Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Айсылу Габдинова: “Ятим иттең безне, Илфак абый...”

10 Январь 2018 4503
Илфак Шиһапов исемен ишетүгә күпләр авыр сулап куя. Чыннан да якты дөньядан бик иртә китте шул. Әле яшисе дә яшисе, иҗат итәсе иде бит! Күпләр һаман да социаль челтәрдә аның турында истәлекләр яза. Илфак абый соңгы елларда, белүебезчә, яшь җырчы Айсылу Габдинованың продюсеры булды. Концертлар вакытында Айсылу Илфак абыйның җырлавын видеога төшереп алган һәм күптән түгел ул аны “Инстаграм” челтәренә урнаштырды.
“Күпләр Илфак Шиһаповны сәхнәгә беркайчан да чыкмады дип уйлый... Юк, чыкты... Беренче тапкыр Балтачта, 15 февральдә чыкты, хәтта җырлады да! Бик каушаган иде, әмма концертны кызыклырак итәр өчен чыкты. Илфак абый һәйкәл куярлык кеше иде. Бик нечкә күңелле: үпкәләсә, чын күңелдән “бүселеп” үпкәли, шатланса, сабый бала кебек шатлана иде. Аның белмәгән нәрсәсе юк иде. Аның белән сәгатьләр буе тәмләп сөйләшеп була иде. Башка андый кеше юктыр бу дөньяда... Ятим иттең безне. Сагынабыз, юксынабыз...” – дип язган Айсылу.


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1568
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1255
ӨСКӘ