Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Алсу Сөнгәтуллина (Фәридә-Алсу) кыяр тозлау серләренә өйрәтә (ВИДЕО)

8 Август 2017 1596
Фәридә-Алсу дуэты солисткасы Алсу Сөнгәтуллина кышка әзерләнә. Үзенең "Инстаграм" битендә ул кыяр тозлавын видеога төшереп куйган. Сез дә карагыз әле, бәлки җырчының рецепты сезнең дә күңелләргә хуш килер.


"Рассол өчен: 1,5 литр суга 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз. Бер тапкыр кайнатып, кайнар килеш банкаларга агызабыз. Бераздан шул рассолны кире кәстрүлгә бушатып, яңадан кайнатып банкаларга салабыз. Икенче тапкыр рассол салыр алдыннан банкага лимон кислота өстибез (3 литрлы банкага - 1 чәй калагы). Тәмләткечләр турында да онытмыйбыз! Башта банка төбенә сарымсак, түгәрәк кара борыч, канәфер, укроп, лавр яфрагы салабыз. Аннан соң банкага кыярларны тутырабыз һәм өстенә рассол агызабыз".


 Нәтиҗәсен дә күрсәтәбез:


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ