Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Альфонс

6 Декабрь 2018 401
Габдерәхимнең куен дәфтәреннән

Чалт аяз көнне “Татмедиа”­ның ишек төбендә кәнәфигә чүмәшеп кергән-чыккан ке­шеләрне күзәтеп утырам.

Көтмәгәндә “Сөембикә” журналында эшләүче ике ханым банкомат янына килеп, акча ала башладылар.

Берсен таныдым: сөйкемле журналист Мәдинә Авзалова ич бу!

Ул акчасын алгач саный башлады, ниһаять, чутлап бетерде.

Мин уенын-чынын бергә кушып сүз башладым: “Мәдинә ханым, шул акчалар арасыннан миңа да өлеш чыгара алмассызмы икән?”

Минем бу сүзләремне “Татарстан яшьләре”нең данлык­лы журналисты Атлас Гафиятов тыңлап торган икән, ул: “Кем инде хатын-кыздан акча сорый, син үзең аларга бирергә тиеш!” – дип тирги башлады.

Күрәм, Мәдинә Авзалова өмет тулы күзләре белән миңа карап тора.

Мин исә алдын-артын уйлап тормыйча гына: “Ә мин альфонс шул”, – дидем дә куйдым (Безнеңчә әйткәндә, альфонс – хатын акчасына яшәүче ир-егет була).

Шул сүзләрне ишеткәч, Мәдинә Авзалованың кыйгач кашлары җимерелде һәм ул ачу белән “Эх!” – диде дә пыр тузып чыгып китте.

Мин тинтәк кебек утырып калдым. Альфонс­ларны берәү дә яратмый шул...


Архивтан. "Акчарлак" газетасының 2014 елгы 27 ноябрь саныннан.
27.11.2014 №48
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1390
ӨСКӘ