Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бәрәңге баш авыртуын җиңә

24 Декабрь 2018 859
Россиядә ел дәвамында һәркем уртача 130 кг чамасы бәрәңге ашый икән.
Бәрәңгенең 80 проценты судан тора. Ул файдалы матдәләр, микроэлементлар, А, В1, В2, В6, С витаминнарына бай. Бәрәңге магний, калий, кальций чыганагы булып тора. Ул иммунитет, чәч, тырнакны ныгыта. Аның составында тиредәге токсиннарны чыгара торган матдә дә бар.

Составындагы калий хисабына бәрәңге организмнан шлакларны, артык сыеклыкны чыгара. Бу матдә йөрәк өчен файдалы, кан басымын төшерергә ярдәм итә. Бәрәңге ашаганда инсульт булу куркынычы кими. Магний нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта. Балласт матдәләр ашкайнатуны яхшырта.

Бәрәңге баш авыртуын да җиңәргә сә­ләтле. Аның өчен чи бәрәңгене, боҗра­лап кисеп, берничә минутка маңгайга куяр­га кирәк. Бәрәңгедән ясалган җылы компресс тамак авыртуын, ютәл, ревма­тизм, тире ялкынсынуларын бетерә, бәвел куыгы ялкынсынганда файдалы. Компресс ясау өчен уртача зурлыктагы өч бәрәңгене, кабыгы белән пешереп, изә­ләр, марляга төреп, авырткан урынга куя­лар.

Компрессны бәрәңге суынганчы тоталар.

Бәрәңге пешкән су да дәвалау үзлек­лә­ренә ия. Аңа тоз, май салынмаган икән, аны эч авыртканда эчәргә киңәш итәләр.

Витаминнардан тыш бәрәңгедә фолий кислотасы бар. Ул күзәнәкләр өчен бик мөһим. Шуңа да бәрәңгене бигрәк тә балаларга, яшүсмерләргә, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга ашарга кирәк. Фолий кислотасы гормоннар бүленеп чыгуда актив катнаша, организмны стресслардан саклый.

Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Декабрь 2018 18:15 2784
24 Декабрь 2018 19:21 1954
24 Декабрь 2018 20:14 1887
16 Январь 2019 18:34 1726
ӨСКӘ