Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бөтен гаепне үлгән улыма аударып калдырмакчылар”

3 Январь 2018 3646
Россиядә ел саен хезмәт урынында өч меңләп кеше үлә. Ә дөнья күләмендә санаганда, һәр көнне алты мең кеше эшләгән җирендә җан-тәслим кыла! Бәхетсез очракларның, әлбәттә, күбесе сәнәгать оешмаларына туры килә. Төп сәбәпләре – хезмәт белән тәэмин итүченең саранлыгы, эшчеләрен искергән җиһазда бил бөгәргә мәҗбүр итү һәм шуның нәтиҗәсендә куркынычсызлык таләпләре җитәрлек дәрәҗәдә үтәлмәү. Әлмәт районы Иске Суркин авылында яшәүче Андрей Юлтимиров та 27 ноябрь көнне арабыздан вакытсыз китә. Әти-әнисе әйтүенчә, моның да сәбәбе – җитәкчеләрнең ваемсызлыгы. Нефтьчеләрне транспорт белән тәэмин итә торган “Татспецтранспорт” оешмасы егетне эш урыныннан моргка алып барырга да машина таба алмый хәтта...
Аның яшисе килә!

Әлеге фаҗига турында ишеткәч, беренче эш итеп, социаль челтәрдән Андрейны эзләп таптым. Кап-кара чәчле, чибәр һәм нибары 24 яшь! Армиядә хезмәт итеп кайткан, тырыша-тырмаша эшләгән, җәй көне өйләнергә җыенган. ЗАГСка гариза да биргән, әти-әнисе белән кыз сорап кайтырга да өлгергәннәр. Һәм бер бәхетсез көнне барлык хыял-өметләр чәлпәрәмә килгән. Мәрхүм белән таныш булмасам да, тамакка төер утырды. Бөтен көчемне туплап, Юлтимировлар номерын җыйдым...

– Улымның эш сменасы дүрттә бетеп, ул кичке бишләрдән дә калмыйча өйгә кайтып җитә иде, – дип сөйли башлады Эрнст Юлтимиров. – Ял көнне мал суйдык, Андрей да шаярып-көлеп кенә йөрде анда, дусты да килгән иде. Икенче көнне иртән торып эшкә китте, бар да гадәттәгечә, йортка бәла килер дип уйламадык та. Әмма кичке җиде тулды – Андрей ишектән күренмәде... Аннан бергә эшли торган дусты Николай Семенов кергән. “Андрейның телефоны “не доступен”, кайтмадымы?” – ди. Башта моңа әллә ни игътибар бирмәдем, кечкенә малай түгел, кайтыр әле, эше чыккандыр, дим. Тик күңел нидер сиздеме, без Коля белән Андрейның эш урынын урап кайтырга булдык. Улым Кичүчат авылы янындагы скважинада булырга тиеш, бульдозер йөртә. Сигезенче яртыларда шунда идек инде, машинасының тәгәрмәч чылбыры эзе буенча скважинага таба барабыз. Тик бер мәлне тәгәрмәч эзе юкка чыкты. Карасак, текә яр, кечкенә генә Кичү елгасы ага. Ә аста Андрей бульдозеры белән капланып ята...

Андрей Юлтимиров бульдозерның төзексез булуыннан еш зарлаган була. Техника бер ай ремонтта ятуга карамастан, хәлләр үзгәрми. “Ал белән йөреп булмый, тәгәрмәчләрнең чылбыры төшеп кала, гел арт белән барырга туры килә. Уты да янмый, генераторы да эшләми. Тарала бу машина”, – дип апасы Динәгә фаҗига көнне дә хәбәр юллый. Бормалы тар юлдан артка таба хәрәкәт иткәндә бәлагә тарый да инде ул. Юл чите кителә һәм бульдозер текә ярдан аска оча. Андрей кысылып кала, елга исә әкрен генә кабинаны үзенә суырып ала. Егет соңгы сулышын алганда да кулыннан телефонын ычкындырмый, ул һаман шалтыратырга, кемне дә булса ярдәмгә чакырырга тырыша. Аның яшисе килә!
“Нефтьнең рәхәтен җитәкчеләре генә күрә”

– Бульдозерны күреп алгач та, Коля мастерына шалтыратты. Аннары бер-бер артлы 10-15ләп машина, җитәкчеләре килде, – дип дәвам итә әти кеше. – Бөтенесе машинада җылынып утырып кына ниндидер кәгазь тутырды, бульдозерны фотога төшерде һәм китеп тә бардылар. Миннән: “Исерек түгел идеме ул? Эчәргә яраттымы?” – дип сорый башладылар. Янәсе, бу юлдан барырга тиеш булмаган, маршрутны бозган, тагын ниндидер куркынычсызлык кагыйдәсен үтәмәгән. Бульдозерны әйләндерергә, малайны чыгарырга җыенган кеше дә юк, ашыгыч ярдәм дә чакырмыйлар. Мин, аптырап: “Тартып чыгарырга техника алып килегез! Бәлки ул исәндер?” – дия башлагач: “Иртәгә чыгарыйк, бүген караңгы бит инде”, – дип тәмам шаккатырдылар. Бензины бетмәсен дип, яктырткычларын да сүндереп куйдылар. Аннан дуслар, туганнар килеп, бераз тавыш чыгаргач кына селкенә башладылар, полиция, МЧС, ашыгыч ярдәмгә шалтыраттылар. Соңгылары килеп җиткәндә төнге 11ләр тирәсе иде инде, “И-и, моның үлгәненә 5-6 сәгать бит инде”, – дип, алары китеп тә барды. Имеш, мәетне моргка алып китү алар вазыйфасына керми икән. Салкында алты сәгать басып тордым, ник тә ник җитәкчеләр арасыннан барысын да оештырып, ярдәм итәрдәй кеше табылсын?! “Ичмасам, моргка алып барырга машина бирегез”, – дигәч, көч-хәл белән бер транспорт җибәрделәр. Аның эче тулы әйбер иде, Андрейны сыйдырырлык түгел. Ахыр чиктә бер дустыбыз шәхси машинасының утыргычларын төшереп, малайны шунда салып, ярдырырга алып киттек... Җитәкчеләр тарафыннан коточкыч мөнәсәбәт! Әле Андрей икенче сменага да калган булса, үзем килеп җитмәсәм, өч көнсез берәү дә эзләмәс иде, чокырда ятар иде. Күмгәндә мастеры килде, имза куярга дип ниндидер кәгазьләр сузган иде – кире бордым. Барысын да тикшерүчеләр хәл итсен, дидем.

– Без нефтьчеләрдә бар да әйбәт, анда тәртип, акчаны да өеп түлиләр дип уйларга күнеккән. Андрей эшеннән еш зарлана идеме? Эш сәгате беткәч, бульдозерны урынына кайтарып җиткерү дигән нәрсә дә юкмыни анда? – дим.

– Әй, нефтьнең рәхәте аның җитәкчеләре, хакимияттәгеләр һәм бандитлар өчен генә! Гади эшчеләрнең аның акчасын да, тәртибен дә күргәне юк! Үзем дә заманында шунда ук – “Татспецтранспорт” идарә компаниясенең Әлмәттәге “УТТ-1” бүлегендә, бульдозерда эшләп чыккан кеше. Аннан гайрәтем чигеп, талаша-талаша, көчкә котылган идем. Запас частьне сигезәр ай көткән чаклар була иде – гомергә тәртип булмады анда! Ләкин ул вакытта әле ни дисәң дә 20-30 техника йөреп тора иде. Хәзер аларның саны 2-3тән артмый, бөтенесе ярымҗимерек хәлдә, ремонтламыйлар, запас частьләргә кытлык. Нефтьчеләр юньле техника алмый хәзер. Вахталары да юк. Үз машинаң белән 18-22 мең сум хезмәт хакына йөрергә мәҗбүрсең. Андрей да туйган иде ул эштән, бу елны гына эшләп бетерәм дә юньлерәк урын табам, дип сөйләнде. Насыйп булмаган, күрәсең, – ди Эрнст Юлтимиров.

“Барысы да читтән карап торды”

Андрейның туганнары, дуслары белән дә сөйләштем. Һәммәсе егетне яхшы яктан гына искә ала. “Эчеп йөрмәде, тартмады. Бик гади, аралашучан, шат күңелле иде”, – диешәләр. Андрей шәхси гаражын автосервиска әйләндереп бетерә. Машина ватылды дип кем генә кермәсен, авылдашларына ярдәм итәргә ашыга, берсен дә кире борып чыгармый. Кулы да эш белә, техниканы тоя. Күмгәндә ярты зират яшьләр белән тула, машинаның иге-чиге булмый, егетләр дә күз яшьләрен тыеп тора алмый.

– Фаҗига турында туганнардан ишеттем һәм ышанмыйча, шундук аның эш урынына киттем. Кичке тугызлар тирәсе иде бу, – ди Андрейның Азнакайда яшәүче туганнан туган абыйсы Айдар Кадыйров. – Юлда ике сәгатьләп вакытым үткәндер, ләкин мин килгәндә хәтта ашыгыч ярдәм машинасы да юк иде әле. 112 номерына беренче шалтырату 22.43тә генә булган, диделәр. Мастерлары машина эчендә җылынып утыра иде, аларның да бу вакыйгага әллә ни исе китмәде кебек. Ышанасызмы, канаудан Андрейны МЧС хезмәткәрләре түгел, мин һәм өч дусты тартып чыгардык! Ә коткаручылар чокырга төшмичә, читтән карап торды! Гәүдәсен алып менгәч тә, сәгать буе җирдә яткырырга туры килде. Әлеге “ярлы” оешмада моргка алып барырга машина табу да проблема икән. Безгә үзебезгә тегендә-монда шалтыратып машина эзләргә куштылар. Кеше хәтле кеше үлгән, югыйсә. Тавык аунап ятмый! Минемчә, биредәге җитәкчелек әлеге эшне ничек тә йомып калырга, зур шау-шу куптармаска тырышты. Шуңа күрә хәтта ашыгыч ярдәм, полиция чакыруны да мөмкин кадәр суздылар булса кирәк. Икенче көнне матбугатта исә, Андрей Юлтимиров үзе куркынычсызлык кагыйдәсен бозган, дип кыска гына хәбәр иттеләр. Янәсе, анда әллә никадәр коткаручы һәм медиклар килгән, барысы да тирләп-пешеп эшләгәннәр. Булмады андый хәл! Берсе дә ярдәм итмәде – дөресен язарга кирәк! Биредә күп сорау туа: ник төзексез бульдозерны эшкә чыгарганнар? Нигә мастер зур техниканы караңгы юлдан озатып бармаган? Ахыр чиктә нишләп бульдозерны сәгатьләр буе, хәтта сменасы тәмамлангач та эзләмәгәннәр? Димәк, юллама бирүче мастер үзе куркынычсызлык кагыйдәсен бозган булып чыгамы?
“Аны коткарып булыр иде...”

– Энемнең үлемен җиңел генә кичерергә җыенмыйм, ел ахыры дип йомып калмасыннар әле, – ди Андрей Юлтимировның бертуган апасы Динә. – Адвокат ялладым, бәйсез экспертиза да ясатасым килә. Ләкин бу эш кайберәүләргә ошамады. “Туганнарыгызны эштән җибәрәчәкбез, ә үзегез киләчәктә бу тармакта эшли алмаячаксыз”, – дип идарәләрендә кисәтеп куйдылар инде. Бухгалтериядән Андрейның эшләгән көннәре өчен акчасын, хезмәт кенәгәсен алдым, 13нче хезмәт хакын сорап алырга туры килде. Акча түләргә дигәндә, берсе дә сикереп төшми. Әти Андрейның иждивениесендә иде, шуңа күрә әтинең пенсиясенә акча өстәлергә тиеш. Тик аның суммасы Андрейның бу очракта үзенең ни дәрәҗәдә гаепле булуына бәйле.

Гаепсезлеген раслау өчен шактый тырышырга кирәк әле. Оешмада һәр соравыма язмача җаваплары әзер, кайбер кәгазьләре соңыннан кулдан гына язылган, очына чыгам димә...

– Ничек уйлыйсыз, вакытында эзләсәләр, энегезне коткарып калып булыр идеме?

– Булыр иде! Бульдозер шундук суга тәгәрәмәгән бит, башта коры җирдә капланып яткан. Аннан авырлык көче астында, салмак кына бата башлаган, елга аны үзенә өстерәгән. Моның шулай икәне эзеннән күренә. Андрей әкрен генә үлеп яткан. Фаҗига сәгать ике белән өч арасында булган дип уйлыйм. Мастеры соңгы тапкыр сәгать өч тулып киткәч шалтыраткан, тик Андрейның телефоны “не доступен” булган. Шуннан аның белән бүтән элемтәгә кермәгәннәр.

Соңгы сүз

Нефтьчеләрдән әлеге очрак буенча аңлатма алу, ай-һай, катлаулы булып чыкты. Барысы да җиде кат йозак астында, ник тә ник берәрсе егет турында бер җөмлә ычкындырсын! Андрей Юлтимировның мастеры Руслан шундук җитәкчеләре белән элемтәгә керергә кушты, журналистлар белән сөйләшә алмавын әйтте. “Татспецтранспорт” компаниясенең куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Сергей Наразин исә хәзерге вакытта бу очрак буенча оешма эчендә тикшерү эшләре баруын җиткерде. “Тикшерү комитеты барысын да ачыклар, экспертиза да булачак. Барысы да хезмәт кодексы нигезендә башкарыла. Фаҗига сәбәбе шуннан соң билгеле булыр”, – диде коры гына Сергей Александрович.

Кешелеклелек сыйфатлары турында онытып, роботлар җәмгыятенә әйләнеп барабыз бугай. Югыйсә, баласын югалткан ата-анага вакытында юату сүзе, хәленә керергә тырышу, газиз улын канаудан чыгарырга ярдәм итү дә җитәр иде. Алар күпкә өмет итмәгән дә.

Бердәнбер малайларын яратып үстергәннәр, сау-сәламәт килеш эшкә озатканнар, тик аның шуннан әйләнеп кайтып, бәхетле елмаюын күрергә насыйп булмаган... Нефть тармагындагы мондый фаҗигаләр турында әледән-әле ишетеп торабыз. Һәм ни гаҗәп, һәммәсендә хезмәткәрләр үзләре “гаепле” булган, куркынычсызлык таләпләре үтәлмәгән! Җитәкчелекнең кәгазе буенча бар да ал да гөл! Хәер, монысын ачыклап бетерергә Юлтимировларга сабырлык телим, сезнең ярдәм белән бәлки киләчәктә эш урынындагы вакытсыз үлемнәр саны кимер. Гаиләгезгә, якыннарыгызга бүтән мондый кайгы күрергә язмасын, исән-имин булыгыз!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ