Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Акча юдыруга каршы көрәш

18 Июль 2017 495
2011 елда “Болгар Банк” аша бер мөселман структурасына акча күчердем. Шарт шундый иде: акча процент капиталына (рибага) катнашмаска тиеш, мөселманнар аны файдаланганнан соң, табыш булса, табышның миңа тиешле өлеше белән акчаны кайтарып бирәләр. “Болгар Банк”ның бу эшкә катнашы – арадашчы булу гына. Акчамны табышы белән бергә кайтарып алдым. Табыш урынына бөлгенлек булып, акчалар янса да, дәгъва белдерә алмаячак идем, чөнки исламда хәвеф инвесторлар арасында тигез бүленә: табыш аласың икән, шөкер итәсең, югалтасың икән, үпкәләмисең.
Акчаны кайтарып алганда, мин йөз процент биреп бетерүләрен таләп иттем, бер тиен дә банк хисабында калырга тиеш түгел иде. Әмма рибачылар минем күпмедер сум акчамны кысып калганнар, миңа ачылган хисап ябылмаган икән. Мин бу хакта хәбәрдәр түгел, тик “Болгар Банк” кына ел саен май аенда почта аша миңа бер кочак кәгазьләр белән хат юллый. Акча юдыруга, экстремизмны финанслауга каршы көрәш максатыннан миннән мәгълүматлар сорый. Мин, билгеле инде, җавап бирмим, чөнки “Болгар Банк”ка бер катнашым да юк, юдыра торган акчаларым да юк. Бөтен булганы эшләп тапкан мал гына, ул чиста, юып мәшәкатьләнергә кирәкми.
  
“Болгар Банк” түнтәрелгәч, болар моннан соң инде мине хатлар белән борчымаслар дип уйладым. Әмма ялгышканмын икән: “Болгар Банк”ның соңгы салюты урынына миңа зур бер конвертка салынган хат Мәскәүдән, Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгыннан (АСВ) килеп төште. Мәскәүлеләр минем акчаны яклау эшенә алынганнар икән. Җәмгысы 85 сум акча янган, шуларны кайтарып алу өчен гариза язарга тәкъдим итәләр. Кычкырып көлдем дә хатны чүплеккә ташладым, чөнки ул акча артыннан йөри башласаң, ун тапкыр күбрәк акча сарыф итәргә туры киләчәк, югалган вакытны да исәпкә алсаң, бөтенләй ул эшкә борылып та карарлык түгел.
Әмма бу тарихта мине сокландырган һәм гаҗәпләндергән бер нәрсә бар: банк хисапларындагы акчалар нык күзәтү астында, бер тиен дә югалмый, һәр сумның иясе билгеле. Хаос юк, банк механизмы сәгать шикелле төгәл эшли. Банк хисабы аша шикле операцияләр башкару, террорчыларга акча күчерү, экстремизмны финанслау бөтенләй мөмкин түгел. Сирия сугышы башлангач, шундый бер ыгы-зыгы булып алды: интернетта авыр хәлдә калган сириялеләр файдасына банк карталары аша акча җыю игълан иттеләр. Шәфкатьле җаннар шунда кайсы йөз сум, кайсы өч йөз сум акча күчергәннәр һәм … Росиянең финанс разведкасы озак та тормый аларның (акча күчерүчеләрнең) исемлеген игълан итте! Исем-фамилияң билгеле, син террорчыларны финанслаучы буларак күзәтү астына алынгансың! Менә бит бездә акча агымнары нинди көчле контороль астында.

Акча юдыруга, экстремизм һәм террорны финанслауга каршы кабул ителгән махсус закон бар. Бу закон буенча син 600 мең сумнан артыграк хәләл акчаңны банкка салсаң да, кире кайтарып алганда, шик астына эләгәсең. Кайбер банклар моны депозитларны чөю өчен файдалана, син белешмәләр юллап, аларны китереп биргәнче, акчаларны басып торалар. Ә инде акчаның хәләл икәнен исбатлый алмасаң, депозитың белән бәхилләшүең дә ихтимал.

Бу кадәр катгыйлык миңа аңлашыла. Россия караклык, коррупция сазлыгына тәмам батты, хәләл булмаган миллионнар һәм миллиардлар банк хисапларында күчеп йөри һәм… чит илләрдәге офшорларга чыгып кача. Шуңа күрә банк хисаплары энә күзеннән үткәрелергә тиеш.
Тик бер нәрсә аңлашылмый: йөз сумны күчергәндә, “һап” итеп кенә эләктереп алган финанс разведкасы йөз миллиардларны юдырганда ничек йоклап кала, берни дә күрми? Монда бит инде күзеңне нык итеп йомып йокласаң да, юдыру гына түгел, агызылган акчаларның шаулы тавышына уянмый калу мөмкин түгел!

Соңгы көннәрдә “Внешпромбанк” президенты Лариса Маркуска бәйле акча махинацияләре мәгълүмат кырын шаулата: Лариса ханым 114 млрд сум акча урлаган икән. Бу – зур бер төбәк бюджетның керемнәре күләмендәге сумма. Татарстан бюджетының, әйтик, быелгы кремнәре 186 миллиард сум тирәсе булыр дип көтелә. Кайбер ваграк төбәкләр 114 миллиард сумны бюджетка туплау өчен берничә ел көчәнә. Шулкадәр акчаны нәзек сыйраклы бер ханым үзенең әшнәләре белән берлектә җай гына үз кесәсенә салып куйсын әле! Финанс разведкасы кая караган? Үзәк Банк ник йоклаган? ФСБ үзенең ипиен ник эшәп ашамый?...

Марий Элның элекке президенты Леонид Маркелов өеннән кыйммәтле картиналар һәм башка үтә сирәк антиквариат тапканнар. Хәзинәләрнең гомуми бәясе берничә дистә миллион еврога җитә! Гомумән, югары катлам урлаган картиналар һәм экспонатларның инде фаш ителгәннәреннән генә дә яңа бер Эрмитаж һәм Третьяков галериясе ачарлык!

Акчаларны юдыруга каршы закон мескен авыл батракларына, шәһәр пролетарийларына каршы гына кабул ителгәнме икән әллә? Валютасын йөк машинасы белән ташырлык акча ияләре бу кануннардан өстен микәнни? Сорауларның менә шундыйлары тынгылык бирми йөдәтә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
2 Сентябрь 2017 12:28 2355
ӨСКӘ