Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Айсылу Габдинова Рәнис Габбазовны дуэльга чакыра

8 Февраль 2018 3715
2 февраль көнне башланган әлеге көрәш 1 ай дәвам итәчәк. Җырчылар шул вакыт эчендә 5 килога ябыгырга тиеш. Кем ябыкмый, шул үзенең бер хит җырын Казанның Бауман урамында, эшләпә белән акча җыеп җырлаячак.
Бүгенге көндә Айсылуның авырлыгы – 57, Рәниснеке – 78 кило.

– Бәхәскә корылган әлеге ябыгу идеясен кем уйлап тапты?

Айсылу:

– Идея Илфак абый Шиһаповныкы иде. Ләкин без аны тормышка ашыра алмый калдык. Менә уйлап утырдым утырдым да, исемә төште.

– Судьягыз кем?

– Продюсерыбыз – Рифат Фәттахов.

Кем ничек булдыра ала, шулай ябыга. Айсылу күбрәк ашавына игътибар итә, аксым диетасында утыра. Һәркөн иртән апельсин белән икешәр йомырка, төшке һәм кичке ашка – берәр җиләк-җимеш, яки бераз гына ит ашый. “Беренче өч көне бик авыр иде. Хәзер ярыйсы. Авыр булса да, нәтиҗәле диета бу”, – ди Айсылу.

Ә Рәнис күбрәк бассейнга, спортзалга йөри икән. Шулай ук төнгә каршы ашамаска тырыша. Әле шушы көннәрдә Габбазов белән күңелсез хәл булган: бер чыгышыннан соң, күзе авырта башлап, бераздан шешеп чыккан. “Күпләр аны хатыным яки Гөлсирин Абдуллина эше”, – дип уйлый. Ләкин ул алай түгел. Әллә күз тиде инде”, – ди Рәнис үзе. Булырга да мөмкин.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1568
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1254
ӨСКӘ