Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Арчадагы “кальянный” халыкның төн йокысын качырган

12 Октябрь 2017 862
Узган “Зарлы телефон”нарның берсенә Арча шәһәренең Муса Җәлил урамыннан элемтәгә керделәр: “Урамыбызда урнашкан элекке “Зима” фабрикасының бер ягында “Кальянный” ачтылар. Моңа кадәр дә аны берничә тапкыр ачып япканнар иде инде. Тавыш, акырыш-бакырыш... Мәктәп балалары да шунда. Кызлар ни генә кыланмый. Тартып, эчеп яталар. Чын мәгънәсендә “притон” бу! Караватларга кадәр бар. Балаларның ата-аналары нәрсә карый? “Кальянный”ның нәкъ каршында ике йорт урнашкан. Анда яшәүчеләрнең йокы күргәннәре юк. Кич белән андагы машинаны күрсәгез...” – дигән иде шалтыратучы.
Әле район үзәкләрендә мондый төр “йорт”ларны күргән юк иде. Димәк, кальян тарту урыннары һаман артып тора. Россиядә алар меңәрләгән инде. Нинди генә кальян тәкъдим итмиләр, әледән-әле яңа төрләрен уйлап табып торалар...
Район үзәге дип, Арчага моннан берничә ел элек шәһәр статусы бирделәр үзе. Аннан, “Кальянный”лар ачу, аны тарту закон нигезендә бөтенләй тыелмаган.

Нәрсә ул кальян?

Кальян ул – тәмәке төтене су аша узып суына һәм чистара торган, көнчыгышта уйлап табылган тарту җайланмасы. Кыскасы, җайланма тәмәке төтенен чистарта, шуңа күрә кальян тәмәкегә караганда чиста, тәмле исле, сумаладан чистартылган дип баралар. Дөресен әйткәндә, аның кайда барлыкка килүен тәгаен генә әйтә алучы юк, күп илләр “бездә килеп чыккан” дип дәлилләр китерә. Аның 40 төрле исеме бар. Шулай да, кальянның туган иле дип Һиндстанны атыйлар.

“Кальянный”лар күпләп 2014 елда ачыла башлады. Исегездә булса, бу елны җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыйдылар. Элек ресторан, кафеларда заллар икегә бүленгән, аның бер ягында тартучылар, икенче өлешендә тартмаучылар утыра иде. Яңа закон исә тартучылар өчен урыннарны бетерергә кушты, гомумән, ресторан, кафеларда тартырга ярамый башлады. Инде хәзер шуңа игътибар итегез: закон тәмәкене махсус җиһазландырылган урыннарда тартуны тыймый. “Кальянный” нәрсә ул? Тәмәке тарту урыны. Закон шунда барып тартырга куша да инде! Җәмәгать урыннарында тартучыларны шунда куып керттеләр. Менә шуңа күрә, “кальянный”ларны күпләп ача башладылар.

Кальянны тәмәке белән һәм тәмәкедән башка әзерләргә була. Телисең икән, анда дару үләннәре салып төтенен суырып утыра аласың. Элек аны Һиндстанда авыртуны басу өчен кулланганнар һәм гашиш салганнар.

Гомумән, “Кальянный”ларны ял итү, аралашу урыны дип атарга яраталар. Кешенең анда күп йөрүенең сәбәбе кальян тарту гына түгел, минемчә. Мәсәлән, яшьләр кыйммәтле ресторан, кафеларга кереп утыра алмый, моның өчен кесә тулы акча кирәк. Ресторанга кергәнсең икән, син заказ бирергә тиеш. Ә “Кальянный” мондый таләпләр куймый. Аркаңны мендәргә терәп кальян тартып, чәй эчеп тә чыга аласың. Казанда кальян 500 сум торса, Арчада аны 350 сумга бирәләр. Кыскасы, 500 сумга кичкә кадәр утыр шунда! Кыскасы, эшләр шуңа барып җитте ки, хәзер яшьләр бер-берсенә кальян бүләк итә. Алай гына да түгел – җәйге эссе көннәрдә Казанның Ленин дамбасына күз салсагыз, Казансу буйлап тезелеп киткән йөзәрләгән машинага тап булырсыз! Бер-берсенә терәлеп диярлек урнашкан бу автомобильләрнең һәрберсеннән музыка агыла, һәрберсенең ишеге ачык, һәрберсендә бер төркем яшьләр җайланмасын җиргә утыртып кальян суыра. Бу – бүгенге мода!
Инде Арчага барып кайтыйк. Ник анда кальянны сугыша-сугыша тарталар икән?
Каршы йортта яшәүчеләр ни сөйли?

Беренче эшем итеп “Зарлы телефон”га шалтыратучы әйткән теге ике йортны эзләп таптым. Өч катлы алар, кызыл кирпечтән салынганнар. Ишекләрдә домофон. Бармакларым нинди сан җыя, шунда шалтырата башладым. “Акчарлак”тан диюгә ишекне ачалар.

Хөснетдиновлар ике кечкенә бала тәрбияли. Берсеннән-берсе кечкенәләр. Биредә фатир “снимать” итеп торалар икән.

– Август аенда гына монда килдек әле. Акырыш-бакырышка, музыкага түзәр идек, сугышалар! Беркөнне бер исерек белән сугыштылар. Балконнан карап тордым. Полиция чакыртмакчы идем, телефонын таба алмадым, – ди әни кеше.

– Музыка тавышы “Кальянный”дан киләме? – дим.

– Юк, кич монда Сабантуй кебек була. Машиналарында музыка кабызып куялар. Мәктәп укучыларына, кечкенә балаларга кадәр килә. Безнең йортта яшь балалар күп, алар нишләргә тиеш?

– Бу хәлләр сәгать ничәдә башлана һәм ничәдә бетә? – дип сорыйм.

– Бер көнне төнлә 2дә, бер көнне 3тә бикләнде. Көндезге 12ләрдә ачыла. Бүген ачылганчы ук бер кыз килеп баскан иде инде, – ди әти кеше.

Шушы ук йортта яшәүче Хәкимов белән дә сөйләштем.

– Элек анда сыра саттылар. Ул вакытларда коточкыч тәртипсезлек иде. Аны яптылар инде. Безгә “Кальянный”ның зыяны тими. Тәрәзәләребез икенче якка караган, – диде ул.

Исемен әйтергә теләмәгән берәү:

– Яшьләрнең тәртипсезлегенә, тәрбиясезлегенә кальян гаепле түгел. Күзләрендә иман нурлары юк. Бер көнне мин дә кердем “Кальянный”га. Тыныч кына тартып утыралар, талгын музыка уйный. Безнекеләргә ни ачсаң да, шул булачак. Ата-аналарын шундый бала үстергән өчен җавапка тартырга кирәк! – диде.


“Урамдагы хәлләр өчен җавап бирмибез”

Кичке биш. “Кальянный”ның ишеген ачтык. Беркем юк. Әллә ни зур булмаган бүлмә. Күзем әйбәт кенә таушалган утыргычларга төште. Шалтыратучы шуларны “карават” дип атагандыр инде. Хөрмәтле шалтыратучы, анда караватлар юк, кереп карый аласыз. Хәзер кафеларда да шундый йомшак утыргычлар куела. Урындыклар сирәгәя бара.

Әлзирә Сафиуллина һәм Тамчы Абдуллина исемле ике кыз белән сөйләшәм. Алардан башка биредә җан иясе юк. Кызлар биредә пешекче дә, официант та дип аңладым. Берсе – июльдән, икенчесе август аеннан эшли икән.

– Безгә кальян тартырга һәм чәй, кофе эчәргә генә керәләр. Спиртлы эчемлекләр, хәтта сыра да юк. Роллы, пицца әзерлибез. Заказлар да кабул итәбез, пешереп өйгә илтәбез, сменалап ике пешекче эшли ,– ди Әлзирә.

– Ничәгә кадәр эшлисез? – дип сорыйм кызлардан.

– Көндезге 12дән төнге 12гә кадәр. Ял көннәрендә сәгать 1гә хәтле, – ди Әлзирә.

– Каршы йортта яшәүчеләр: “Бер көнне төнге 3тә ябылды”, – диләр. Шундый хәлләр дә буламы? – дим аларга.

– “Кальянный” вакытында ябыла. Залда беркем дә калмый. Кайчагында соңгарак калып хуҗалар үзләре утыра һәм без калабыз. Ләкин бернинди тавыш та булмый, – ди кызлар.

– Зал дигәннән, ул туламы? Аннан, мәктәп укучылары да килә дип әйтәләр...

– Мәктәп балаларын кертмибез, зал ял көннәрендә тула. Гадәттә, 8дән соң килә башлыйлар, – ди алар бертавыштын.

– Алайса, ни өчен халык зарлана соң?

– Бу сорауга җавап бирә алмыйм. “Кальянный”ның эшчәнлегендә бер начарлык та күрмим. Монда килеп, рәхәтләнеп ял итәләр, – ди кызларның берсе.
“Кальянный”ның хуҗалары – ике егет. Аның берсе – Нияз, икенчесе Рәмис исемле. Яшьләре 30га да җитмәгән. Ул көнне Нияз белән телефоннан гына аралаштык. Юлда иде. Рәмис минем белән очрашудан баш тартты дип аңладым. Югыйсә, кызлар аның белән элемтәгә кереп карады... Нияз исә минем әйткәннәремә гаҗәпләнде, аннан “мин урамдагы тәртипсезлек өчен җавап бирмим” диде. Шалтыратышырбыз, йә күрешербез дип трубканы куйдым. Әмма шуннан бирле Нияз телефонын сүндереп куйды. Бер караганда, нәрсә әйтсен инде ул?..
Кем гаепле?

Әйдәгез, хәзер “Кальянный” тирәсендәге хәлләргә аңлатма биреп карыйк. Егетләр “Кальянный” ачып закон бозмаган. Миндә шундый сорау туа: ник аларга бу бинаны арендага биргәннәр? Ахырын уйлап бетермәгәннәрме? Аңлыйм, андый зур бинаны буш тоту да район өчен отышлы түгелдер.

Өстәвенә, “Кальянный”да спиртлы эчемлекләр сатмыйлар. Егетләр моны яшьләрнең сәламәтлеген кайгыртып эшлидер дип уйламыйм. Спиртлы эчемлекләр сату өчен лицензия кирәк. Аның артыннан йөрү күп вакыт таләп итә, гомумән, бик тә мәшәкатьле эш. Ләкин “Кальянный” тирәсендә акырышалар-бакырышалар, сугышалар. Әлбәттә, аек кеше үзен болай тотмаячак. Димәк, эчәләр! Алар машинага чыгып эчеп керергә, салган килеш килергә, хәтта үзләре белән кыстырып алып килергә мөмкиннәр. Берәү дә аларны кергәндә өрдереп карамый һәм тентеми. Иманым камил, “Кальянный”дан бик күрсәтмәскә тырышып эчеп утырган кешеләрне куып чыгармыйлардыр. Клиентларны югалтырга юләр түгел бит алар!

Кыскасы, ничек кенә әйләндермә, барысы өчен дә “Кальянный” гаепле килеп чыга инде. Аларның килентлары урамда музыка акырта, акыра, сугыша, каршы йорттагыларның тынычлыгын ала. Димәк, кальян хуҗалары нәрсәнедер эшләп, оештырып бетерә алмаган. Мин бу хакта Арча районы администрациясенә, Башкарма комитетка хәбәр иттем. Хәзер ул тарафка башка күз белән карарлар дип ышанып калам.

Ә халыкка шуны әйтәм: “Кальянный”га килүчеләр тәртипсезләнә башлауга полиция чакыртыгыз. Бер чакыртыгыз, ике... Бәлки, тора-бара кальян тартучылар да монда тәртип икәнен, сугышсаң, полиция киләчәген белер, төн уртасында музыка да акыртмас. Гомумән, бу урынга полиция хезмәткәрләре дә игътибар бирсен иде.

Ләкин тагын бер әйтәсе килгән фикерем бар: теге кызыл кирпечле каршы йортта яшәүче белән килешәм мин. Төптән уйлап карасаң, “Кальянный”дан бигрәк, яшьләр үзләре гаепле бит. Әгәр дә кальян тарту урынын ябып куйсак, алар тартуларын, эчүләрен ташлаячакмы? Бүтән җиргә барып акырмаслар, эчмәсләрме? Авыр сорау...

Соңгы сүз

Без яшәгән җәмгыять көннән-көн үзгәрә бара. Ләкин яхшы якка түгел. Ничек тә халыкны агулау, юк итү өчен көрәш бара кебек миңа. Наркотиклар турында сөйләп арыдык. Эчүчеләр хакында әйтәсе дә юк. Ләкин алар берсе дә беркая китмәде, кимемәде дә. Үлгәннәрне исәпкә алмасаң, әлбәттә.

Инде хәзер “Кальянный”ларны мактыйлар. Күпләп ачалар! Тәмәкегә караганда әйбәтрәк, диләр. Ышанмагыз! Тегесендә дә, монысында да әллә ни аерма юк. Әле ул кальянның эченә ни саласың, нәрсә белән чистартасың бит. Аракы белән чистартыла торган кальяннар да бар...

Өстәвенә, аннан атнасына ничә кеше тарта? Аны соңыннан яхшылап юалармы? Чистарткан очракта бактерияләр үләме? Аңлавымча, су белән юу гына адәм баласын бактерияләрдән саклап кала алмый, махсус чистарткыч кулланырга тиешләр. Хәтәр авыру алуың бар дип әйтүем. Арча егетләре, сездә хәлләр ничек соң?

Инде “Кальянный” ачучы егетләргә, аларны ачарга рөхсәт биргән җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәм.

Барыбызның да балалар бар. Булмаса, Алла боерса, булырлар! Менә шул “Кальянный”лар аларны хуш исләре белән үзләренә тартып кертә дә йомшак тәме белән әсир итә. Аннан кулларына тәмәке алдыра, соңыннан наркотикларга юл салдыра. Шулай булгач, балаларыбызның сәламәтлеге, киләчәге кем кулында? Уянсак, уйлансак, тирә-яктагы хәлләргә күзләребезне ачып карасак иде. Әле соң түгел!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ