Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Асфальт безгә кирәкми!"

25 Август 2017 743
Арча районының Айван авылы яхшы таныш миңа. Соңгы тапкыр анда 2013 елның июлендә булганмын икән. Ул вакытта су, ут, клуб юклыктан зарланып, озын хат язып җибәргәннәр иде. Күптән түгел тагын бер-бер артлы ике хат килеп төште.
“Кадерле редакция хезмәткәр­ләре! – дип башлана беренче хат. – Мин Айванда яшим. “Акчарлак” газетасын яратып укыйм. Арча авылларын гел мактыйлар, үзарасалым акчасына урамнарга таш җәелгән, диләр. Безнең Иске Айван авылы Арчага керә, шәһәр дип атала. Кадерле хезмәткәрләр, безгә килеп юлларны карагыз, тик батып үлә күрмәгез! Мин Механизаторлар урамының 15нче йортында яшим. Үзарасалым акчасын да бирәсебез килми, чөнки безнең өчен бернәрсә эшләгәннәре юк. Зинһар, газетага Арча авылларын мактап язмагыз! Сәлам белән, Гөлфирә”.

Башта ук шуны әйтеп куйыйм әле: бардым мин Айванга. Аннан кайтып тын алырга да өлгермәдем, Тәтеш якларына чыгып киттем. Тәтеш авылларын күргәч, шундук Гөлфирә апа искә төште. Их, мин әйтәм, күрсәтергә иде аңа мондагы мәхшәрне! Ышанасызмы, бер авылга баручы төп юл – басу юлы! Авылның эчендәге хәлләрен аңлату өчен аерым язма әзерлим, өстәвенә, кибет тә юк анда.

Шулай да, Гөлфирә апа да хаклы... Аның да шәп юлдан йөрисе килә. Асфальт юлдан, мәсәлән.

Инде кыскача гына икенче хат белән дә таныштырам, хатның авторы исемен күрсәтмәгән.

“Һаман бер сорауга җавап таба алмыйм: нәрсә ул үзарасалым акчасы? Аны кая куялар? Арча районынның Айван халкы аны “Ак барс” банкына илтеп бирә дә шуның белән вәссәлам! Ул кая китә? Бу турыда безгә кем аңлата? Кем җавап бирә? Кешеләрнеке дүрт тапкыр артып кайта, ә безнекеләр юкка чыга. Җитмәсә, җирле үзидарә дә, аның рәисе дә юк. Район җитәкчеләре безнең белән сөйләшеп тормый”.
Менә шундый ике хат.

“Асфальт безгә кирәкми!”

Айван авылы Арча белән, Түбән-Чокырча авылы белән кушылган ук диярлек. Түбән-Чокырча белән аны дамба гына аерып тора. Хәтерем ялгышмаса, Айванны 2010 елда Арчага кушып куйдылар. Менә шуннан соң халыкта сораулар туа башлады. Башта “җирле үзидарә рәисебез юк” дип борчылсалар, соңыннан рәисләрен таптылар үзе. Чөнки бу вазыйфаны башкаручыны ул вакытта “Арча районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары” дип йөртәләр, аның исеме үзгәрсә дә, җисеме шул килеш калган һәм бу эш Шәмсетдинов Ришат Рәшит улына йөкләнгән иде. Ул вакытта сорауларыма да Шәмсетдинов җавап бирде, авылны да аның белән “өйрәнгән” идек. Әмма ул моннан бер ел элек эшеннән киткән булып чыкты. Бүген, чыннан да, айванлыларның рәисләре юк.

Айван халкы бик тә актив, сүзен әйтергә куркып тормый.

Айванда “София” исемле фермер хуҗалыгы бар. Уңышлы гына эшләп килә дип беләм. Бәрәңге чәчәләр. Халыкның пай җирләре дә аларда. Җирләр өчен печән, салам, ашлык, теләгән кешегә бәрәңге бирәләр икән.

– Монда беркайчан да юл булганы юк, шәһәргә кушылгач та бернәрсә үзгәрмәде, безнең өчен бернәрсә эшләмиләр, үзарасалым акчасын да шуңа күрә бирәсебез килми, – ди Рузалия Хөснетдинова һәм Рузалия Гарифуллина.

– Юлларыгыз бик үк куркыныч түгел бит, – дим аларга.

– Барысын да үз кулыбыз белән эшләдек. Берәү дә ярдәм итмәде. Ферманы сүттеләр дә, шуннан ни артып кала, йә булмаса, кемгә нәрсә очрый – шуның белән юлны ясадылар, чокырларны ямадылар. Боларны үзебезнең авыл егетләре эшләде, – ди бер төркем хатын-кыз.

Халык әйтүенчә, менә ике ел инде җыелышларда “быел сезнең урам юлы планга керде” дип халык күңеленә өмет салалар да үзләре юкка чыгалар икән. Иң кызыгы: авыл халкының кайберләре асфальт юл көтә, икенчеләргә вак таш кирәк.

– Асфальт юл балаларга куркыныч тудырачак. Яшьләр техникада зур тизлек белән йөри бит, тегендә-монда алларына-артларына карамый чабалар, – ди Марсель Нәҗмиев исемле абзый.
“Акча бирәселәре килми”

Икенче хат авторы “Үзарасалым акчасы нәрсә ул?” дигән сорау биргән. Бу хакта күп тапкырлар язсак та, тагын кабатлыйм.

Җирле бюджетлар керемен тулыландыра торган ирекле салым системасы федераль күләмдә ун еллап элек кертелде. Аның күләмен, нәрсәгә тотылачагын җирле үзидарә үзе хәл итәргә тиеш. Ә Айванда, халык әйтүенчә, хәлләр башкачарак икән. Күпме түләргә кирәк икәнлеге язылган ниндидер кәгазь килә дә халык “Ак барс” банкына барып түли һәм акчаларының кая киткәнен белми ди.

Бер караганда, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел! Җыелыш булгандыр, үзарасалым акчасының күләме халык белән сөйләшенеп билгеләнгәндер һәм аның нәрсәгә тотылачагы әйтелгәндер. Тагын бер кызыклы факт: айванлылар “бу акчаны ике ел гына тапшырабыз әле” ди. Гәрчә, үзарасалым акчасын җыю, алда әйткәнемчә, ун еллап элек кертелсә дә.

Авылның башлыгы булмагач, миңа халык мәктәп директоры Альмира Гатауллина йортына төртеп күрсәтте. “Ул бөтен нәрсәне белә, Сабантуйларны да ул оештыра”, – диделәр.

– Районыбыз матур, бай, төзек! – дип сөйләп китте Альмира Мидхә­товна. – Өстәвенә, шәһәр советына кердек. Без генә түгел, берничә авыл керде. Район зур, 25 мең халкы бар! Шуңа күрә, бөтен нәрсәне дә шундук эшләп булмый. Үзарасалам акчасын халыкның 100 проценты да түләми. Югыйсә, сүз нибары 300 сум турында бара. Районыбызның кайбер авылларында меңәр сум акча җыеп, әллә ниләр эшләделәр... Аннан, акча түләдем дә, булды дигән сүз түгел бит әле. Ул акчаларның артып әйләнеп кайтканын көтәргә дә кирәк!

– Халык ул акчаның кая тотылганын да белми! – дим аңа.

– Алар җыелышларга йөрми, сорауларын бирми. Халык белән очрашуга елына бер­ничә тапкыр район башлыгы да килә. Балалар бакчасына, мәк­тәпкә, юлларга игътибар бирелә. Бездә халык әзергә-бәзер яшәп өйрәнгән. Өмә уздырырга чакырсак, барысы да чыкмый... Моннан 25 ел элек бер тыкрыктан икенчесенә кадәр юлны ремонтладык. Дүрт-биш кеше идек. Мең сум акча җыйдык. Ул вакытта бу зур сумма, өстәвенә, машинабыз да юк иде. Шул юлдан әле дә йөриләр. Бердәмлектә бит көч! Аннан, әле 2017 ел бетмәде, алдан кычкырырга кирәкме икән? – диде мәктәп директоры.

“Элек тә үзарасалым акчасы бар иде”

Кая гына барсам да, мин шул төбәкнең үткәне белән кызыксынам. Айван авылы бүген менә шундый матур, төзек, ә элек ул нинди булган? Халкы канәгать яшәгәнме? Бу хакта 1975-86 елларда җирле үзидарә (ул вакытта авыл советы) рәисе булып эшләгән Галия апа Бохараева белән сөйләштек.

– 23 ел авыл советында эшләдем, шуның 11 елын рәис булып тордым, – ди ул. – Ул вакытта да үзарасалым акчасы бар иде. Башта 50 тиен, аннан 1 сум, соңыннан 1 сум 50 тиен булды. Ул вакытта да халык “акчаны кая куясыз?” дип аптыратты...

– Советлар Союзы заманында колхозлар, совхозлар гөрләп эшләп торды, ул акчалар нинди хаҗәтләргә тотылды? Колхозлар шул тиеннәргә калмагандыр бит? – дип сорыйм аннан.

– Чыннан да, гөрләп эшләп торды. Башта “Ильич” колхозы, соңыннан “Власть советов” совхозы, аннан “Дуслык” ка әйләнде. Тора-бара фермалардагы сыерларны бетерделәр, халык аларның кая киткәнен дә аңламый калды. Элек тә үзарасалым акчасын җирле үзидарә җыя иде. Ул вакытта 14 коебыз, 4-5 чишмәбез бар иде. Шуларны карадык. Җәйгә чыккач, буа буа идек. Зират коймаларын да үзебез тәртиптә тоттык. Дөрес, колхоз-совхоз директорлары белән сөйләшеп башкарылды бу эшләр. Алар да ярдәм итте, – ди Галия апа.

– Юллар ничек иде соң?

– Элек безнең урамга кар киртә биеклеге булып өелә, ат белән дә кереп булмый иде. Радио чыбыклары өстеннән йөрдек. Колхоз булса да, трактор, бульдозерлар әллә ни күп түгел иде. Ә хәзер кыш буе юлны ачып торалар, шалтыратсаң, шундук килеп җитәләр. Су торбалары тишелеп өскә су чыга кайчак, шундук килеп ямап китәләр, – ди Галия апа.
Соңгы сүз

Мин моннан берничә ел элек тә “шөкер итегез, Айван халкы!” дип кайтып киткән идем. Бүген дә шулай диясем килә. Авылның киләчәге турында Арча Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов белән сөйләштек. Һәм Айван халкына “барысы да әйбәт булачак” дип әйтәм.
– Быел Станциянең – 15, Арчаның бер урамын төзекләндерү планга кертелде. Айвандагы юллар проблемасын беләбез. Быел асфальт юл сала алмасак та, вак таш җәяргә җыенабыз, – диде Рөстәм Фәритович.

Планнары зурдан дип аңладым. Һәм аларга ышанырга кирәк, минемчә. Ялганлап, буш вәгъдәләр биреп утырмыйлардыр... Иң мөһиме: үзегез дә ярдәм кулы сузыгыз инде! Тапшырыгыз шул 300 сумны!

Аннан, үзегезне ятим, аерым колхоз итеп сизәргә дә кирәкми. Сез күптән – шәһәр халкы!
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ