Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Авыл халкын мыскыл итүдән туктарга иде

22 Январь 2018 1201
“Зарлы телефон”нарның берсенә (“Акчарлак” 2017, №44) Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан шалтыратып, су юклыктан, насосның әледән-әле тишелүеннән зарландылар. Шалтыратучы: “Әллә иске насос алып кайтып куялармы? Үзарасалым акчалары кая китә? Урамнарга юл сала башладылар, анысы да бөтен урамга да булмады, тыкрыклардан үтеп йөрешле түгел”, – дип тә әйтте. Без җирле үзидарә рәисе Петр Гаврилов белән элемтәгә кердек һәм ул бу хәлләргә аңлатма бирде. Ул да булмый, Керәшен Сәрдәсендә яшәүче Надежда Егоровадан су буе хат китерделәр. Кыскасы, хаттан күренгәнчә, җирле үзидарә рәисе эшен җиренә җитереп башкармый, шуңа күрә, авылдагы тормыш та утырып еларлык икән.
Халыкның моң-зары

Керәшен Сәрдәсе дүрт урамнан торган үзенчәлекле авыл булып чыкты. Анда 157 хуҗалык исәпләнә. Бер урамына бик тә сыйфатлы итеп вак таш җәелгән, икенчесендә муеннан кереп батмалы. Берәүләрнең өенә су кергән, икенчеләр “миңа су кирәкми, инештән ташыйм” дип тәкрарлый, өченчеләргә урамдагы колонка мөһим. Иң кызыгы: алар колхоз да, совхоз да түгел, бернинди җәмгыять тә юк, берничек тә аталмыйлар, беркемгә кирәкмиләр. Дөрес, халыкның пай җирләрен вакытлыча файдаланучылар бар икән. Алар да кайсы каян килгән кешеләр. Шуңа күрә, бөтен проблемаларны чишү дә җирле үзидарә рәисенең җилкәсенә авыр йөк булып яткан.

Хат авторы Надежда Егорова Керә­шен Сәрдәсенә 27 ел элек килен булып төш­кән. Бүген Казанда, тимер юлчылар хас­та­ханәсенең реанимация бүлегендә эш­­ли. Кыскасы, ярты гомере юлда уза.

– 27 ел эчендә авылда үзгәрешләр булмады, – дип сөйләп китте ул. – Су трассасы салынганга 50 ел булды инде, алыштырылганы юк. Колхоз заманында капрон торбалар куеп киткәннәр иде. Шуңа күрә, торбалар туктаусыз тишелә, атналар буе сусыз утырабыз. Халык суны өйгә үзе кертергә генә түгел, су торбаларын карап торырга да тиеш бездә! Югыйсә, “хезмәт күрсәткән өчен” дип акча алалар. Җирле үзидарә рәисе шулай дип әйтә. Монысына зарланмыйбыз, анысын гына карарбыз. Бөтен урам баганаларында ут яна, безнең урамда – юк. Юлдагы пычракны ерып йөрерлек түгел. Петр Гаврилов “барлык урамнарга вак таш җәябез” дигән иде. Безнең Татарстан урамы, гомумән, ташландык хәлдә. Башта чүп оясы ясадылар. Ниндидер балчык өеме чыгарып ташлаганнар иде, соңыннан халык шунда чүп түгә башлады. Гавриловка әйткәч: “Кем түккән – шул карасын”, диде. Йөри торгач, чүпне түктеләр, хәзер анда урман кебек булып алабута үсте. Аны да чапмадылар, икенче елга джунгли булыр инде. Урамыбызны карамыйбыз түгел, карыйбыз, чокырларны күмәбез. Кыш көне барлык урамнарга да трактор керми, шунда яшәүчеләр ача...

– Су өчен безнең гаилә тапшырган акчалар гына да бер елга ике меңнән артып китә. Җирле үзидарә рәисе: “Быел су була”, – дип вәгъдә бирде. Кузгатып та тормадылар. Халыкның түзәр хәле калмады, – ди Надежда.

– Халык акчасына гына су торбаларын бер ел эчендә алыштырып бетереп булмыйдыр ул, – дим янәшәмдә басып торган халыкка.

– Узган ел бер миллион ярым сум тендер оттык. Ул акчалар кая киткән? – ди алар.

– Мондагы юллар йөрерлек түгел. Иртән дөм караңгы. Баганада утлар бар, ләкин рәис сүндереп куя. Югыйсә, ярты авыл халкы бүтән авылларга, Казанга йөреп эшли. Гаврилов зират юлын ясатырга дип акча җыйды, озын юл түгел ул. Юл юк, тагын халыкны алдады! Ә бит зиратка җирләргә читтә яшәүче авылдашларны, туганнарын да алып кайталар. Һәрберсе бишәр мең сум акча бирә. Мин үземнең туганнарым өчен генә дә 15 мең сум акча тапшырдым. Ул акчалар кая китә? – ди Надежда.

– Керәшен Сәрдәсендә 11 ел торам. Ирем туктаусыз авырый, бума чире белән интегә, гел ашыгыч ярдәм чакыртам. Ә алар урамга керми, чөнки машиналары бата. Җирле үзидарә рәисе “юл ясыйбыз” дигәч, өметләнеп акча тапшырган идек. Аннары, баганадагы утларны ник сүндерәләр? Беркөнне төнге өченче яртыда фельдшерга бардым. Караңгы, урам тулы кыргый эт, куркып беттем. Дөнья хәлен белеп булмый, бүген – миндә, иртәгә – синдә, рәис халык турында уйласын иде, – дип елый Гөлнур Вараксина.

– Ишегалдымда коем була торып, башкаларның суы булсын дип, мин дә 500 сум акча түләдем, үзарасалым акчаларын тапшырабыз, – ди бер ханым.

– Җирле үзидарә рәисенең берәр эшләгән эше бармы соң? – дип сорыйм алардан.

– Өске урамга юл салдырды, әмма ул да район биргән акчага башкарылды, баганага ут куйдырды, ләкин караңгы вакытларда аны яндырмыйлар. Әле бездә газ кермәгән хуҗалыклар да бар, – ди Надежда.

Болардан тыш, кайберәүләрне урамдагы колонкалар язмышы борчый. Әлеге дә баягы, рәис аларны алып бетермәкче икән. Ул җәйләрен Казаннан кайтып торучыларга су алу өчен кирәк булса, икенчеләр “авылда ни булмас, рәис буа да будырмый, гел сусыз калабыз” дип борчыла.
“Петькага рәхмәт!”

Петр Гавриловны мактаучылар да җитәрлек булып чыкты.

– Үзарасалым акчасы әллә ни күп җыелмыйдыр инде ул! Юллы, утлы, сулы итте, – ди Гагарин урамыннан Ольга.

Бигрәк тә менә шул Гагарин урамында яшәүчеләр аңа рәхмәт укыды. Чөнки, чыннан да, юллары ялт иткән, баганалар балкыган, сулары да бар. Җитмәсә, урам өстә урнашкан, матур-матур йортлар да байтак. Шушы урамда торучы Мария апа:

– Петька эшләде барысын да, аңа рәхмәт! – ди.

Надежда Егорованың тагын бер зарына колак салып, газ кермәгән бер йорт хуҗасы Мария Кузнецова белән дә очраштым. Ләкин ул миченә утын ягып, инештән су ташып яшәсә дә, зарланмады. Хәтта юлларын да үзләре йөрерлек хәлгә китергән.

– Без утрауда торабыз. Су кертергә мөмкинлек юк, казып төшеп булмый, убыла. Алай да, Петр Гаврилов “тырышырбыз”, диде. Газ буенча да проблема. Тагын шул елга гаепле. Торбалар узган урын ишелеп төште. Әмма һаман “була-була” диләр, 2018 елны көтәбез. Өч йорт кына без монда, беребез үлеп китте инде, – ди Мария Кузнецова.

– Бу заманда газсыз, сусыз яшәү авырдыр? – дим аңа.

– Мин зарланып, үпкәләп тик утыра торган кеше түгел. Үзем ерып алга барам. Юлга үз көчебез белән асфальт кыйпылчыклары алып кайтып җәйдек. Рәис агачларны кисте, күпер, юл салдырды, – ди ул.

Шулай итеп, нигә халык бүген “Акчарлак”ка зарлана, җирле үзидарә рәисенең ни эшләгәнен, акчаларының кая киткәнен белми, сорауларына җавап таба алмый?
Беренче сәбәп: алар җыелышларга йөрми һәм йөрсәләр дә, рәис сөйлә­гәннәргә ышанып бетми. “Һаман алдап йөртә” диләр. Керәшен Сәрдәсендә дә быел күпләр референдумга бармаган. Әле авырганнар, әле эштә, әле туйда булганнар, кайберләре баруны бөтенләй кирәк санамаган. Барсалар, мин бәян итәселәрне үзләре дә белгән булырлар иде.


“Мин ике башлы түгел!”

Петр Гаврилов – шушы авыл егете. Авыл хуҗалыгы институтын тәмам­лаган.

Керәшен Сәрдәсе халкы биш ел үзарасалым акчасы тапшыра икән. Баштагы өч елда ул 300 сумны тәшкил итсә, соңгы ике елда 500 сум булган. Һәм иң мөһиме: шушы еллар эчендә акчаларның күпме җыелганы, кая тотылганы акка кара белән язылган. Шуны гына әйтеп китәм, Көлкәмәр авылында һәйкәл куелган, Керәшен Сәрдәсендә иске 30 яктырткыч урынына 396 меңгә яңа 56 яктырткыч куелган. Эш өчен 83 мең сум акча түләнгән. Авылда ут кичке дүрттә яна, төнге уникенче яртыда сүнә, иртәнге бишенче яртыда янә кабына. Утны берәү дә яндырып-сүндереп утырмый, ул шулай көйләнгән, ягъни таймер куелган. Ут автомат рәвештә яна һәм сүнә. Көлкәмәр авылына да таймер куячаклар. Бу – электр энергиясен экономияләү өчен эшләнә һәм күп кенә Татарстан авылларында уңышлы гына кулланыла. Су суырткычтан Совет урамына кадәр су трассасы алыштырылган. Аның күп өлеше асфальт юл астыннан уза һәм эшләгәндә авырлыклар тудыра икән.

Җирле үзидарә рәисеннән зират юлы хакында сорашам:

– Әгәр дә эшләнәсе эш 100 меңнән арта икән, аны конкурска куярга мөмкин. Башта районда ике айдан артык тоткарлык булды, сентябрь аенда гына куйдылар. Аннан подрядчиклар бу эшкә алынмады. Кабат конкурска куйдык. Инде подрядчиклар табылып, октябрь азагында эшли генә башлаганнар иде, яңгырлар китте. Зират юлына машина белән кереп булмый. Дүрт машина ком алып кайтып салдылар да, шуның белән бетте, – ди Петр Гаврилов.

– Грант та откансыз икән, – дим аңа.

– Өченче ел бер миллион сумлык грант оттык. Бу акчаларга авыл клубының түбәсен яптырдык, тротуар ясадык, койма тоттык, ФАП эшләттек, гәрчә моны республика программасы нигезендә эшләсәләр дә, су кертүне, канализация үткәрүне җирле үзидарә өстенә калдырдылар. Грантның бер өлеше шунда китте. Мин ике башлы түгел, халыкның бер тиен акчасына да тигәнем юк, эшләгәнем җитә. Татарстан урамындагы проблемалар да хәл ителер! Үзидарә дигәч тә, халык үзе идарә итәргә тиеш! Җыелышларга чакырабыз, килмиләр! – ди Гаврилов.

Рәис белән авылны әйләнеп чыктык. Утраудагы газсыз йортлар янына да бардык. Эшләгән эшләрен күрсәтте. Озакламый газ керәчәк, проекты эшләнде дип тә ышандырды.
Соңгы сүз

Хат авторы Надежда Егорова да башкалар кебек үк үзарасалым акчасы бирә, су өчен дә түли, әмма авылның иң начар урамында гомер кичерә. Әле су торбасы тишелә, әле юлдагы пычракка муеннан кереп бата. Югары урам халкы рәхәтләнеп атлаганда нигә ул шулай яшәргә тиеш? Аннан, үз тырышлыгы белән өенә су керткән, хәзер шул краннарына карап су көтеп утырсынмы? Аннан, җирле үзидарә рәисе нигә халыкка “бөтен урамнарга да вак таш җәябез” дигән? Киләсе бишьеллыкны күз алдында тотканмы? Әнә, Татарстан урамына 2019 елдан да иртәрәк юл сала алмаячаклар! Чөнки акча яклары чамалы. Акча дигәннән, әгәр дә, дәүләт ярдәм итми икән, авылдагы проблемаларны хәл итеп бетерергә халыкның гомере җитмәячәк!

Аннан, кая гына барсам да, авылдагы халык һәм җирле үзидарә рәисе икесе ике җирдә, рәисләр бөтенләй ялгыз аккош кебек аргы ярда басып тора. Алай гына да түгел, авыл халкы да иңне-иңгә терәп, аралашып яшәми. Нигә бердәмлек юк? Нигә халык газета аша сөйләшә? Нигә җитәкчегә ышанмый? Бәлки елга бер тапкыр җыелышта гына очрашырга кирәкмидер?

Кыскасы, барлык проблемалар да акчага килеп терәлә. Без бит бай рес­публикада яшибез! Бәлки көннәрдән бер көнне халыкны талаудан туктарлар? Ялтыратып юллар салып куярлар, ел әйләнәсе су агып торыр, төннәрен авылда утлар сүнмәс? Болай да авырлык белән тормышларын алып баручы, эштән дә мәхрүм ителгән авыл халкын мыскыл итүдән туктарга иде инде.

Казан – Питрәч – Казан.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 1184
26 Июль 2018 12:38 956
24 Июль 2018 14:00 911
ӨСКӘ