Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Аллаһтан вахи килде дип әйтүчеләр – чын шарлатаннар”

3 Декабрь 2018 322
Әңгәмәләребездә бик еш “вахи килү” дигән төшенчәне телгә алабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) дә төрлечә вахи килүен беләбез. Бу нинди халәт? Әлеге сорауны сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныска бирдек.
– Пәйгамбәрләргә генә вахи килгәнме, мондый хәл гади кеше белән дә күзәтелергә мөмкинме?

– Коръәни Кәримдә вахи килү фигыле төрле урында кулланыла. Аллаһы Тәгалә: “Без Мусаның әнисенә “аны имез, тормышы өчен курыксаң (Фиргавен бөтен ир балаларны үтерә иде), кабыкка салып, Нил елгасыннан агыз”, дип вахи кылдык”, – ди. Гәрчә Мусаның әнисе пәйгамбәр булмаса да. Гомумән, хатын-кыз расүл була алмый. “Умарта корты” сүрәсендә дә Аллаһы Тәгалә: “Без ана кортка үзеңә яшәргә урынны тау­ларда, урманнарда һәм кеше ясаган ояларда сайла дип вахи иңдердек”, – дип әйтә. Умарта корты да пәйгамбәр була алмый һәм монда Аллаһы Тәгалә шулай ук вахи төшенчәсен иңдерә. Галимнәр, әлеге аятьләрне өйрәнгәч, шундый фикергә килә: умарта кортына һәм хайваннарга вахи килү ул – Аллаһы Тәгалә аларга салган инстинкт. Ягъни Раббыбыз бу җан ияләренә “установка” куйган. Әйтик, күгәрчен агачка кунмый, селәүсен (рысь) мәчегә охшаса да, кеше янында яши алмый. Ә менә Мусаның (г.с.) әнисенә вахи иңдердек диюне “илһам бирдек” дип аңларга кирәк, ягъни Аллаһ тарафыннан кешенең күңеленә фикер салына. Гади кешегә бу илһамны, Раббыбызның рәхмәте белән, фәрештәләр сала. Галимнәр бит баш мие фикер җитештерми, ди. Аны йә фәрештә, йә шайтан җиткерә. Адәми шайтаннан килүе дә ихтимал. Ләкин хакыйкатьтәге вахи була алмыйлар. Вахи фәкать пәйгамбәрләргә генә бирелә.

– Пәйгамбәребезгә нинди рәвешләрдә вахи килгән?

– Иң элек ап-ачык төш кебек килгән. Тик бу вакытта Коръән иңми әле, ә бу хәл аны пәйгамбәрлеккә әзерләү булган. Соңрак, тау куышлыгында утырганда, Җәбраил фәрештә, үз кыяфәтендә килеп, Коръәни Кәримнең беренче аятьләрен иңдерә. Ул кеше кыяфәтендә килеп тә Аллаһы Тәгаләдән вахи әйтә. Өченче төрле вахи Расүлебез күккә күтәрелгән төндә Раббыбыз белән турыдан-туры сөйләшкәндә була. Анда шулай ук бик күп аятьләр иңә. Дүртенчесе – Пәйгамбәребез әйтүенчә иң авыры да шушысы – Аллаһы Тәгаләнең аңа турыдан-туры вахи иңдерүе. Бу вакытта башы кыңгырау кебек зыңлый, үзе тирләп-пешеп чыга, калтырый. Мондый халәттә вахи килгәнен янындагы кешеләр дә аңлаган.

– Миңа Аллаһыдан мәгълүмат килә, Аның белән сөйләшәм дип әйтүчеләр бар бит. Алар ялганлыймы?

– Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәм дип әйтүчеләрнең сүзләре – җен эше. Әйе, фәрештәләр адәм баласының күңеленә хәерле фикер салырга мөмкин. Әмма вахи башка берәүгә дә килми. Мөхәммәд – соңгы пәйгамбәр, мөһере дә бар иде. Кем нинди генә авылда яшәмәсен, үзен ничек кенә изгегә санамасын, Аллаһтан вахи килде дип әйтүчеләр – чын шарлатаннар.

– Дәвалау көчем, сәләтем Аллаһтан килә дип әйтүчеләргә дә ышанмаскамы?

– Аның нәрсә икәнен ул үзе дә белми. Ә инде мөселман кешесе “миңа вахи килде” дип сөйләп йөри икән, ул надан дигән сүз, ягъни вахинең нәрсә икәнен дә белми. Белеп, ялганласа, шул рәвешле үзенә ышандырасы, күбрәк акча эшлисе килсә, икеләтә гөнаһ кыла һәм аңа һичничек ышанырга ярамый. Аны йә җеннәр, йә шайтаннар котырта. Бигрәк тә адәм балаларына җеннәр якын тора.

– Ә бит күпләргә әлеге кешеләрнең шифасы тия?

– Җеннәрнең дә иманлылары һәм имансызлары бар. Иманлылары безне дингә тарта, намаз вакыты җиткәндә тавыш ишеттереп йокыдан уята, төштә дога да өйрәтергә мөмкиннәр. Имансыз җеннәр инде юлдан яздырырга азаплана.

– Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләне кемнәр күрәчәк?

– Моңа лаеклы кешеләр.

– Төрле гадәттән тыш хәлдә калганда, әйтик, томанда адашканда, яктылык күрдем яки тавыш ишеттем, шулай чыгу юлын таптым дип әйтүчеләр бар. Бу нинди хәл?

– Тавыш ишетелү дә, башкасы да – җеннәрдән. Фани дөньяда фәрештәләрне дә күрмибез. Гомумән, алар үз кыяфәтләрендә берәүгә дә күренми. Башка килбәттә килсәләр дә аера алмыйбыз. Бервакыт берәү: “Каршымда бер бабай пәйда булды да, аннары юкка чыкты”, – дип сөйләде. Бәлки ул Хозер Ильястыр? Шуңа да андый мәсьә­ләләрдә авызны үлчәп ачу зарур. Ялгышсак, хата җибәрсәк, Аллаһы Тәгалә турында ялганлаган саналабыз. Бигрәк тә Аны ишеттек дисәк, Ул булуын ничек дәлиллибез? Коръәни Кәримдә: “Ширектән дә зур гөнаһ бар”, – диелә. Беләбез, ширек потка табыну дигәнне аңлата. Моннан да зуррак гөнаһ – Аллаһы Тәгалә турында белмичә сүз сөйләп йөрү. Урманга барып, агачка табынып кайттың икән, бу сиңа гына мәгълүм. Әгәр кешеләргә “миңа Аллаһы Тәгалә әйтә” дисәң, халыкны ялгыш юлга кертәсең, адаштырасың һәм бу – ширектән дә зуррак гөнаһ. Шул рәвешле кешеләргә тиешсез мәгълүмат җиткерәсең, аларны диннән тайпылдырасың.

– Ниндидер хәбәрне Аллаһы Тәгалә төш аша җибәрергә мөмкин икән, димәк, Аның белән адәм баласы арасында элемтә бар дигән сүзме?

– Төш – хак һәм ул дөрес икән, пәй­гамбәрлекнең 1/46 өлеше, диләр. Аллаһыдан бирелгән төшне адәм баласы ап-ачык итеп күрә, ул юрамыйча да аңлашыла. Фәрештәләрдән килгән төшләрне юрарга кирәк. Шайтаннан килгәне – куркыныч төшләр.

– Кемдәдер сиземләү, тоемлау хисе көчле, алдан күрә беләләр. Бу сыйфатны да Аллаһы Тәгалә саламы?

– Безнең яныбызда дүрт фә­рештә бар. Икесе эш-гамәлләрне язып бара һәм тагын икесе алдан-арттан саклап йөриләр, сакчы фәрештәләр. Менә алар адәм баласының күңеленә сизү хисе салырга мөмкин, ягъни хис аша “уяу бул”, дип кисәтәләр.

– Сиземләү хисен ничек аерырга?

– Иң авыр мәсьәлә бу. Хиснең фәрештәдәнме, шайтаннанмы икәнен белмисең. Әмма безнең бер корал бар – истихара намазы. Икеләнгәндә, фикер чуалганда, Аллаһка ялварсаң, Ул күңелгә дөрес чыгу юлын салмый калмый. Без түгел, хәтта Пәйгамбәребез дә икеләнгән, ул да истихара намазы укыган. Ул ике рәкәгатьтән тора һәм аны һәрвакыт укырга кирәк.

– Әлеге намаздан соң Аллаһы Тәгалә безгә турыдан-туры уй саламы?

– Намаз укыгач, вахи түгел, илһам килә. Шуны да белегез: кеше үзенең күңелен пакьләп, тормышын хәерле юлдан алып бара, гыйбадәт кыла икән, сакчы фәрештәләр шайтанның вәсвәсәсен якын китерми. Калебне пакьләмәсәң, нинди генә хәерсез уй-фикер керми башка. Иманыңны яңартсаң, гамәлләреңне төзәтсәң исә күңелдәге тискәре уйлар, хисләр чыгып китә.

– Кайчак башта мең төрле уй була, җан бәргәләнә, нишләргә белмисең, эч поша, тынычлык югала. Андый чакта хаталар ясаудан саклану өчен нишләргә?

– Коръәни Кәримдә: “Аллаһы Тәга­ләне искә төшергәч кенә җаннары­гыз тынычланыр”, – диелә. Үзем шәхсән, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укыйм да, тизрәк Коръән укырга утырам. Кайда туктаганмын, шуннан дәвам итәм. Дүрт-биш бит укыгач, җанга җылы керә, рәхәтлек иңә башлый. “Коръән укымаган кешенең җаны нинди хәлдә икән?” – дип гаҗәпләнәм. Башкача тормыштан тәм табу мөмкин түгел бит! Эч пошканда велосипедка утырып чыгып киткәнем дә, Зәңгәр күлгә чумганым да бар, әмма Коръән укыгандагы кебек рәхәтлек бер җирдә дә юк. Чөнки безнең калебкә зекер кирәк. Җанны онытып, тән һәм акыл белән шөгыльләнәбез икән, кирәк кадәр тәрбия алмыйбыз. Хәзер күпләр спорт залына, спа-салон, бассейнга йөреп, тәнен карый. Кемдер күп укый, нидер өйрәнә, акылын эшләтә, белем туплый. Ә иң мөһиме – җан тәрбиясе иң артка кала. Иртән торгач, дога кыласың, намазыңны үтисең, зарядка ясыйсың, Коръән укыйсың, аннары инде иртәнге ашны ашап, Аллага тапшырып, эшеңә чыгып китәсең икән, көн дәвамында кирәкле барлык әйберне алдың дигән сүз. Җаның да тыныч, тәнең дә сихәтле! Ислам дине һәрнәрсәгә комплекслы карарга өйрәтә.

– Күптән түгел бер хатын: “Мәк­тәп­тән соң укырга керә алсам, намазга басар идем дип үземә сүз бирдем. Укырга кердем. Хәзер менә ничә еллар инде көн дә гыйбадәт үтим”, – дип сөйләде. Намазны нәзер әйткән өчен уку дөресме? Ниятне дөресләмәсәң, әҗере буламы?

– Нәзердән арынып, һәр намазны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип уку хәерле булыр.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1679
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ