Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бакчада гөмбә аланы ясыйбыз

11 Октябрь 2017 299
Киләсе елда гөмбә эзләп урманга чыгып китмәс өчен, хәстәрен быелдан ук күрә башларга кирәк.
Моның өчен гөмбәне рассада белән үстерәләр. Иң элек өлгергән гөмбә эшләпәләрен ваклап турап яки иттарткычтан чыгарып, шешәгә тутырып, өстенә су коегыз. Гөмбә споралары уянсын өчен агрессив тирәлек тәэсир итәргә тиеш. Моның өчен суга ике кашык коры чүпрә салыгыз.

Биш көн дәвамында шешәне тынычлыкта калдырыгыз. Тиешле вакыт узгач, ачыгыз. Шешә төбенә утырган гөмбә йомшаклары кирәк түгел. Ә менә болганчык суын аерым савытка бушатыгыз. Бу инде – рассада итеп утыртыласы төнәтмә.

Бер гөмбәдә бер миллион спора барлыгын исәпкә алсаң, төнәтмәгә су кушмыйча гына чәчәргә ярамый. Әйтик, 200 литрлы мичкәгә 1 стакан гөмбә төнәтмәсе җитә.

Гөмбә утыртыласы җирдә гөмбә үз итә торган агачлар булса, бигрәк тә әйбәт. Каен гөмбәсе төнәтмәсен каен агачы, ак гөмбәнекен имән агачы янына сибәләр.

Җирне алдан казырга һәм черемә белән ашларга кирәк. Гөмбә төнәтмәсен сипкәннән соң исә, туфрак сибеп, яфраклар белән каплагыз.

Әгәр гөмбә үстерәсе урында тиешле агачлар булмаса да, үсеп китәчәк ул. Аны агач корылмаларның күләгә төшә торган урыннарына сипсәгез, аеруча яхшы.

Ак гөмбәне җиләк-җимеш агач-куакларыннан ераграк үстерегез, бу гөмбә мондый күршеләрне яратмый.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ