Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Азат Абитов: "Холыклар туры килмәде, аерылыштык"

12 Март 2018 4451
Азат Абитов “Онытыл” дигән җырында: “Күренмәсәң, әйдә, күренмә син, Онытылган килеш онытыл... Кирәк микән безгә күрешүләр? Үткәннәрне нигә эзләргә?” – дип җырлый. Ник җырчы ул кадәр ачыргалана, сәбәбе нидә?
– Азат, кемне онытырга тырышасың?

– Бер кызны онытып булмый.

– Кем иде?

– Исемен әйтмим.

– Ник аерылыштыгыз?

– Холыклар туры килмәде.

– Әллә арага кеше кердеме?

– Кермәде.

– Күпме йөрдегез?

– Ике ел ярым.

– Танышуыгызга ни сәбәпче булды?

– Иҗат. Кызым белән аерылышкач, Айдар абый Тимербаевка күңел халәтемне сөйләгәч, ул шушы җырны тәкъдим итте.

– Шул хәтле янып-көясең, башка кызларың булмадымы әллә?

– Кызларым күп булды.

– Ул кызлар белән кем аерды?

– Язмыш.

– Язмыш, дисең, кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора бит?

– Башта бар да әйбәт була, аннары ара бозыла. Шул чакта: “Нәрсә булды?” – дип сорарга кирәк икән. Ул кыз да башта гади егет белән йөри башлады. Соңыннан бу егет җырчыга әйләнде.

– Тормышта начармы син?

– Акыллы.

– Күңел халәтең еш үзгәрәме?

– Юк.

– Нидән төшә?

– Берәр нәрсә килеп чыкмаса. Бик шаян кешемен, көләргә яратам.

– Беренче тапкыр күргән кеше сине: “Үзен әллә кемгә куйган!” – дип тә әйтергә мөмкин.

– Шулай булып күренәм генә.

– “Йолдыз” авыруы юкмы синдә?

– Акыллы кешедә булмый ул.

– Син бит Шыгырданнан, анда күбесе ит сата. Нишләп син дә ит бизнесы ачып җибәрмәдең?

– Гаиләм бик музыкаль. Әти дә, әни дә музыкант. Сеңлем, абый да җырлый. Барыбыз да җырлыйбыз. Әти клубта тавыш режиссеры, әни баянга өйрәтә, музыка белеме укыта. Раил абый авылда терлекләрне эшкәртә.


– Сиңа олы яшьтәге ханымнар да гашыйк икән. Аларга ни дисең?

– Хөрмәт белән генә карыйм.

– Беренче чыкканда сәхнәдә кимчелекләрең бар идеме?

– Елмаймый идем.

– Хәзер көчләп елмаясыңмы?

– Көчләп түгел, хәзер үземне иркенрәк тотам. Уйнап елмайсаң күренә, мәҗбүр итеп елмаймыйм.

– Тагын, тагын?

– Туп-туры басып җырлый идем. Үземне “җырлаучы багана” дия идем. Бүтән җырчыларны карап, әкренләп сәхнәдә халык белән дә сөйләшә башладым.

– Нәрсә эшләргә яратмыйсың?

– Үтүкләргә.

– Бүләкләр күп бирәләрме?

– Бервакыт бал бирделәр. Түбән Камада бер апа “Азат” дип чиккән сөлге бүләк итте.

– Кәефең кайчан күтәрелә?

– Футбол уйнагач.

– Син бит мишәр.

– Әйе!

– Мишәрне кем диләр әле?

– Татарның каймагы.
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Июнь 2018 12:02 2139
21 Июнь 2018 16:14 1574
ӨСКӘ