Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Авыл сарыгына бала кирәк

15 Октябрь 2018 1493
“Акчарлак” редакциясенә ярдәм сорап килгән Венераны башта аңлый алмый интектем. Сорауларыма җавап урынына: “Кияүнең әниләре авылда яши, газетагызны укый. Язмадан соң бәлки алар тормышка карашларын үзгәртер, улларына йогынты ясар” – диде ул. Аннан, үзенең бәхетсез тормышын бәян итте. Бәхетсезлеге шунда: кызы бер-бер артлы бала “ташый”, инде дүртенчесенә авырлы икән...
– Гаиләдә бер бала, өстәвенә, өрмәгән җиргә дә утыртмагансыз. Бик иркә булып үсмәдеме соң? – дип сорыйм аннан.

– Менә бу төптән ялгыш фикер! Күп балалы гаиләдә балалар харап була. Дорфа, тәрбиясез, мәгънәсез булып, хәерчелектә үсә. Ирем дә, мин дә икенче бала. Тәмле ашап, матур киенеп үстек. Әтиләребез дә укытучылар, бер мәктәптә эшләделәр. Ә Римма бик тә итагатьле, сабыр, акыллы, басынкы, тавышын күтәргәне дә юк. Юа, үтүкли, инде пешерергә дә өйрәнде. Тик аның тормышы кыл өстендә, ничек аңлатырга шуны? – дип өзгәләнүен дәвам итә Венера.

Аңлавымча, Венералар туганнары белән бик аралашмый. “Һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате, бер шәһәрдә яшәсәк тә, абый белән елга бер генә күрешәбез, сирәк кенә телефоннан сөйләшәбез”, – ди ул. Ә ире абыйсы белән сүзгә килеп, бөтенләй араларын өзгән икән.

Шулай итеп, Римма белән ни булган соң?

Кыз кулына диплом алуга кияүгә чыга. Бу көн Венера белән ире өчен иң бәхетсезе була. Әти белән әни хәтта баласы язылышкан ЗАГСка, кичен туй узган ресторанга да бармый. Туйны егетнең ата-анасы кредит алып үткәрә. Кияүләре, кода-кодагыйлары күңелләренә хуш килми Венераларның. Кияүләре турында: “Кукмарада үгезләр арасында үскән тәрбиясез, иске карашлы егет ул. Гаиләдә биш бала, аларга нинди игътибар булсын? Өстенә кигән киемнәре зәвыксыз, сөйләшүе дә ташка үлчим”, – ди Венера. Тышкы кыяфәт, сөйләшү, кием генәмени әле монда! Егетнең торыр урыны юк!

Язманы тулысынча газетабызның 41нче саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1424
31 Октябрь 2018 11:56 1389
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ