Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Ашамыйча тора алабыз, сине карамыйча юк”, - дип язалар аңа

8 Апрель 2020 1370
Элек артистларның тормышын кызыксынып күзәтә идек. Нәрсә ашыйлар, ничек яшиләр, нәрсә уйлыйлар... Хәзер дә шулай. Тик, халыкны кызыксындырган тагын бер һөнәр ияләре – блогерлар барлыкка килде. Бүген, 50 меңгә якын язылучысы булган, популяр блогер, Кукмара кызы Ләйсән Хаматдинова белән таныштырасым килә үзегезне.
Ләйсәннең йомшак, аһәңле тавышына күпләр гашыйк. Туры эфирларын, сторизларын халык зарыгып көтеп ала. Яшь әниләр аның тавышы астында кечкенә балаларын йоклата. Бишек җыры да кирәкми. Әз генә инстаграмда күренми торса, “Кая югалдың син?” дип эзли, юксына башлыйлар үзен. Ул язган шигырьләрне күз яшьләре белән укыйлар, тыңлыйлар. Менә ул халык мәхәббәте!

Ләйсән ире өчен дип, Казанны калдырып авылга кайткан кыз да әле ул.
–“Авылга күченеп кайтырга авыр булмадымы?” – дип күпләр сорый инде миннән, – ди Ләйсән. – Иремнең Казанда торасы килмәде. Көннән-көн кәефсезләнә баруын күреп, шундый карарга килдек. Авылга тиз күнектем дип әйтмәс идем. Казанда калган иптәш кызларны, эшемне, ыгы-зыгыны сагындым...

***
Язманы тулысынча газетабызның иртәгә чыгачак яңа санынна укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1934
11 Май 2020 10:05 1733
ӨСКӘ