Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Айзилә Батырханова: “Үзем кызу канлы булгач, янымда сабыр холыклы егет булырга тиеш”

3 Май 2018 628
“Яшьләр мәйданы” сәхифәсенең бүгенге кунагы – “Яшьләр тукталышы”н алып баручы Айзилә Батырханова. “Инстаграм”дагы битен күргәнче, аның бу кадәр актив, чая кыз икәнен белми идем. Ә ул әле бер кичәне алып бара, әле икенче бәйрәмдә катнаша. Кыскасы, баскан җирендә ут чыгарырдай кыз булып чыкты яңа танышым.
Белешмә

Туган җире: Биектау, Дөбьяз;
Туган көне: 5 декабрь.
Уңай сыфаты: Ярдәмчел. Кешегә бервакытта да “юк” дими.
Тискәре ягы: Тиз кызып китә, ләкин тиз сүрелә.
Укырга киңәш итә: Эйн Рейдның “Атлант расправил плечи”, Умберто Эконың “Имя розы”, Джордж Оруэлның “1984” китапларын.

– Айзилә, кечкенәдән шундый ут кыз идеңме?

– Әти-әнием гел: “Син артык тыныч бала идең”, – дип искә ала. Хәтта уйнарга да миңа кеше кирәкми иде. “Айзилә” исемле вулкан 2013 елларда йокысыннан уянды. Мәктәпне тәмамлап, КФУга укырга кергән вакытларым бу. Казанга бәхет эзләп килү мине актив булырга өйрәтте. Шулай да кызыксыну, күбрәк белергә теләү омтылышы бар иде миндә. Әдәбият, тарих фәненнән укытучылар өй эше биреп җибәрә, мин кирәкле параграфны укыйм. Тик нәрсә белән тәмамланасын беләсе килү теләге алдагы битләрне дә укырга мәҗбүр итә. Соңыннан дәрескә килгәч, үзем дә буталып бетә идем.

– Әти-әниеңнәр кайсы өлкә кешеләре?

– Әтием Айдар гомере буе автобус шоферы булып эшләде. Әнием Эльмира авылыбызда шәфкать туташы. Кайчандыр үзем дә әнием юлыннан китмәкче идем, тик гаиләм вакытында тотып алып, кире күндерде. Апам Айгөл “ТМТV” каналында музыкаль мөхәррир.
– Ә үзең белемең буенча кем?

– Тәрҗемәче. Тик миңа тележурналист буларак белем җитеп бетмәде, шуңа хәзер магистратураны журналистика юнәлешендә дәвам итәм.

– “Яшьләр тукталышы”на ничек килеп эләктең?

– Икенче курста укыган вакыт. “Дулкыннар” иҗат бәйгесендә катнашып карарга булдым. Хәсән Туфан иҗатына багышланган бәйгедә нәрсә әзерләргә була соң дигән сорау туды, чөнки Хәсән абыйның шигырьләре ир-ат авызыннан язылган. Озак уйламадым, тоттым да егет образында чыгарга булдым. Бер грамм косметика сөртмичә, битләремә корым яктым... Имеш, снаряд шартлаганнан соң, “Сугыш” шигырен сөйлим. Жюри әгъзаларында әлеге образ кызыксыну уятты. Шуннан соң Рамилә апа Сәхабетдинова эшкә чакырды.

– Тапшыруны алып баручы парың Ваня белән дуслык җепләре генә бәйлиме үзегезне?

– Ваня белән безне кияү һәм кәләш итеп күрүчеләр шактый. “Инстаграм” аша “Кайчан өйләнешәсез?” дип ставка ясыйлар. Ул бит гомер-гомергә шулай... Телевизион парны тормыш иптәше итеп күрергә телиләр, әмма телевидение белән тормыш нык аерыла шул. Ваняны якын дустым, бәлки туганым кебек кабул итәм: эч-серләремне сөйли алам, ул да миннән кирәк чакта киңәш сорый. Бер-беребезне бер караштан аңларга өйрәндек – бу, миңа калса, иҗади тандемның иң зур уңышыдыр.
– Йокларга яратасыңмы?

– Сүз дә юк, йокы тәмле. Тик йоклап ятсаң, эш бармый шул. Гадәттә, иртәнге 5тә торам. Иртәнге 3тә торып сценарий язу да минем өчен гадәти әйбер. Ни өчендер илһам миңа нәкъ менә шул вакытта килә.

– Күпләрне борчыйдыр бу сорау: йөргән егетең бармы?

– Бәхет – тынычлыкны ярата, диләр. Шуңа күрә үзем фотога төшәргә үлеп яратсам да, сөйгәнем белән төшкәннәрне кеше хозурына куярга тырышмыйм. Яратканда кычкырып йөрү кирәкми.

– Нинди егетләр ошый?

– 20 яшькә кадәр бер егеткә дә күз салмадым. Укыдым, вакыт юк иде. “Миннән куркалардыр” дип ышандырдым үземне. Шулай да араларында минем кызу ритмнан курыкмаучылар да табылды.

Кайсы гына кыз бала кинолар карап, шундагы берәр актерга гашыйк булмый икән! Минем дә андый халәт булды. Тик телевидениегә урнашкач, бер нәрсә аңладым: үз-үзен генә яратучы артист егетләр белән тормышымны бәйләмәс идем. Үзем кызу канлы булгач, янымда сабыр холыклы егет булырга тиеш.

– Синең кебек телевидениегә эләгергә теләүче яшьләргә нинди киңәш бирерсең?

– Тапшыруга геройларны социаль челтәрләрдән табабыз: шуңа күрә актив булырга, үз фикереңне әйтергә курыкмаска кирәк. Яшь гомер бер генә бит: 20дән алып 25 яшькә чаклы үзеңне тулысынча ачып, үзеңне “ясап” бетерергә тиешсең дип саныйм. Җәлил хәзрәт Фазлыев әйткән бит: 20 – ул йөгерү. Шул яшьтә синең үз һөнәрең булырга тиеш. Ә 25тән соң инде үзеңне гаиләгә багышларга да була. Әти-әнием минем белән горурланган кебек, балаларым да минем белән горурлансын иде.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4112
4 Май 2018 13:22 2735
ӨСКӘ