Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Апа, минем өчен борчылмагыз, тормышта үз юлымны табармын!”

3 Ноябрь 2017 845
Аксубай районы Яңа Ибрай (Чәтрән) авылына сәфәр чыктым. Урам буйлап барганда шушы авылда 40 ел рус теле укыткан (хәзер пенсиядә) Роза Вафинага (Вәлиуллина) юлыктым.
– Роза апа, пенсиягез күпме?

– 15 мең.

– Мәктәпне сагынасызмы?

– Бик!

– Тагын укытасыгыз киләме?

– Килә.

– Нишләп эшкә чыкмыйсыз?

– Хәзер үзләренә дә эш юк. Мин укытканда мәктәптә мең бала иде, хәзер йөз генә.

– Ник алай? Авылда эш юкмы?

– Яшьләр тугызны тәмамлагач, шәһәргә китә. Элек бишәр-алтышар бала табалар иде. Халык азайды.

– Укыту авыр булдымы?

– Авыр түгел, ата-ана, балалар алдында җаваплылык зур иде.

– Укытучы элек-электән авылда үрнәк булган. Сез үрнәк булдыгызмы?

– Әйе.

– Тәртипсез балалар белән уртак тел таба идегезме?

– Кешене орышып кына туры юлга кертеп булмый, аны яратырга кирәк. Баланың яралы урынын белергә кирәк. Нәрсә ярата, ни белән шөгыльләнергә тели... Балага каты бәрелергә ярамый.

– Авыр балалар бар идеме?

– Юк. Көчсезрәк укучылар бар иде. Бер укучы үзе булдыра, әмма әзерләнми. “Энем, син “4”легә, “5”легә укый аласың”, – дигәч: “Апа, минем өчен борчылмагыз, тормышта үз юлымны табармын!” – диде. “3”легә укып чыкты, хәзер авылда – эшмәкәр. Нинди генә өйләр салмады! Ә кайберәүләр “4”ле, “5”легә укып та тормышта үзләрен таба алмый, исереккә чыгалар.

– Укучы мәктәпкә килмәсә, нишли идегез?

– Бервакыт колхоз бәрәңгесен җыярга барабыз. Бер укучы бер көн килмәде... ике көн юк... Өенә киттем. Әтисенә: “Ник балагызны мәктәпкә җибәрмисез?” – дим. “Сеңлем, әйберләрен алып, бәрәңге җыярга киттек дип чыгып китә. Аннары кайта. Кайда йөри икән соң ул?” – ди. Әйберләрен тутыра да, ашарга ала да, иптәш малае белән лапас түбәсенә менеп 2гә хәтле ашап-эчеп, йоклап ята икән бу. Шушы хәлне белгәч: “Апа, иртәгә үк мәктәпкә барам, берсенә дә әйтмәгез”, – ди. Бу – сер. Укытучыда сер калырга тиеш. Укучыларга каты бәрелергә, мыскыл итәргә ярамый, аның белән алдыра алмыйсың. 14-15 яшьлек егетләр бит алар...

Яңа Ибрайдагы мәктәп укытучысы миндә соклану хисләре уятты. Укытучы нинди булырга тиеш? Дисәләр, шушы Роза апа кебек дияр идем. Хәлемнән килсә, мондый укытучыларны пенсиягә озатмас идем. Эшләсеннән дә эшләсеннәр иде алар... Ә үземнең мәктәп елларымны искә дә төшерәсем килми... Бу хакта бер сөйләрмен әле.
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ