Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Автор-башкаручы Гүзәлия 83 яшьлек әнисен җырлата

18 Август 2017 2295
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче, җырчы Гүзәлия “Инстаграм” битенә әнисе Сания апаның җырлаганын төшереп куйган. “Сания апа фольклоры” дип язган ул видеолар астына. Сания апага карагач, күпләр үз әни, әбиләрен исенә төшергәндер. Сез дә карап китегез әле.
– Әнием Саниягә – 83 яшь. Хәзерге көндә Чувашиянең Батыр районы Татар Согыты авылында абыем Назир белән бергә яши”, – дип сөйләде Гүзәлия. – Җырларга бик ярата инде. Ләкин астмалы булгач, хәзер сулыш алырга авыррак. Җырның сүзләрен дә оныткалый. Элекке заман җырлары “Карт имәннәр”, “Өй артында шомыртым”, “Хафизәләм”не яратып башкара. Үзе дә мөнәҗәтләр яза, намазын да калдырмый. “Инстаграм”га куям дигәч, “Куй, күз тимәс әле”, дип куя. “Камзул кимим, борчаклы күлмәк киям”, – ди. Икенче көнгә мин кыстагач, камзул белән төште дә: “Әйдә, тагын матур яшел күлмәгем белән дә җырлыйм инде”, – дип көлдерде. Матур киенергә ярата инде минем әни. Кышкы туннары өчәү: чәшке, мутон, цигейкасы да бар. Әни янына еш кайткалыйм. Үзе дә концерт карарга Мәскәүгә килә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
2 Сентябрь 2017 12:28 2355
ӨСКӘ