Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Акча ул – шайтанның кармагы”

28 Декабрь 2017 641
Чистай районы Мөслим авылында өйлә намазы вакытында мәчеткә килеп кердем. Мәчет эче буп-буш, Әнәс хәзрәтне генә туры китерә алдым.
– Хәзрәт, өйлә намазы җитте. Халык кайда?

– Эштә инде... Ни дисәң дә, безнең колхоз бар бит. Менә, ике кешебез килергә тиеш, шуларны көтеп торабыз. Өйлә намазына болай 5-6 кеше йөри...

– Картлар йөриме?

– Безнең авылда яшьләр йөрергә тырыша. Җомгага картлар да килә, барлыгы 15-20 кеше җыелабыз. Аның кадәр кеше безнең авыл өчен күп инде ул. Элек 5-6 гына кеше йөри иде.

– Авылыгызда ничә хуҗалык?

– 600 кеше яши, 140 тирәсе хуҗалык дип беләм.

– Мәчетегез сөбханалла! Кыш көне дә җылымы?

– Газ белән җылытабыз. Мәчетләребез бик уңайлы. Чаллыдан Илдар Массаров исемле спонсорыбыз бар. Ул бик ярдәм итә. Илдар – безнең авыл егете. Үзе ай саен булмаса да, ярты елга бер кайтып, хәлләребезне сорашып, булышып тора. Өч ел элек аның ярдәме белән шушы мәчетне аякка бастырып, эшләтеп җибәрдек. Мәдрәсәбез дә бар.

– Мәдрәсә дә бармыни авылыгызда? Кайсы җирдә ул?

– Шушы ук мәчеттә. Мөхтәсиб тарафыннан безгә Чистайдан укытучылар бирәләр.

– Балалар йөриме соң? “Быел беренче сыйныфка ике генә бала килде”, диделәр бит...

– Былтыр монда 20гә якын шәкерт укыды. Хөкүмәткә рәхмәт, администрация тарафыннан бик яхшы остазлар җибәрәләр.

– Үзегез элек кайда эшләдегез? Кулларыгызга карап торам, сез колхозда эшләгәнсез бугай?

– Әйе, армиядән кайткач, авылыбызда электрик булып йөрдем.

– Мин сезне балта остасы дип уйлаган идем...

– Балталар кулдан төшмәде инде ул... Инде 6-7 ел Аллаһының рәхмәте белән шушы мәхәлләдә имам булып торам.

– Имам булырга нәрсә этәрде?

– Ничек дип әйтергә дә белмим... Аны Аллаһы Тәгалә үзе генә белә инде. Шулай күңелгә салгандыр. Имам булганчы мәчеткә йөрүче бабайларны күргәч, “миңа да йөрергә кирәк”, дип гел уйлап куя идем. Шулай бервакыт Казанга баргач, эштә бер егет очрады да: “Әйдә, Әнәс, намаз укыйбыз”, ди. Минәйтәм, “мин намаз укый белмим”, – дим. Шулай да укырга булдым. Аның янына басып ике тапкыр укыдым. Күңелем намазга шулкадәр тартылды. Шуннан авылга кайтып, биш вакыт намазга бастым, “Мөхәммәдия” мәдрәсендә укырга кердем. Хәзер дә шунда белем алам. Башта читтән торып укыдым, хәзер кичке укуга күчтем.

– Карчык кайда эшли?

–Ул әлегә өйдә, хуҗалыкны карый.

– Абыстай түгелме?

– Кызганыч, әлегә хәләл җефетем андый эшләр белән шөгыльләнми. Безнең авылда яңа гына эшли башлаган Асия абыстаебыз бар.

– Мәет юучыгыз кем?

– Абыстайлардан Миңнегөл, Асия һәм Миңсылу апалар юа. Ирләргә килгәндә, мәетләрне үзем юам. Минем урынбасарым, мөәзин – Әнвәр Ринатович. Аның белән бергә башкарырга тырышабыз.

– “Мәет юганда акча өчен талашып бетәләр”, дип күп җирдә укыганым бар. Бу дөресме?

– Алла сакласын! Акча ул – үзе бер фетнә чыгара торган әйбер. Шайтанның кармагы шунда бит инде. Акча гаилә арасында да ызгыш чыгара. Бездә андый хәлләр элегрәк күренгәли иде, хәзер юк, Аллага шөкер...

– Мәет юу җиңел хезмәт түгел, түләнергә тиеш, дип уйлыйм мин.

– Монда хикмәт дигән әйбер бар. Без бит Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез. Акча нияте белән юылмый ул. Кеше аңлый икән, эш хакы бирелә. Бирелмәгән очракта да аны сорап алмыйсың.

– Гаетләрдә акча кая киткәнлеге турында отчет ясыйсызмы?

– Гөлназ исемле бухгалтерыбыз һәм ревкомиссия эшләп килә. Ай буе акча җыела да, ревкомиссия санап, Гөлназга тапшыра.

– Хәзер зиратта чардуган куймый башладылар. Минемчә, чардуган – комачаулап тора, тимер. Сез ничек уйлыйсыз?

– Килешәм, кирәкми ул. Әмма бүген “чардуган, фотосурәтләр куймагыз”, дип кешене туктатып булмый. Аңа күпмедер вакыт кирәк.
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ