Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

АКШ-Корея янашулары артында ни ята?

5 Сентябрь 2017 272
Соңгы көннәрдә дөнья җәмәгатьчелеге АКШ һәм Төньяк Корея арасында бара торган кискен каршылыклар уңаеннан борчылып яши. Көн саен, хәтта кайчакларда көнгә берничә тапкыр илләр үзара бер-берсенә һөҗүм итү белән яныйлар.
Бу юллар язылганда гына да мәгълүмат чаралары Төньяк Кореяның водород бомбасын сынавы, сынау нәтиҗәсендә кузгалган җир тетрәүнең Владивостокка кадәр килеп җитүе турында хәбәр иттеләр. Вашингтонда, билгеле, җавапсыз калмадылар: Төньяк Кореяның күпләп юк итү коралын камилләштерүе һәм аны Америкага илтеп җиткерерлек ракеталар эшләвенә җавап итеп, Кытай һәм Россия чигендәге бу илгә атом-төш һөҗүме ясарга әзер торулары турында игълан тараттылар.

Дөньяның беренче санлы державасы белән икътисади яктан хәерчелек дәрәҗәсендә артта калган һәм хәрби куәте дә чамалы булган ил нәрсә бүлешә? Америкага Төньяк Кореядан ни кирәк? Аның табигый байлыкларымы?

Язманы тулысынча 7 сентябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 35 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Булат Хаков

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ