Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Адаш! Коткарсаң, син генә коткарасың

21 Сентябрь 2018 1493
Газета укучыларыбыз яза
   “Адаш! Коткарсаң, син генә коткарасың” дигән идем...

   Беркөнне киосктан газеталар алдым, сатучы: “Вак акчам юк”, – дигән булып, айга бер чыга торган өч газета бирде. Икесе мин укый торган түгел иде, аларны ташладым. Берсе “Авырмас өчен 101 киңәш” булып чыкты. Минем бу газета хакында ишеткәнем бар, әмма бер дә очрата алган юк иде. Укыдым да хат язарга утырдым.
Минем дә тормышымда гаҗәп хәлләр булды. Алар гомер юлымны дөрес юнәлешкә борырга ярдәм иттеләр, юкса күптән туфрак астында череп беткән булыр идем инде.

   СССР заманы. Бер генә бәйрәм дә хәмерсез узмый. Гади көннәрдә дә эчәргә сәбәп чыгып тора. Шулай чираттагы “дуслар белән утыру”дан соң өйгә кайтырга чыктым. Дөм караңгы, урам утларына “ориентировка” ясап, турыдан гына кайтырга булдым. Башка вакытта урам утлары юньләп янмый иде, бу юлы күзләр камаша. Чалыш-чолыш атлап, “Бүген исән-сау кайтып җитсәм, иртәгә азрак эчәр идем”, – дип уйлап, барам да барам. Берзаман хәлем бетте, ә мин һаман кайтып җитә алмыйм. Исерек булсам да, баш эшли: “Әһә, әнкәй дөрес әйткән икән, җен бутап йөртә”, – дим үземә. Шулай йөри торгач, аяк астымда җир убылып, аска очтым. Бик озак очтым, бәрелеп тәннәрем авыртып бетте. “Әнкәй!” – дип кычкырам. Нигә: “Хатын!” – дип кычкырмаганмындыр? Ятам чокыр төбендә дер-дер калтырап. Аякка басып булмый, баш тия. Теге якка да, бу якка да барып булмый. Эчем “жуу” итеп китте, “Кабердә түгелме соң мин?!” Сузылып яттым...

   Бөтен гомеремне күз алдыннан үткәрдем. Их, шушы чокырдан исән-сау чыксам, белер идем ничек яшәргә икәнен! Әнкәйнең сүзен тыңлар идем. Аллага ышанам бит мин, шулай булгач, өметсез үк түгел.

   Әллә йоклап, әллә аңгыраеп ятам... Моннан биш ел элек үлгән дус­тым яныма килеп басты. Каты авырып үлгән иде бахыр. “Сине эзли­ләр”, – ди бу. “Коткар, Адаш, коткарсаң син генә коткарасың!” – дим. “Үзең аңлап, үзең тырыш, котыла алсаң, болай итеп йөрмә!” – дип китеп барды Адаш. Мин кычкырырга тотындым. Акырам, дөресрәге. Ни хикмәт, мин егылып төшкән чокыр яныннан ничә кеше узып китте, берсе дә ишетми! Ул арада чокыр янына минем кебек ике сәрхуш килеп туктады. Алдагы көнне бергә аракы чөмергән кешеләр. Ферманың сидек чокырын чистарталар икән, “Әллә кая барып йөрмик, әйдә, монда гына бушатабыз”, – дип, минем өскә ташлап киттеләр. Мин инде бетәсемне аңлап, Аллага ялварырга тотындым. Әнкәйдән ишеткән догалар да искә төште, бер-икене укыдым да кычкыра-кычкыра Аллага ялварам.

   Теләгемә ирештем, теге ике сәрхуш кабат чокыр янына килде­ләр. Башта курыктылар, аннан соң мин исемнәрен әйтеп кычкыргач, кеше җыеп килделәр. Баскыч, бау ише әйберләр белән хәйран маташкач, чыгардылар. Ул арада колхоз рәисе район табибын алып килгән. Ул шаккатты. “Мондый тирән чокырга төшеп, исән калган кешене белмим. Абзый, моннан соң да аракы эчеп, исереп йөрсәң инде...” – дип куйды.

   Әнкәй елый, хатын, балалар килеп җитте. Тиле кеше кебек көләм. Чокыр дөрестән дә бик тирән. Ничек муен сынмаган? Бер җирдә тырналган эз юк. Мине өч көн эзләгәннәр. Чокыр яныннан күпме кеше үткән, үрелеп караган, кычкырган, тавыш бирүче булмаган. Ә бит мин акырдым! Нигә мине алар түгел, минем шешәдәшләр тапкан? Ул көнне урам утлары бөтенләй янмаган. Мин нинди ут күрдем икән соң? Нигә минем кычкырганны берсе дә ишетмәгән?
Боларны яши-яши аңладым. Мин башта кешеләргә, аннан соң гына Аллага ялвардым бит! Әле бик тиз генә коткарган булсалар, үзгәрер идем микән? Шайтанга ияргәнгә, утлар яндырып, үзләре белән алып китмәкче булганнардыр. Бер нәрсә дә очраклы булмый икәнен шунда гына аңладым. Минем чокырга төшүем дә. Шушы хәлдән соң бөтенләй үзгәрдем. Бик озак уйлап тормастан, әнкәйдән догалар, кадимчә язу өйрәндем. Аракы эчүне шундук ташладым. Хатын белән дә аралар җайланды. Һәр көн саен була торган тавыш-гауга тынды. Йорт салдык, балалар да ишәйде. Намазга гына баса алмадым. Анысы соңрак булды. Балалар да бездән күреп, динне белеп үстеләр. Башкаларда була торган “балалар белән ата-ана арасындагы проблема” бездә, гомумән, булмады. Хәзер әнә нинди оныкларыбыз үсеп җитте!

   Язарга онытып торам икән, минем белән бергә теге ике дус та үзгәрде бит. Берсе күршедә генә яши, атна саен мунчага ягалар, мине бер дә чакырмыйча калдырмыйлар иде. “Синең тәнең, минем җаным чистара”, – ди торган иде. Хәзер ул вафат булды, догамнан калдырмыйм аны. Әнкәй, хатыным да туфрак куенында. Аларның миннән алда китүләренә, бәлки, мин гаепледер. Теге вакытларда аз борчымаганмындыр, дим. Исерек белән яшәү берәүгә дә җиңел түгелдер. Балаларым янында яшим, оныкларым хөрмәт итә, Коръәнем бар, шулар бераз җиңеллек бирә.

   Хөснулла Бариев,  хезмәт ветераны.
   Чаллы.

Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1568
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1254
ӨСКӘ