Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ашап ябыгабыз!

29 Август 2017 759
Төз гәүдәле булыр, шул ук вакытта ачтан интекмәс өчен дөрес туклану мөһим.
15.00 сәгатькә кадәр:

- дөге, карабодай, солы ярмасы (овсянка) – көненә 100 гр коры ярма;

- теләсә нинди яшелчә;

- пешкән алма – 2 данә;

- аксымлы ризыклар ашарга ярый.

15.00 сәгатьтән соң аксымлы ризыклар һәм крахмалсыз яшелчәләр генә рөхсәт ителә:

- тавык, күркә, сыер ите;

- балык;

- диңгез ризыклары;

- йомырка;

- эремчек;

- кыяр, помидор, сельдерей, кәбестә, баллы борыч, редис, шалкан, салат, яшел тәмләткечләр.

Төп кагыйдәләр:

- көненә 1500 ккал;

- һәр өч сәгать саен, көненә 6-8 тапкыр ашагыз;

- углеводларны көндезге 3кә кадәр генә кулланыгыз;

- аксымны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ашарга ярый;

- күнекмәләр алдыннан 1,5 сәг ашарга ярамый;

- күнекмәдән соң 45 минут үткәч, аксымлы ризыклар белән тукланырга мөмкин;

- йокларга өч сәгать кала – бүгенгә соңгы ашау. Аксым һәм яшелчәләр рөхсәт ителә. Йокларга бер сәгать кала кефир эчеп куярга мөмкин.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ