Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Алтын тавышка - алтын "Акчарлак"!

6 Январь 2018 2183
Бездә кабат зур кастинг! Алтын тавышка - алтын "Акчарлак"!
Газетабызны даими укып баручылар хәтерлидер, 2015 елда “Акчарлак”ның 15 яшьлек юбилее уңаеннан, “Алтын тавышка – алтын “Акчарлак” дигән кастинг игълан иткән идек. Ул вакытта бер-ике ай эчендә 200дән артык җыр алдык. Габделфәт Сафин һәрберсен тыңлап, икенче һәм өченче тур җиңүчеләрен билгеләде. Кастингның төп финал өлеше Казанның “Алтын җиләк” дигән кафесында узды. Без ул көнне дә елмаеп искә алабыз, матур хатирәләр күңел сандыгында яши. Катнашучыларның шат, канәгать йөзе, әйткән рәхмәт сүзләре дә күз алдыбызда тора. Шушы бәйге белән күпме кешене бәхетле иттек, тормышларына ямь өстәдек дип шатланабыз.

Кастингның урта һәм өлкән буын арасында уздырылуы аерым игътибарга лаек. Чөнки адәм баласының көмеш чорына якынлашканда, үткәндә “Эх” дип әйтерлек мизгелләре дә булуы ачыклана. Мисал өчен, көчле тавыш ияләре “сәхнәләргә чыга алмадым инде” дип уфтана башлый. Әлеге кастинг нәкъ менә шундыйлар өчен мөмкинлек кыры булды.

Әлеге конкурсның төп үзенчәлеге – кастингта 40 яшьтән 100 яшькәчә һәркем үз көчен сыный алачак (узганында катнашучылар да, төп җиңүчедән кала, яңадан җырларын җибәрә ала).

Кастингның шартлары:

Үзегез яраткан җырны тере тавыш белән башкарып, безгә җибәрергә кирәк. Җырның сыйфаты мөһим түгел. Ул телефон диктофонына да яздырылырга мөмкин. Ләкин башкару осталыгына зур басым ясалачак! Килгән җырларны гадәттәгечә Габделфәт Сафин тыңлый. Күңелне айкаган көчле тавыш ияләрен 2нче тур көтә. Аларның барысын да Казанга дәшәчәкбез. Җыр бәйрәменең үткәрелү урыны турында “Акчарлак”ның алдагы саннарында төгәлрәк язарбыз.

Игътибар!

Абсолют җиңүче – берәү генә! Бүләккә – чын алтыннан ясалган “Акчарлак” сыны! Алай гына түгел, әлеге “артист” Г.Сафинның Казан концертларында җырлау бәхетенә ия булачак. Сүз уңаеннан, узган кастингта җиңү яулаган Фирдәвес Шиһапованы (Яшел Үзән, Бишнә) Габделфәт Сафинның быелгы Казан концертларында күрә аласыз.

Шулай ук икенче турга узучылар да бүләксез калмаячак.

Җырларны 1 январьдан – 30 мартка кадәр altin-akcharlak2018@mail.ru адресына кабул итәбез. Шулай ук инстаграмда исем-фамилиягезне, яшегезне, туган җирегезне күрсәтеп, #алтынакчарлак2018 хештегы астында (@akcharlak_official аккаунтын да билгеләгез) видео итеп тә урнаштыра аласыз.
Рубрика: Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2018 16:14 1680
28 Июнь 2018 15:14 1563
ӨСКӘ