Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җан тартмаса, кан тартмый

7 Ноябрь 2018 768
Туган-тумачаның мал-мөлкәт өчен бозылышуы, хәтта дошманлашуы да еш була торган хәл. Ләкин канкәрдәшләрнең шул сәбәпле бер-берсен үтерүе сирәк очрый. 2017 елның август аенда Чаллыда кылынган шундый явызлык кеше яллап башкарылуы, ягъни заказлы булуы белән дә үзенчәлекле.
Альбина иртәнге 9лар тирәсендә 10нчы катта яшәүче дусты Оксана янына килә. Кыңгырау шалтыраткач, эчтән эт өргән тавыш ишетелә, әмма җавап бирүче булмый, тартып карагач ишек ачылып китә дә хатын-кыз алдында коточкыч күренеш хасил була. Хуҗабикәне сәер рәвештә тезләнеп башы белән йөзтүбән идәнгә төртелгән һәм хәрәкәтсез килеш күрә ул һәм күршеләрне дәшеп тавыш куптара. Түбәнге катта торучы Р.Вахитов, коты алынган кыз сөйләгәннәрне тыңлап, тиешле хезмәтләргә хәбәр итә.
Шулай итеп 47 яшьлек Оксана Руд­никның мәете табыла. Аны буып үтерүләре ачыклана. Мәрхүмәнең каныда этил спирты булмый. Матурлык салонында маникюрчы булып эшләүче тәртипле хатын-кызның исерек низаг корбаны икәне һәм аның талау максатында үтерелүе турындагы фаразлар алдан ук читкә этәрелә. Чөнки аның күз уңаенда яткан бизәнү әйберләре, акчасына кагылмаганнар, өйдә тәртип бозылмаган, хәтта көрәш-бәрелеш булуын күрсәтүче дәлилләр дә юк.

*****

Аның каравы, Оксананың 41 яшьлек энесе Ростислав Рудник Ильинскийдан шикләнердәй “дәлилләр” китерә, өстәвенә, апасы әнисе кебек күргән өлкән яшьтәге Галина ханымның үтерүгә катнашы булу мөмкинлеген дә әйтә, соңгысында Оксана фатирының ачкычлары булуны сәбәп итә. Әмма боларга әллә ни игътибар бирелми. Чөнки ул чакта Ростиславның үзенең дә өстендә болытлар куера. Эш шунда ки, шаһитлар ике кешене үтерүдә катнашкан өчен утырып кайткан бу бәндәнең апасын эзәрлекләве, үтерү белән янавы, хәтта кыйнавы турында әйтеп торалар. Әмма үз апасын җирләгәндә дә бернинди борчылусыз битараф һәм горур кыяфәттә йөргән Ростислав Рудникның 11-12 августта “Деймос” шәхси саклау оешмасында эштә, хезмәттәшләре арасында булуын исәпкә алмыйча булмый.
Шунысы да бар, фаҗига булган йортка куелган видеокүзәтү язмаларында Р.Рудник күренми. Ләкин камерага, чынлыкта, җинаятьне ачу мөмкинлеге биргән икенче берәү эләгә.

*****

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 8нче ноябрьдә чыгачак 44нче саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Наил Вахитов

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ