Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Акчарлак”ка!

10 Ноябрь 2018 400
"Пенсия такмаклары" конкурсында җиңү яулаган Люция апа безгә багышлап бик матур шигырь язып җибәргән!
Сувенир алдым бүләккә,
Ул – бик матур самавыр.
Самавырның эчләрендә
Хуш исле чәе дә бар.

“Акчарлак”ка, Габделфәткә,
Хезмәткәрләргә рәхмәт!
Аз гына ихтирамнан да
Күңелгә тула ләззәт.

Дүрт күз белән көтеп алам
Пәнҗешәмбе җиткәнне.
“Акчарлак” ул каян белсен
Минем өзелеп көткәнне?

Иделнең үз акчарлагы,
Безнең гәҗит – “Акчарлак”!
Аңа әйтәсе сүзләрне
Утырам менә барлап.

Бәясе дә кыйммәт түгел,
Язылыйк “Акчарлак”ка!
Гәҗиттәге хәбәр сүзе
Бары тик яхшылыкка!

Күңел түзми, укый башлыйм
Өйгә кереп җиткәнче.
Ходай кушса, “Акчарлак”тан
Аерылмамын үлгәнче!

Люция Гарифуллина.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ