Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бабай үзебезнеке!

6 Декабрь 2018 321
Шаян хикәя
Мылтык алдым әле мин. Мылтык. Ике көпшәлене. Юк, урамдагы шыпаналардан курыкканга түгел, түтәйләр янына йөрергә. Налево. Юкса, юлда машина ватылып калды, дип, күпме хатынны алдарга була! Әле һәрвакытта да синең ялганыңа ышанмый да бит ул. Әллә ничә тапкыр чишендереп, әйләндерә-әйләндерә тикшергәне бар. Ә болай мылтыгыңны кыстырасың да, өйдән чыгып китәсең. Эт тә белми синең кайда йөргәнеңне. Телефоннан да шалтыратып тикшерүче юк.

Тырналган, күгәргән урыннар булса да сәбәбе бар. Аю куды, вәт, вәссәлам! Шәп инде, әйбәт, хөррият!

Әле менә бүген дә, тәүлек ярымлык жанаш белән саубуллашып чыккач, күршедәге урыстан бер кролик сатып алдым. Минем хатын шәһәр кызы, ул барыбер кролик белән кыр куянын аермый. Аңа шунда, көртлек дип, тавык күтәреп кайтсам да ярый. Мылтык түтәсе белән бәреп үтергән кроликны кухня өстәленә күтәреп аттым да, юынып өсләремне алыштырып ял итәргә яттым.

– Ике көн эчендә бигрәк ябыгып киткәнсең, борының гына утырып калган, – ди хатын.

– Соң, – мин әйтәм, – чеп-чи тиргә батып, төн йокламый куян куып йөреп алай симереп булмый инде, ике күзем, – дим.

– Әллә бүтән ауга барып йөрмисеңме, бөтенләй адәм рәтеннән чыгып кайтасың син, – ди.

– Юк, – мин әйтәм, – булмый. Мин бит анда дөнья мәшәкатьләрен онытып, рухи яктан ял итеп кайтам.

– Юк инде, болай үзеңне генә кызганып әйтүем, – ди. Шуннан соң хатыным шәрә күкрәгемнән төртеп чыккан дүрт бөртек сары йонымны бармагы белән бөтереп, мине назлый башлады.

– Кит әле, – мин әйтәм, – җеп өзәрлек тә хәлем юк, икенче вакыт, – дим. Шулай дип, стена якка борылып яттым. Шулвакыт таза тешләреңне дә сызлатырлык итеп, ишек кыңгыравы шылтырады. Берзаман ишектан гөрли-гөрли хатынның әнисе килеп керде, әтисе дә килгән бугай, озын-озын итеп борын сызгырганы ишетелә.

Минем үземнең каенана белән каенатага булган мәхәббәтем әллә ни ташып тормый. Шуңа күрә, йоклаганга сабышып, келәмдәге болан аягына карап ята бирәм.

– Кияү кайда соң? – диде каенанам, чупыл-чупыл итеп кызын үпкәннән соң.

– Әле генә аудан кайткан иде, бик нык арып йоклап китте, – ди хатыным. Мин корт чаккандай урынымнан сикереп тордым! Ярый ла хатын кролик белән кыр куянын аермый. Ә бабай белән әби дөнья күргән кешеләр, шунда ук сизеп алачаклар. Мин трусикчан килеш кухня якка йөгереп чыктым. Ләкин инде хатыным арт тәпиеннән селки-селки минем трофей белән мактанып тора иде. Мин дөньядагы иң кадерле кешемне күр­гәндәй каенананың муенына килеп асы­лындым. Әллә сигезенче, әллә тугызынчы тапкыр суырып үпкәннән соң, каенанам һушы китеп кролик янына барып ауды. Мин яңа көч белән бабайга гына күчмәкче идем, тик тегенең боз шикелле салкын карашын күреп шунда ук туктап калдым.

– Кайсы урманга бардың? – диде бабай, борынын яман сызгыртып.

– Жилплощадка ягына, – дидем, үзем дә сизмәстән.

– Ерак йөрисең икән.

– Ераграк шул, бабай, – дидем башымны түбән иеп.

– Патроннарың күп ахры?

– Э?

– Патроннарың күп ахры, дим.

– Э-э, бар инде патрон.

Мин җир тишегенә кереп китәрлек булып, аның оекбашыннан төртеп чыккан баш бармак тырнагына карап торам. Ә ул юри тегеләргә дә ишетелерлек итеп сораштыра да сораштыра.

– Ничәшәр куян атасың соң?

– Бер инде бабай, бер, артыкка китсә аерым түләргә кирәк бит.

– Ә сезонны кайчан ябасың?

– Бусы соңгысы бабай, бүтән аягымны да атламыйм!

– Мылтыгыңны да кире илтеп тапшырырга кирәк булыр. Бәласеннән башаяк. Тиздән балагыз булырга тора. Балалы йортта мылтык асрау ярамый. Аңладыңмы?

– Аңладым, бабай, – мин әйтәм, – аңладым. Давыл булып өстемә якынлашкан өермәнең шулай тиз генә үтеп китүенә чиксез шат идем.

Ул арада әби куллары белән ботын чаба-чаба ишек янында бөтерелә башлады:

– И Аллам, вәт картлык галәмәте, склероздыр инде бу, склероз... Әле атагыз бүген иртә белән генә балыктан кайткан иде бит. Кайда әле минем кара сумка? Каенанам минем кулга целлофан пакетка тыгылган сыңар күзле ике камбала балыгы китереп тоттырды.

Мин бер мәлгә авызымны ачып сүзсез калдым.

– Соң мин бит сиңа кыздырып бетерергә куштым, – диде бабай агарынып.

– Кыздырып бетердем бит инде, кыздырып бетердем атасы. Бусын балалар авыз итсеннәр, дип, алып килгән идем.

Мондый козырьне кулдан ычкындырырга ярамый иде.

– Әй, рәхмәт әби, – мин әйтәм, – әй, рәхмәт, күптән балык ашаган юк иде. Каян тоттың моны, бабай?

Бабай өчен әби җавап бирде:

– Иделдән инде, Иделдән. Түлке хәзер Иделгә әллә нинди шакшы сулар агызалар икән, шундый миңгерәгән, гарип, сыңар күзле балыклар күп үрчегән, ди. Шулаймы, атасы?

Инде бабай ялганларга тотынды:

– Әллә нәрсәгә, кирәккә, кирәкмәгәнгә, басу саен, кырлар саен ашлама сиптерәләр дә, яңгырдан соң ашламалары Иделгә агып төшә. Бөтен балыкны бетерделәр, заразалар, – диде ул үз ялганына үзе ышанып. – Ә болай ничава, тәмле балык ул.

– Ә ничек соң, – мин әйтәм, – ерак барган идеңме? Иделнең кай төшенә?

– Ерак түгел кияү, монда гына, вокзал тирәсенә, – ди.

– Соң, – мин әйтәм, – анда җүнлесе юк инде аның. Хи-хи...

– Барын бар да, җүнле җим кирәк. Түлке кая инде, безнең зарплатага җүнле җим алып буламыни? Шуңа күрә, безнең кармакка җыен миңгерәгән, зәңгәр күзле, тешсез, карт балыклар килеп эләгә дә инде.

– Ә ничек соң, бабай, – мин әйтәм, – еш йөрисеңме?

Бабай өчен әби җавап бирде.

– Юк, әллә нигә бер бара. Элегрәк менә ике көнгә бер йөри иде...

– Йөрдек инде заманында, йөрдек, – ди бабай. – Ярар, кияү, аша инде, аша балыгыңны. Тик кара аны, зинһар, саграк була күр. Тамагыңа аркылы килә күрмәсен. Синең белән ул-бу булып кызны ялгыз калдыра күрмә.

– Юк, – мин әйтәм, – бабай, син нәрсә, борчылма, бар да әйбәт булачак. Мин бик озак чәйнәгәннән соң гына йотам аны...

Бабай белән караңгы төшкәнче домино сугып утырдык. Ишектән озат­канда бабайның кулына ярты кролик түшкәсе тоттырдым. Бабайдан бигрәк әби куанды инде:

– Әй, рәхмәт, кияү балакай, – дигән була. – Син ауга ешрак бар, яме, – ди. – Әле бәлки поши итеннән дә авыз иттерерсең.

Ә нәрсә, сыйлармын да. Ни поши ите инде минем әбигә, ни сыер ите. Барыбер аермый бит ул аны. Ә бабайдан тавыш чыкмас. Бабай үзебезнеке!


Архивтан алынган. "Акчарлак" газетасының 2015 елгы гыйнвар саныннан.

Рубрика: ПРОЗА Автор: Аманулла

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1679
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ