Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Айсылу Лерон: "Бик юксынабыз сине, әни!"

17 Ноябрь 2017 3886
13 ноябрь "Татар радиосы" ди-джее, журналист Айсылу Лерон гаиләсенә авыр кайгы алып килә: каенанасы мәңгелеккә якты дөнья белән хушлаша.
"Хәтерлисеңме, әни, туган көнеңдә бергә җыелган идек? Искечә Яңа елга туры килгән туган көнеңне нәкъ көнендә - 13 гыйнварда үткәрдек. Сыйландык, көлештек, матур-матур теләкләр әйттек сиңа... "Әйдә әле, әни, фотога төшик", дип истәлеккә сурәткә төшкән идек...

Менә ул фото. Син елмаясың. Әзрәк ояласың да кебек, игътибар үзәгендә булу сиңа никтер авыр. Тыйнак шул син! Үзең гади, үзең сабыр, шундый көчле рухлы һәм шул ук вакытта йомшак күңелле... Зирәк, тырыш, ярдәмчел. Синең кебек каенана турында башка киленнәр хыяллана гына ала. Бик якын кешемә әйләндең бит син, әни!

13 ноябрь. Көзге соры иртә иремнең әнисен мәңгелеккә алып китте. Яшь иде! Яшисе килде! Яшәтәсебез килде!...

Юксынабыз... Бик юксынабыз сине, әни!" - дип язган Айсылу үзенең "Инстаграм" битендә.

Айсылу Леронның һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз! Мәрхүмәнең урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын!
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ