Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бүген күп кенә татар шәхесләренең балалары өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады...

23 Май 2017 1209
Бүген Казан мәктәпләрендә язның иң матур, онытылмаслык бәйрәме - "Соңгы кыңгырау" чыңлады. Танылган артистлар, журналистлар, режиссерлар һәм башка иҗат әһелләре дә бүген балаларын олы тормыш юлына озатты. Инстаграмда җылы теләкләр теләп, алар балаларының фотоларын элде.
"Болгар радиосы" алып баручысы Айгөл Хәйруллина болай дип язган: "Шатланырга да, еларга да белмим. Минем кебек сөйләүче кеше хәтта сүзсез. Без чыгарылыш, ышанып та булмый. Бик яратам улымны. Киләчәге бәхетле булып, үзе теләгән һөнәрне сайлап, минем горурлыгым булсын дип телим.

                               4(587).jpg


Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин һәм Татарстанның халык артисткасы Җәмилә Әсфәндиярованың уллары Даниял да 11нче сыйныфны тәмамлады.

                             2(1218).jpg

Җырчы Айгөл Бариева кызына мондыйрак теләкләр теләгән: "Вот и наступил этот день! Кай арада үсеп җиттең кызыыым! Олы юлга чыгасың!!! Бүген синең өчен соңгы звонок яңгырады. Алда бар имтиханнарыңны биреп, үзең теләгән вузга кереп, яраткан эшеңдә эшләп, Милләтебезгә кирәкле кеше булуыңны телим, балам!!! Еракта булсам да, күңелем белән бүген мин бары тик синең белән булдым!"

"ТНВ-ПЛАНЕТА"да "Хәбәрләр" тапшыруын алып баручы Гөлназ Гыйниятова олы улы Айзатка җылы теләкләрен җиткерә:



Җырчы Наил Табанаков та кызын олы тормыш юлына озатты:


Гайлэм!!!!

Публикация от Наиль Табанаков (@nail_tabanakov)



 Камал театры артисты Фәнис Җиһанша да үзенең зур балык тотучы улын бәйрәм белән котлап, видео урнаштырган:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4689
ӨСКӘ