Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Акча колы (Сердәш)

21 Февраль 2018 1117
Мин тумышым белән Татарстаннан. Подольск шәһәрендә яшәгәнгә 35 ел булды инде. Ирем – хәрби кеше. Матур, бәхетле тормыш кичерәбез. Балаларыбыз зур инде. Гаиләләре бар. 60 яшькә дә күп калмады.
Шушы шәһәргә күчеп килгәч тә Таня исемле бер кыз белән таныштым. Дөресрәге, икебез бер кибеттә эшли башладык. Әле ул кияүдә түгел иде. Акыллы, басынкы гына кыз. Беренче карашка артык тыныч һәм гади күренде. Ләкин шул сагаерга мәҗбүр итте: ул чын мәгънәсендә акча колы иде. Әле аның кассадагы акчаларны санаганы хәзер дә күз алдымда: куллары калтырый, ашыга, иң ошамаганы – ничектер сатып алучыларны алдый иде. Ләкин дус, иптәш буларак тел-теш тидерерлек түгел. Эченә сер сыйды.

Аннан кияүгә чыгып куйды. Гаиләләр белән йөрешә башладык. Балалары туды. Ире дә әйбәт кеше булып чыкты. Таняны яратты, хөрмәт итте. Ләкин дустыма һаман акча җитмәде. Ары сугылды, бире сугылды. Тегеләй итте, болай итте. Үзе туктаусыз “акча юк” дип зарланды. Ире вакыт-вакыт: “Таня, тынычлан, безнең бөтен әйберебез дә бар бит инде, балаларыбыз да үсеп килә”, – дип әйтә иде.

Үзгәреш җилләре исә башлагач, Таня әллә кайлардан товар ташыды, аннан Мәскәү базарында сату итәргә тотынды, “Черкизов” базарының гөрләп эшләгән чагы. Көн саен Мәскәү белән Подольск арасында йөрде. Төнлә кайта, балалары ач. Ире алъяпкыч ябып аш бүлмәсенә чыгып басты. Менә шулай үтте гомере. Тора-бара Мәскәүдә фатир алды.

Бүген әллә ничә кибете, 12 сатучысы бар. Әллә ничә миллионлык машинага утырып йөри. Матурлык салоннарында аны беләләрдер инде. Бәлки битенә операция дә ясаткандыр? Алай димәс идем, шушы яшьтә дә 35 яшьлек хатыннардан матур. Кесәсе тулы акча. Үзе дә шулай ди.

Быел Яңа елны аларда каршыладык. Таня гына бик соң кайтты. Чөнки кибетләре буйлап кергән акчаларын җыеп йөрде. Кайткач шуларны санарга тотынды. Бер капчык акча кергән моңа! “Бу минеке генә түгел, сатучыларга да бирәсе бар”, – диде дә, калтыранган куллары белән акчаларын бүлә башлады. Исләрем китеп карап тордым. 100 сумын әле сумкасына тыгып куя, әле тартып чыгарып бер сатучының акчасына куша. Байтак азапланганнан соң гына бирәсе конвертка тыгып куйды. И, мескенкәем, 100 сум акчага калганмы инде ул? Җитмәсә җитмәс икән!

Беренче тостны да ул әйтте. “Акчагыз күп, бәрәкәтле булсын”, – диде. Сәламәтлекне дә, гомерне дә, бәхетне дә онытты. Әле тагын яңа идеяләре барлыгын, тагын да күбрәк акча эшләячәген әйтте. Ирем дә исләре китеп тыңлап, карап торды.

Таняны кызганып кайтып киттем. Күңелдә авыр тойгы калды. Чыннан да, кол ул! Акча колы! Ничек кенә матур булмасын, бәхетсез икәне йөзенә, күзенә чыккан. Йөзе каралган, күзләрендә ерткычларга хас бер шәүлә бар. Ничек кенә елмаймасын, ничек кенә көлмәсен, ул шәүлә беркая да китми. Элек мин “акча колы” дигән сүзнең мәгънәсен аңламый идем. Бик хәтәр әйбер икән ул!

Ландыш Дубова.
Подольск, Высотная ур.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4047
25 Апрель 2018 13:34 3049
24 Апрель 2018 15:01 2762
4 Май 2018 13:22 2695
ӨСКӘ