Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Аграфена Васильева: “Камал театрында мин уйнамаган хайван калмагандыр”

19 Сентябрь 2014 1296
Актриса Аграфена Васильева­ның кушаматы – гөберле бака. Балачагында бакаларга “операция” ясаган ул. Тотып алып бака­ның корсагын кискән, эчендәге әгъзаларын күрәсе килгән. Бервакыт ялгыш үз бармагын кисә һәм бармагы бик каты шешеп чыга – баканың агуы тия. Шуннан бирле “операция” ясауны туктата. Яра бик озак төзәлә, әрни, баканың рәнҗеше төшкәндер дип уйлый кыз бала.

– Аграфена, табиб булырга хыяллан­гансың икән?

– Мәктәпне тәмамлагач йә медицина, йә педагогия институтына керәм дип Казанга чыгып киттем һәм туп-туры театр училищесына кердем. Авылга кайткач, “Артист буласым килә” дидем. “Артист тормышы – чегән тормышы бит ул”, – диделәр. Үҗәт булганмындыр, үз сүземдә нык тордым. Укып бетергәч Әлмәт һәм Тинчурин театрыннан (ул вакытта Күчмә театр) чакыру булды. Әмма Казаннан китәсем килмәде, Тинчурин театрында эшли башладым. Булачак ирем Фатин Фәтхуллин белән театрда таныштым, бер күрүдә гашыйк булдым. Фатин – Камал театры артисты Габдулла Фәтхуллинның (1915-96) улы.

– Ник Камал театрына күчтең?

– Бер ел чамасы эшләгәч декретка чыктым. Тутырган тавык кебек идем, бәби тапканнан соң бик каты ябыктым. 1979 елның июлендә бик күп баланың организмына стафилококк таякчык­лары кергән. Баланы ашатканда миңа да күчкән бу. Дүрт тапкыр операция ясадылар, хастаханәдән чыкканда 38 килога калган, бәбине күтәрерлек хәлдә түгел идем. Камал театрына малайларны-кызларны уйнаучы ябык кеше кирәк булганга, мине Марсель абый чакырды. Шунда ук ризалык бирдем.

– Ник ризалык бирдең? Тинчурин театрында мәхәб­бәт геройларын уйнагансың бит?

– Яхшылап уйлап бетер­мә­гәнмендер. Камал теат­рының даны зур иде бит ул чакта. Хәзерге акылым булса, күчмәс идем. Тинчуринда да “китмә” диделәр. Камал театры дип алданылган. Камал театрында мин уйнамаган хайван калмагандыр.

– Син туры сүзлеме?

– Уйлаганымны вакытында әйтә торган кеше мин. Бик күп тапкыр фатир сорап кердем, тулай торакта тора идем. Бер бүлмәле фатир алу өчен бик озак йөрдем. Үз фикереңне курыкмыйча әйтү җитәкчеләрдә уңай фикер калдырмый, шуның өчен дә җәфа чигәргә туры килде. Берзаман кыс­карту модасы чыкты. Сәхнәдә гөрләп эшләп яткан кешеләрне кыскарттылар да куйдылар. 1992 ел иде бу.

– Ник өйләнгән кешегә, бала атасына кияүгә чыктың? Бала рәнҗеше төшүдән курыкмадыңмы?

– Мин Фатинны (Тинчурин театры артисты) аертып алмадым. Аның хатыны Ленинградта геолог иде. Казанга кайтасы килмәгән. Фатин Ленинградта театр уку йортын тәмамлап Тинчурин театрына эшкә чыккан иде.

– Баласы барын бел­деңме?

– Белдем.

– Хатыны өйләнешергә ризалык бирдеме?

– Гашыйк булган кеше хатыныннан ризалык сорап торамыни? Фатинга әйттем: “Хатының белән яңадан кавышырга теләсәң, каршы килмим”, – дидем.

– Чүп савытларыннан шешә дә җыйгансың икән.

– Кыскартылуга эләккәч хезмәт биржасына бастым. Акча бирмиләр. Нәрсә эшлисең? Сөт шешәләрен алып кереп, юып-чистартып шул акчага ипидер-бәрәңгедер, тегесен-монысын алып керә идем. Ул вакытта шешә 20 тиен тора иде, иш янына куш булды. Кул кушырып өйдә утыра торган кеше түгелмен. Камал театрына билетерша булып кердем. Мине таныган тамашачылар: “Нишләп монда басып торасың”, – дигәндә, бу сүзләр шул хәтле күңелгә тия иде. Концертларга алып баручы буларак чакыра башладылар. Зиннур Нурмөхәммәтов белән шактый эшләп алдык. Сабантуйларны алып бардым.

– Аннары Фатин белән аерылгансыз икән...

– Үземнең характерымны күрсәтер өчен генә аерылып торып карадым. Аерылу турында сөйлисем килми. Аннары Фатин авырып китте, инвалидлык бирделәр, аңа бозым ясалган булган. Шул вакытта ныклап им-томчылык белән шөгыльләнә башладым. Им-том белән шөгыльләнү – кешенең сәламәтлеге өчен бик зур җаваплылык алу дигән сүз.

– Фатин нидән үлде?

– Аңа вакытында ярдәм күрсәт­мәделәр. Ул операция кичергән кеше иде. Ашыгыч ярдәм чакырып хастаханәгә алып киттеләр, палатага кертеп салдылар, ята да ята бу. Берничә мәртәбә бүлек мөдиренә кереп әйттем, ашыкмыйлар. Бер авыру әйтә: “Табиб белән сөйләш”, – ди. “Сөйләштем бит инде”, “Дөрес сөйләшмәгәнсең, кереп сөйләш”, – ди. Акча бирергә кирәк икән, аны каян беләсең? Язмышы шулай булгандыр, аннан узмыш юк.

– Нинди йолалар үтисең һәм ничек итеп рухларны чакырасың?

– Аны мин сиңа сөйләсәм, көчем бетә.

– Фатин күренәме соң сиңа?

– Күренми, мин аны тоям.

– Тавышы ишетеләме?

– Тавышы да юк, рухлар тавыш белән сөйләшми. Бу аралашу уй-фикерләр рәвешендә бара.

– Кайчан башланды бу хәлләр?

– Фатин үлгәннән соң мине күпләр хатынлыкка алырга теләде. Фатирыма килеп керәләр дә башта миңа түгел, фатирга күз салалар. Фатирлы хатын кирәк булгандыр инде. Раштуа бәйрәменнән соң дүрт картаны алдым да миңа өйләнергә теләгән ирләрнең исемнәрен атап, тиешлесен укып, мендәр астына куеп йокларга яттым. Төш күрдем, имештер аягыма кияргә туфлием юк икән. Акчаларымны тотып кибеткә килеп кердем. Анда аллы-гөлле туфлиләр тезелеп киткән. Бер пар туфлине алдым да уң аягыма гына киим дигән идем, берәү уң як кабыргама төртә, борылып карасам, Фатин тора. Ачуланыштык, сүзгә килеп беттек. Уянып киттем. Әһә, Фатин бу ирләргә игътибар итүемә риза түгел икән дип уйладым. Күрәзәче дустым Лизага шалтыраттым: “Әйдәле, Фатинның рухын чакырыйк әле”, – дидем. Чакырдык. Фатин болай дигән: “Бу карталардан баккан ирләрнең берсе дә сиңа бәхет китерә торган кешеләр түгел. Син минем белән дә бәхетле булырмын дип тормышыңны бәйләдең, тик мин син көткән бәхетне китерә алмадым. Тиешле ир пәйда булгач мин сиңа хәбәр итәрмен”. Бик кирәк очракларда Фатинны чакырганым булды. Аларны артык борчырга ярамый.

– Нинди кирәк очрак ул?

– Бер әйбер кирәк булды. Бу хакта сөйлисем килми. Бу – сихер эшләре. Улыбыз Диасны дәваларга кирәк булды, Фатинга мөрәҗәгать иттем: “Нинди юл белән авыруын бетереп була?” – дип сорадым. “Әфсен-төфсен” китабын ачып кара, анда барысы да язылган, тап, шуның белән дәвала”, – диде.

– Үз авыруларыңны дәвалый­сыңмы?

– Ике тапкыр йөрәк өянәге булды. Кешеләрне артык ярату йөрәк авыруына китерә.

– Өстәлеңдә сихер китабы ята...

– Үзем белмәгәнне шушы китаптан алам.

– Ник театрга эшкә кайтмыйсың?

– Кеше кул астында эшләүне кире кагам. Үз-үземә хуҗа булуы рәхәт.

– Кайда эшлисең?

– Анысын әйтмим.

– Дәвалауга акча сорыйсыңмы?

– Башта ук әйтеп куям.

– Таксаң күпме?

– Килсәң, уртак тел табарбыз.

– Сөйгән ярың бармы?

– Сиңа бөтенесен дә белергә кирәкме? Очрашырга чакыручылар бик күп, берсе дә күңелемә ятмый. Миңа кызып китми торган кеше кирәк.

– Фатин – мөселман, син – христиан, ике дин кешесенә бергә тору авыр булмадымы?

– Юк.

– Улыгыз Диас кем: мөселманмы, хрис­тианмы?

– Анысын үзеннән сорыйсың инде.

– Күпме яшисең килә?

– Бик озак. “Мең ел гомер бирәбез”, – дисәләр: “Риза”, – дип әйтер идем.

– Сихерчеләр үләр алдыннан җанна­рын бирә алмыйча ята, диләр.

– Кешегә бозым, әшәкелек, үлем җи­бәргән, җен керткән сихерчеләр бик авыр җан бирә. Элегрәк җаны чыгып китсен дип, түшәмне ачып куя торган булганнар. Кайбер сихерчеләр: “Мәгез”, – дип кычкырып ята, берәрсе килеп кулын тотса, сихере шул кешегә күчә һәм сихерче җан бирә.

– “Груша” – бу синең кушаматыңмы?

– Миңа яратып “Груша” дип эндәшә­ләр.

ГАБДЕРӘХИМ
                                                                                                                   
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2018 16:14 1679
28 Июнь 2018 15:14 1562
ӨСКӘ