Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Алтын тавышка – алтын “Акчарлак” 2018, икенче тур

13 Ноябрь 2018 734
Авыр, дибез тормышны. Телебездән зар төшми. Белем алу да, дәвалану да түләүле. Бар нәрсәгә бәяләр үсә, салымнар арта. Хезмәт хакы гына мәрткә киткән төсле, бернигә карамый. “Ыстабильно” түбән! Үзебез усал, күршебез тагын да яман. Җитмәсә, ачу чыгарып кемдер рәхәткә коенып ята! Бер уйласаң, куанырлык, сөенерлек сәбәп тә юк. Ә халык җырлап, юанычын табып, булганына шөкер итеп яшәвен дәвам итә бит! Менә шуңа сокланып йөрүем бу арада.
“Алтын тавышка – алтын “Акчарлак” бәйгесенең катнашучылары белән танышуым икенче турда гына булса да, күңелемә кереп калырдай кешеләр байтак булды. Ягымлы апа-абыйлар белән аралашуым һәркайсына шалтыратып, икенче турга үткәннәре белән котлаудан, зона буенча бүленгән сайлап алу турына Казанга, Арчага, Чаллыга чакырудан башланды. Телефон номерлары булмаганнар өчен ничек борчылганнарым үзем генә беләм. Коллектив белән аларны дөнья бетереп эзләү дисезме, төрле юллар белән юллау дисезме?! Мәхшәр! Ләкин рәхәт мәшәкать.

Бар да әзер, көне җитте дигәч кенә, истәлекле символик бүләксез җибәрүдән кыенсындык. Югыйсә пакетлар, грамоталар каралган иде инде. Ә шулай да күңелдә ниндидер ризасызлык. Зурлыйсы килә. Безнең бит “Алтын Акчарлак” финалистларга гына каралган. Ә икенче турда катнашкан 58 кешебезгә нинди истәлек? Җыелышта дәррәү кубып бүләк турында уйлый башладык. Андагы кайнар бәхәсләрне күрсәгез. Башка килгән һәр идеяны да тормышка ашырырга вакыты да юк бит аның! Көне җиткән!

Киңәшә торгач, бәйге исеме язылган сувенир фарфор тәлинкә ясатырга булдык. Кич. Караңгы төн дисәң дә була. Бу идеяне тормышка ашырырдай кеше эзләргә йөгердек. Әйтүе генә ансат! Аның дизайнын булдырырга кирәк алдан, шул арада тәлинкәгә төшерүчесен табарга, заказны кыска вакыт эчендә генә эшләргә ризалык алырга! Әле бит бу чарадан тыш коллективның үз эше бар!

Менә шулай, тынгысызланып, яна-пешә дисәк тә була, әзерләндек. Шөкер, яхшы ният белән алынган эштә ярдәмләшердәй уңай кешеләр табыла, Аллаһы Тәгалә дә ярдәменнән ташламый. Булмастай эшләр эшләнеп, куелган максатка ирешәсең.
Ә күңелдә һаман катнашучылар. Элемтә чыбыгының теге башыннан “киләбез, киләбез исән булсак!” дигәннәргә сөенү, төрле сәбәпләр аркасында килә алмаганнар өчен борчылу. Берсе авырган, икенчесенә оныгын тоттырып киткәннәр. 95 яшьтәге Фатыйма апаның хәлен белешеп торулар. “Башы авыртып, рәте китеп тора әле. Миләш сорап керттерде...” – ди кызы. Оныгы да гел элемтәдә. Эльмира Флүн “Кая соң ул апа?” дип беренче ноябрьдә Казанда сорый башлады инде. “Унбере генә килә әле, Чаллыга”, – дибез. Телдән төшмиләр, төшкә керәләр.

Килми калучыларыбыз да булды, кызганычка каршы. Бик матур тавышлы бер парыбыз көне җиткәч кенә хастаханәгә эләккән, ире авырып киткән. Тагын башка сәбәпләр, башка мәшәкатьләр. Язмыш микән... Кем эшеннән китә алмаган, кем ерак тора, кемгә хәбәр соң килде. Югыйсә газетабызда язып чыгардык. Зоналарга бүлеп, исемлек белән бирдек бит. Шул хәбәрне сайтыбызга, вконтакте урнаштырдык. Ни хәл итәсең... Кызганыч әлбәттә.

Һәм ниһаять, бар да үтеп китте. Казанда “Туган авылым” ресторан комплексында, Арчада “Мәдәният йортында”, Яр Чаллыда “Каймак” ресторанында конкурсантларыбыз белән күрешеп, якыннан таныштык. Үз гомерендә кем булып кына эшләмәгән бу моң ияләре! Һәркайсы турында рәхәтләнеп китап язарлык. Үзләре шундый ачыклар, эчкерсез, ягымлылар. Менә кая икән бит кешелеклелек, җылы мөнәсәбәтләр чыганагы. Җырлы-моңлы ихлас авыл халкында, ипле апа-абыйларыбызда! Сагынырмын да инде үзләрен. Аерып берсен дә язмыйм, ялгыш башкаларны үпкәләтүдән куркам. Күз алдында торалар инде былбылларыбыз, моңлы тавышлары да китмәс күңелдән. “Алтын тавышка – алтын “Акчарлак” бәйгесе халкыбыз белән горурлык хисен тагын да арттырды.

Жюрида Габделфәт Сафин, Рузилә Сафина, Рөстәм Закиров, Мөнирә Сафина, Румия Сәйфуллина булды. Аларга билге куюы, җиңүчеләрне сайлавы җиңел булмагандыр дип уйлыйм. Төрле зонада төрле составта тыңласалар да конкурсантларны, жюри әгъзаларның һәркайсының фикере исәпкә алынып, ноябрь азакларына финалга чыгучылар исемлеге билгеле булачак. Ул исемлекне, әлбәттә, “Акчарлак” газетасы битләрендә бастырып, сайтыбызга, инстаграмга чыгарачакбыз. Шуңа күрә безне укып, социаль челтәрләрдәге аккаунтларыбызны күзәтеп барыгыз.

Бәйгедә төшерелгән фото, видео материаллар да шулай ук сайтыбызда һәм “вконтакте”дагы рәсми төркемебездә урын алачак. Кереп карагыз, дуслар. Бәлки танышларыгызны, якыннарыгызны күреп куанырсыз, үзегезнең фотоларны табарсыз. Кем белә?!

12нче гыйнварда “Кәрим Тинчурин” театры сәхнәсендә финалистларны алкышлыйсыбыз бар, Аллаһы боерса. Катнашучыларның һәркайсын күрәсе килсә дә әлеге чарада, бәйге шартлары буенча финалга егермеләп кенә кеше узачак. Барысына да уңышлар теләп, катнашучылар өчен җан атып калабыз. Ә калганын безнең таләпчән һәм гадел жюри хәл итәчәк!


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ