Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Армиядән ник качабыз?

21 Декабрь 2017 1212
1 октябрьдән Татарстан егетләрен тагын армиягә җибәрә башладылар. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 18 яшьтән 27 яшькә кадәр булган егетләрне алалар. Әле кайчан гына, язгы чакырылышта, дүрт меңгә якын егет солдат итеген кигән иде. Инде менә көз җитте. Бу юлы 18 мең егет медицина комиссиясе узачак, шуларның 3500е армиягә озатылачак. Кыскасы, хәрби комиссариат план үти башлады. Ә Россия буенча булган саннарга күз салсаң, быел Саклану министрлыгы үз алдына “25 мең егетне “айт-два” басарга өйрәтәчәкбез” дигән план куйган.
Элек авыл егетләре горур басып, кулъяулыклар болгап, кызларның йөрәкләрен яндырып армиягә китеп баралар иде. Югыйсә, ул вакытта да барысы да ал да гөл булмагандыр. Ана кеше өчен ике ел мәңгелек булып тоелгандыр.

План үтәүне юкка телгә алмадым, чөнки хәзер илен сакларга китүчеләр кимеде. Алай гына да түгел, гомумән дә барырга теләмиләр! Әллә моңа кадәр армия тирәсендә булган мәхшәрләрдән соң куркалар, әллә кирәк санамыйлар, әллә барысы да авыру. Бу хәлгә белгечләр менә мондый аңлатма бирә: беренчедән, 90 еллар азагында туучылар саны кимеде, шуңа күрә, егетләр дефицит. Икенчедән, Россия армиясен камилләштерү бара – килешү нигезендә хезмәт итүче профессиональләр әкренләп борын аслары кипмәгән солдатларны этеп чыгара. Болардан тыш, качып йөрүчеләр дә бар. Былтыр Татарстанда армиягә китәргә тиешле 62 егет ил алдындагы бурычын үтәүдән баш тарткан. Бүген дә күпләр ялган белешмәләр, ялган хәрби билетлар сатып алып, мыек астыннан елмаеп утыра. Балаларыбыз гына түгел, үзебез дә армия турында ишетергә дә теләмибез. Армиядән алып калу өчен баласын психик клиникага салучылар да бар. Ни өчен бу адымга барабыз? Нәрсәдән шулкадәр куркабыз?

Бесланда яраланган

Балтач районының Пүскән авылында Наҗия һәм Гыйбадулла Дәүләтовлар гаиләсе яши. Әлеге гаилә турында язуымның сәбәбе шул: беренчедән, алар миндә хөрмәт уятты. Икенчедән, алар ничек биш улын курыкмыйча армиягә җибәргән? Ни өчен аларның уллары теләп армиягә киткән?..
Алар биш малай һәм бер кыз ата-анасы. Улларының бишесе дә армиягә барган, соңгы икесе Чечняда хезмәт иткән, берсе Беслан мәктәбен террорчылардан азат иткәндә яраланган, икенчесе медаль алып кайткан. Бу гаиләне авылда да хөрмәт итәләр. Аннан, Чечняда хезмәт иткән егетләр бүген ничек яши, дәүләт ярдәм итәме? Төптән уйлап карасаң, берәүләрнең кадерлеләрен сугыш эченә илтеп тыкканнар бит... Хәзер онытмаганнармы?

Наҗия апа Пүскән кызы. Ун балалы гаиләдә үскән. Мәктәпне тәмамлагач фермага кергән, аннан Әтнә техникумында белем алгач, колхозда зоотехник булып эшләгән. Әмма матур гына хезмәт куйганда сәламәтлеге какшаган.

– Апам Үзбәкстанга барып урнашкан, шунда гаиләсе белән яши иде. Әнигә: “Әллә җылы якка китеп карыйм микән, хәлем җиңеләймәсме?” – дидем. Каршы килмәде. 1974 елда Үзбәкстанга чыгып киттем, – ди Наҗия апа.

Чыгып китә дә туган якларына 15 елдан соң гына әйләнеп кайта ул. Ләкин берүзе түгел. Ире һәм алты баласы белән.

Тула өлкәсендә туган ире Гыйбадулланы Үзбәкстанда очрата. Әтисе –үзбәк, әнисе татар милләтеннән булган егет тә бабаларының кендек каны тамган җирләргә килеп урнашкан була. Ул заманнарда яшьләргә тормыш башлау җиңелрәк булгандыр. Дәүләтовларга да өйләнешкәч үк фатир бирәләр. Йөзәр сум хезмәт хакы алалар. Әле алар сигез ел Казахстанда да гомер кичерә. “Ирем тракторчы иде, чирәм җирләрне дә күрдек”, – ди Наҗия апа. Соңыннан янә Үзбәкстанга кайталар.
Наҗия апаның туганнары да бар бит әле. Күп балалы гаиләне туган якларына кайтарып, төп йортка урнаштырасы итәләр. Дәүләтовлар каршы килми. Бу вакытта аларның кечкенә балалары Русланга бер яшь була.

– Тула, Үзбәкстан, Казахстан якларыннан соң Татарстанда төпләнгәнсез. Ошыймы бездә? – дип сорыйм Гыйбадулла абыйдан.

– Күнектем инде, – ди ул.

Озак еллар Татарстанның татар авылында гомер кичерсә дә, минем белән никтер русча сөйләште ул.

Шулай итеп, Дәүләтовлар Пүскән авылына кайтып төшә. Тора-бара иске өй урынында яңа йорт җиткерәләр. Олы балалары күршедәге Норма урта мәктәбенә укырга китә, кечеләре Пүскәндә белем ала.

Сүз уңаеннан, инде байтактан Пүскән мәктәбендә йозак эленеп тора. Наҗия апаның уллары аның яныннан узганда нинди уйлар кичерәдер...

Малайлар мәктәптә начар укымый. Вакыты җиткәч, олы уллары Мансур солдат итеге кия. Ул Тула өлкәсендә хезмәт итә. Аннан чират Рөстәмгә җитә, анысы исә Балтыйк буенда су асты көймәсендә бурычын үти. Ата-ана бу ике улын көтеп җиткереп кенә бетерә, Маратка повестка килеп төшә. Монысын исә Псков якларына җибәрәләр.

Әти-әни барыбер борчылмый тормый, күзләрен талдырып улларыннан хат көтә. Әнә бит, армиядәге “бабайлык” турында туктаусыз сөйләп торалар...

Дүртенче уллары Роман да тыныч кына иленә хезмәт итәргә китә. Армиядән качу дигән уй аларның башларына да килми. Озак та үтми, Романның Чечнягә эләгүе билгеле була.

– Бу хәбәрне ишеткәч, борчылсак та, нишлисең инде, хатлар көтә башладык. Ул вакытта хатлар йөри, өебездә телефон юк иде. Әле дә хәтеремдә, күрше кызлары: “Роман шалтыратты, исән-сау”, – дип йөгереп керәләр иде. Соңыннан гына белдек, ул Беслан мәктәбенә эләккән, җилкәсе яраланган булган, – ди Наҗия апа.
Чечнядә хезмәт итүчеләр һаман фатир алмаган

Дүрт ел вакыт тыныч кына уза. Инде чират төпчекләре Русланга җитә. Дәүләтовлар моны гадәти хәл кебек кабул итә. Егет кеше хезмәт итәргә, илен сакларга тиеш! Аннан, күпкә түзгәнне азга түзәрләр әле. Әмма янә куркыныч хәбәр: Русланны да Чечняга җибәрәләр!

– Руслан белән телефон аша хәбәрләштек. Кайчан шалтыратсак та бер дә зарланмады, “барысы да әйбәт” диде. Үзе күкрәгенә медаль тагып кайтты, – ди ата-ана.

Егетләр барысы да башлы-күзле булган инде. Руслан исә быел җәй генә өйләнгән. Хатыны белән төп йортта әти-әнисе янында яшиләр. Йортлары да ялт иткән. “Улларыбызның тырышлыгы”, – ди Дәүләтовлар.

– Үзбәкстаннан кайткач, мәктәптә ашарга пешердем, җыештырдым. Ул вакытта утын белән өч мичкә ягасы иде. Кичке унда кереп ягасың да төнге икеләрдә томалыйсың. Бик арыдым, ялыктым. Әнә, мин әйтәм, ферма эшчеләре иртүк торып эшкә китә дә кич эшләрен бетереп кайта. Фермага эшкә күчтем. Ирем исә тракторчы булып эшләде. Моңа кадәр сыер, бозау асрадык, тагын бу кәсепне яңартып җибәрергә җыенабыз. Бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез, бәрәңге дә үзебезнеке, – ди Наҗия апа.

– Чечняда хезмәт иткән улларыгызга дәүләт тарафыннан игътибар бармы? Алар берәр нинди ташламаларга ияме? Фатир алмадылармы? – дип сорыйм ата-анадан.

– Роман өчен борчылабыз. Ул гаиләсе, ике баласы белән Казанда кеше фатирында яши. Фатир артыннан йөреп карадылар. Балтач районында Чечняда хезмәт итүчеләр күп. Аптырагач, бер оешма төзеп, әлеге мәсьәләне бергәләп хәл итәргә тырыштылар. Барып чыкмады, – ди Наҗия апа.

Чечняда хезмәт иткәннәр, чыннан да, мохтаҗ булсалар, фатир, торак белән тәэмин ителергә тиеш. Әмма монда да әлеге дә баягы 2005 ел күкрәк киереп үзен искә төшерә. Фатирга мохтаҗлар 2005 елга кадәр чиратка басарга тиеш иделәр. Әмма шунысы гаҗәп: бу турыда халык соңыннан гына, алларында ишекләр ябылгач кына белде. Бик азлар гына чиратка басарга өлгерде.

Балтачтагы хәлләр белән якыннан танышу өчен район администрациясе белән элемтәгә кердем. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлнара Әхмәдиева әйтүенчә, бүгенгә кадәр Чечняда хезмәт итүче бер генә егет тә фатир алмаган. Хәтта 2005 елга кадәр чиратка басканнарга, инде чиратлары җиткәннәргә дә өметләр багларга киңәш итмәделәр. Чөнки барысы да район бюджетына килеп төртелә. Район егетләргә фатир төзеп бирергә, йорт салырга тиеш икән. Әмма районның кесәсендә бүген ачы җилләр сызгыра.

Нишләргә?

Бүген Дәүләтовлар кебек гаиләләр бар микән? Шулай итеп, нигә бүгенге яшьләр, аларның ата-аналары армиядән курка, егетләр кача?

Миңа калса, моның иң төп сәбәбе: армия дәрәҗәсенең түбәнгә тәгәрәве һәм андагы тәртипсезлек. Соңгы ун елдагы вакыйгаларны искә төшерсәң дә, Татарстанга гына да күпме ата-ананың кадерле балалары, йөрәк парәләре салынган табут кайткандыр? Ә Әфган сугышы?.. Бүген дә эштән чыкканчы кыйналган, армиядә үз-үзләренә кул салган егетләр бар. Боларны онытып буламы? Аннан, болгавыр заманда яшибез, әле тегендә, әле монда сугыш башланып тора, иртәгә ни булмас та, балаңны кая илтеп тыкмаслар?

Һәм иң төп сәбәп: бүгенге яшьләр “партиотизм” дигән сүзне белми, төшенчәне аңламый, бу хис ят аларга. Илебез, аның армиясе белән горурлану түгел, киресенчә, аңнарында әкренләп нәфрәт тамыр җәя бара. Интернетта барлыкка килгән әле теге, әле бу видео аларның фикерләвенә, күзаллавына, тормышка карашына йогынты ясый, кара мөһерен сугып калдыра. Телевизор ил агаларының эшләрен, ничә тапкыр кул биреп күрешкәннәрен санап, күрсәтеп торса, интернетта алар алган миллион, триллионнарны саныйлар, җәмгыятебезнең чын йөзен күрсәтәләр.

Элекке кебек мәктәпләрдә тәрбия дәресләре алып барсыннар, илдәге күңелле яңалыклар белән таныштырсыннар, батырлар турында сөйләсеннәр, гомумән, горурланырга өйрәтсеннәр иде. Бездә нәрсә? Телевизорны кабызырга да куркырсың: бер яхшы хәбәр дә юк. Барысы да шартлый-җимерелә, халыкны хөкүмәт, алдакчылар, караклар талый, пенсионерлар кычкырып елый. Яшүсмерләр бу хәбәрләрнең асылына төшенеп тормый: әлеге мәгълүматны ишетүгә, телевизор экранына күз салуга үзләренчә нәтиҗә чыгара.

Аннан, егетләребезне армиядәге тормыш белән таныштырсыннар, ата-аналары белән әңгәмәләр алып барсыннар иде. Мәсәлән, хәрби комиссариатларда кабул итүче табиблар ата-аналарда ышаныч түгел, ә шик уята. Уятмас иде, комиссия үтү тәртибе дә канәгатьләндерерлек түгел. Егетләрнең зарына анда колак салып тормыйлар. Бүтән табибларда тикшеренеп, белешмә алып килсәң генә инде.

Соңгы сүз
Хәтерегездә булса, Россия хөкүмәте “2011 елдан армияне камилләштерә башлаячакбыз” дигән иде. Чыннан да, соңгы елларда тәртипкә зур игътибар бирелә, хезмәт итү шартлары яхшыртылды, ашау-эчү яклары әйбәтләнде, 2017 елда хәрби техникалар яңартылды. Әлеге үзгәрешләр эзсез узмады, 2016 елда хезмәт итәргә теләүче егетләр саны бермә-бер артты.

Киләчәктә дөньялар имин булсын, ата-ана армиягә баласын тыныч күңел белән озатсын, горурланып көтеп алсын, лачыны исән-имин әйләнеп кайтсын иде.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ