Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Авызың тулы кара кан булса да...

25 Декабрь 2017 1778
Вакыйганың уртасында – Арча районы Сөрде авылында яшәүче 89 яшьлек Саҗидә Шәйхетдинова. Саҗидә апа: “Кызым белән киявем акчамны талый, үлемтеккә дигәнен дә алдылар”, – дип кычкырып елый-елый редакциягә шалтыратты. Сөрдегә юл тоттык.
Саҗидә апаның кызы – Исламия Хафизова исә дүрт бала анасы. Ире һәм каенанасы белән Яңа Кенәр авылында яши. Тукай-Кырлай музенда хисапчы булып эшли.

– Исламия 22 яшендә кияүгә чыкты, совхозда бухгалтериядә, аннан кибеттә сатучы булып эшләде, – дип сөйләп китте ул. – Кибеттә ревизия булган саен “әни, фәлән сум акчам җитми” дип килә иде. Кияү дә гаиләсен тәэмин итәрлек акча эшли алмады. Бервакыт әтиләре: “Өегез бик кечкенә, иске, йорт салырга әзерләнегез”, – диде. Ә алар: “Безнең бер тиен акчабыз юк”, – диделәр. Шунда ирем: “Мин сезгә акчаны бурычка бирәм, түләрсез”, – диде. 2010 елда өй сала башлады болар. Күтәреп бетергәч, түбә ябарга 80 мең сорап килделәр. Ул да булмый, өебез шыксыз күренә дип, урам коймасына акчага килделәр. Монысы 90 меңгә төшә икән. Аннан машинага чират җитте. Бу вакытта ирем үлем түшәгендә ята иде инде, бар көчен җыеп: “Һаман җитмимени әле аларга?!” – дип кычкырды. Кияү ялына-ялына тагын 100 мең сум алды...

– Без “тагын ниләр күрсәтерләр, тагын ниләр эшләрләр икән?” дип куркып яшибез, – ди кызы Исламия. – Кияү көчләде дип, мыскыл итте ул безне. Барып тикшерү уздырдык. Яла ягу икәне расланды. Улым да, мин дә дәрәҗәле эштә эшлибез. Акчаны расписка белән алдык. Кире кайтардык.

Язманы тулысынча 28 декабрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 51 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ