Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Авыл халкы клубка йөриме?

28 Ноябрь 2018 260
Элек нинди генә бәйрәмнәр булмасын, авыл клубына бара идек. Шау-гөр килеп күңел ачтык ул чагында. Әмма хәзер күп кенә авылларда халык клубка йөрми, өйдә утыруны кулайрак күрә. Әллә яшьләр шәһәргә күченү сәбәпле авыллар бетеп барамы? Алай дисәң, шимбә-якшәмбедә алар туган якларына кунакка кайта. Әмма ялларга туры килгән бәйрәмнәрдә дә кеше күренми клубта. Күп авылларда клублар ябыла, чөнки халык аз. Мәдәният хезмәткәрләре үз чиратларында һәрьяклап, төрле чаралар оештырып, авыл халкының күңелен күрергә, рухи яктан тәрбияләргә тырыша. Үз эшләрен яратканнары, әлбәттә.
– Авылыгызга ар­­тистлар киләме? Халык йөриме?

– Соңгы елларда зур артистлар аз килде, чөнки билет бәясе 300-400 сум, ә авыл халкы өчен бу кечкенә сумма тү­гел. Шуның өчен түләү­ле концертларга халык йөрми диярлек.

– Ә үзегез оештырган ки­чә, бәй­рәмнәргә килә­ләрме соң?

– Аларына да ашкы­нып, зал тулып килә димәс идем. Әллә нинди бәйрәмнәр үткәрәсе килә, ләкин халык йөрми. Аларның нәрсә теләгәнен аңлап җиткереп тә булмый. Элегрәк халык күп йөри иде, диләр. Чөнки ул заманда интернет, телефоннар булмаган. Хәзер күп кеше өендә зур телевизор карап ята бит. Бүген халыкны ни белән дә булса җәлеп итү, шаккатыру авыр. Шуңа нәрсә оештырырга да белмәссең. Алай да зур бәйрәмнәр матур үтә бездә. Яңа еллар, 8 март, 9 май бәйрәмнәрен, Өлкәннәр көнен зурлап, авыл җирлеге, мәктәп, балалар бакчасы белән берлектә, мул табыннар белән үткәрәбез. Анда инде халык күп җыела. Спонсорлар табарга тырышабыз. Инде халыкны зур концертлар белән кызыксындыра алмагач, әллә халыкка аралашу җитмиме, дигән фикердә без. Күбрәк түгәрәк өстәлләр оештырабыз. Айга бер булса да 80нче еллар дискотекасына җыелабыз. Аңа кызыксынып киләләр. Күптән түгел “Ак калфак” оешмасы оешып, шуңа 7-8 хатын-кыз йөри башлады. Анда элеккеге йолаларны, гореф-гадәтләрне искә алып, фикерләшеп, аларны киләсе буынга тапшыру буенча аралашабыз. Шуның белән халык әзме-күпме тартыла башлады. Шулай ук мәдәният йортыбызда фольклор, вокал ансамбльләребез, 35 кешедән торган хорыбыз бар. Әле соңгы арада 16 кеше күрше авылларда концертлар куеп йөрибез.

– Яшьләр дә йөриме мәдәният йортына?

– Күп булмаса да, җыелалар. Кич­ләрен бильярд, шахмат, шашка уйныйлар. Шимбә, ял көннәрендә шәһәрдән кайтучылар булгач, яшьләр дә күбәя. Мәдәният йортының буш торганы юк.

– Якын-тирә авылларда клублар, мә­дә­ният йортлары бармы әле?

– Бар. Алар белән аралашып яшибез. Чөнки зур кичәләр оештырыйм дисәң, костюмнар кирәк. Шул чакларда киемнәрне бер-беребезгә биреп торабыз. Шулай ук мәктәп, балалар бакчасы белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез.

– Сез төнлә дә эштә. Ирегез моңа ничек карый?


Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 47 нче саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ