Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Азат Абитов: “Тиздән операция ясатам. Болай дәвам итсә, концертлар өзелергә мөмкин”

19 Январь 2018 3845
Җырчы Азат Абитов “Инстаграм” битенә: “Бүтән уйный алмыйм. Йөрәгемнән өзеп бирәм. Кемгә кирәк?” дип, бутсыларын (махсус футбол уйнау өчен аяк киеме) фотога төшереп урнаштырды һәм күп кенә тамашачыларын куркуга салды.
Азат күптән түгел “Акчарлак”ка биргән интервьюсында күп еллар профессиональ футбол белән шөгыльләнүе, хәтта “Рубин” футбол командасына да чакырылуы турында сөйләгән иде. Ләкин 11 класста укыганда тезендәге сеңерләре өзелеп, биш ел уйнамыйча тора ул. “2016 елда кабат футболга йөри башладым. Күп кенә артистлар белән җыелышып, атнага ике көн футбол уйныйбыз”, – дигән иде җырчы.

Ә бу юлы ни булган? Җырчының үзе белән элемтәгә кердек.

– 1-2 атна элек икенче аягым белән шул ук хәл булды. Бик нык теләсәм дә хәзер футбол уйный алмыйм, тезем ирек бирми. Алай гына түгел, башка гади күнегүләр дә эшли алмыйм әле. Урынымда сикерсәм, дөрес басмасам да аягым бик каты авырта башлый. Шулай итеп футбол карьерасына нокта куелды.

– Ә музыкаль карьераңа зыян килергә мөмкинме?

– Алда “Вагаповфест йолдызлары” концертлары... Әгәр мин уйнавымны дәвам итсәм, концертлар өзелергә мөмкин. Менә тиздән аягыма операция ясатырга уйлап торам. Март аенда узачак концертларыма зыян килмәс дип уйлыйм. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге “травма” алай ук куркыныч түгел. Курыкмагыз, яшим әле! Хәзер үземне тулаем иҗатка багышлый алачакмын.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4047
25 Апрель 2018 13:34 3049
24 Апрель 2018 15:01 2762
4 Май 2018 13:22 2695
ӨСКӘ