Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Атаклы Әхмәдиев

30 Октябрь 2018 325
Азнакайның атаклы шәхесе Миргали Әхмәдиевне әле дә сагынып искә алалар. Ирләр җыелышкан җирдә аның хакындагы мәзәкләр һич тынып тормас. Әхмәдиев ага гәүдәгә шәп, эре кыяфәтле, саллы тавышлы иде. Белем ягы сай, әмма табигый сәләте гәүдәсеннән ашкан иде. Шуңа күрә ул гомере буе җитәкчелек эшендә булды.
“Атыңны да алып кермисеңме?”
Әхмәдиевне колхоз рәисе итеп куялар. Анда берничә ел эшләгәннән соң, район үзәгенә төзелеш-ремонт оешмасы җитәкчесе итеп алалар. Ниһаять, ул, колхоз атыннан төшеп, машинага утырып йөри башлый. Иркен кабинет. Алгы бүлмәдә секретарь кыз…
Кышның бер көнендә моның кабинетына үз урынында калган колхоз рәисе килеп керә. Ак күлмәк, галстук, шәп костюмлы Әхмәдиев, ишек катында иске авыр толыптан, силос исе аңкытып торган рәискә карап:
– Атыңны да алып кермисеңме?! – дигән.


“Бер марҗа  аркасында...”
Беренче эш көнендә үк ул, бригадирларны, мастерларны чакыртып, киңәшмә үткәрә. Гел татарлар гына шикелле югыйсә, торып басалар да русча сөйлиләр икән болар. Русчасы такы-токы булган Әхмәдиевнең кашы җыерыла.
– Нишләп үзебезчә генә сөйләш­мисез? – дип сорарга мәҗбүр була.
Баксаң, экономист Нина Петровна – арада бердәнбер урыс хатыны бар икән…
Киңәшмә беткәч, Әхмәдиев кадр­лар бүлеге мөдирен кабинетына чакырта:
– «Экономист Нина Петровнаны уволить!» дигән приказ яз. Бер марҗа аркасында тел бозып утырмабыз, – дигән.

Кадак
Шоферы Ясәви – яшь егет, тәгәрмәчкә кадак керде, ямыйсы бар, дип, машинасы белән еш кына югалгалый икән.
Бу хәлгә аптыраган Әхмәдиев:
– Юлда бәгерәеп утырган кадакны күрмисеңмени син?! – дип, шоферын сүгеп ташлаган.
Ясәви күңеленә салып куйган моны.
Баралар икән болар юлдан. Әхмәдиев ияге белән түшенә кадала-кадала йокымсырап бара икән. Ясәви шулчак, кинәт кенә тормозга басып, машинаны кырт туктата. Маңгае белән алгы пыялага килеп бәрелгән Әхмәдиев сүгенеп өлгергәнче:
– Кадак, Әхмәдиев абый! – дип, кабина ишеген ача. Алгы тәгәрмәч янына барып иелә дә кесәсеннән алагаем зур кадакны сиздермичә генә алып, Әхмәдиевкә күрсәтә икән.
– Маладис! Бу юлы күрдең! – дип, Әхмәдиев күбеп чыккан маңгаен канәгатьләнеп ышкып куйган.

Киттек!
Илленче елларда җиңел машиналар сирәк иде. Күп кенә оешма җитәкчеләре йөк ташый торган әрҗәле машина кабинасына утырып йөриләр иде, Әхмәдиевнең дә баштагы елларда машинасы «трехтонка» була.
Беркөнне ул конторасының ишегалдына ашыгып килеп чыга да шоферына:
– Кабыз машинаңны, киттек! – дип каударлый башлый.
– Моторны сүттем бит әле, Әхмәдиев абый, – ди Ясәви.
– Тиз кирәк! Моторыңны әрҗәгә ыргыт та, киттек! – ди Әхмәдиев.


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1424
31 Октябрь 2018 11:56 1389
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ