе Ислам чикләүләрен онытмыйча, алдынгы рәттә булуы тиешле. Шәригать кануннары искерми, алар кыямәт көненә кадәр сакланачак.

– Социаль челтәрдә кешенең “битендә” казынып утыру да гөнаһмы?

– Кирәкмәгәнгә фотога төшү Ислам ягыннан хупланылмый. Ә инде әллә нинди кыяфәттә фотога төшү һәм халыкка чыгару гомумән тыела. Танышу сайтлары исә Мәккә-Мәдинәдә дә бар. Бөтен тормышыңны башкаларга чәчеп салу Коръән таләпләренә туры килми. Хәтта үрнәк гамәл булса да, мөселман кешесе аны күрсәтергә тиеш түгел. Беренчедән, күз тия. Икенчедән, сихер бар. Чире, газабы килүе ихтимал. Өченчедән, бу масаю хөкеменә дә керә. Аллаһы Тәгалә: “Үзегезне үзегез мактамагыз”, – ди. Ул кайсыбызның хәерле һәм хәерсез икәнен белә. Кайберәүләр селфи ясыйм дип хәтта бәлагә тарый. Бервакыт 12 яшьлек үсмер кызның әнисе вәгазь сөйләргә чакырды. Баласы селфи ясыйм дип балконның кырыена менеп баскан икән. Кыз мине тыңлап торды да: “Әле ярый вәгазь сөйләдегез. Төнлә йорт түбәсенә менеп, өй кыегына басып та селфи ясау теләгем бар иде”, – ди. Ул да бит масаерга, башкаларны гаҗәпләндерергә теләп шулай эшли. Моның ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 941
26 Июль 2018 12:38 832
24 Июль 2018 14:00 797
ӨСКӘ