Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Аучы Самат: "10 көнгә 3 каз атып була"

27 Февраль 2020 503
Самат Гыйниятуллинга 46 яшь. Балтачта яши. Автозапчастьләр кибетендә эшли, хатыны укытучы, кызы бар. Самат – аучы. Кемнәр соң алар, аучылар? Җәмгыятькә кирәкме алар? Ә табигатькә? Саматка сорауларым күп иде. Ул аучылыкның сәнгатькә тиң һөнәр булуына инандырмакчы булды мине. Беренче тапкыр ана үрдәкне аткач, борчылуын, аны терелтергә тырышуын, аучылык кануннары, этикасы турында сөйләде.
– Ау сезоннары ничек бүленә, аларга эләгү шартлары нинди?

– Һәр сезонның үз лицензиясе, путевкалары була. Кайсы җәмгыятьтән алуыңа карап, ауга чыгарга рөхсәт ителгән территория, чикләр билгеләнә.

– Һәм мине борчыган төп сорау: ничек кызганмыйча шул кошларга, җәнлекләргә атасыз?

– Ул хакта уйлаганым юк. Йортта да үстереп чаласың бит инде малны. Минем иң яратканым – яз көне казга чыгу. Басуга әле беркем аяк басмаган, хуш ис, сафлык, матурлык. Ул бит җайлы гына бардың да, атып, төяп кайттың түгел. Яхшы техника кирәк. Агач арасыннан гына саклап торып, яки оя корган, ашаган җирен табып кошларны ату браконьерлык була. Алай ярамый...

***

Язманы тулысынча газетабызның бүгенге, 8 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Март 2020 13:07 1675
16 Март 2020 12:44 1618
10 Март 2020 11:23 1587
ӨСКӘ