Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе

АНОНС


Чулпан Шакирова
журналист
Журналист Чулпан Шакирова. Күңеленә авыл тормышы якын. Газета битләрендә тырыш, уңган-булган, үз эшләрен ачкан кешеләр, авыл сулышы, гыйбрәтле язмышлар турында яктырта. Артистлар белән интервьюларны сирәк эшли. “Күңелем төшкәндә генә интервьюга барам. Әңгәмәдәшем миндә зур кызыксыну уятырга тиеш”, – ди ул. Ә менә артистларның туган йортына сугылырга, аларның әти-әниләре белән аралашырга ярата. Язма героен бәян итәр алдыннан тирәнтен өйрәнә. Ике күрше талашу, туганнар арасындагы низаг, җир бүлешү, килен-каенана мөнәсәбәтләре хакында проблемалы материаллары даими басылып тора. “Үзәк өзелгән чагым” сәхифәсенә яза. Бер кызны егете үтергәннән соң, өчесе узгач ук әти-әниләре янына кайтып киткәнен бүгенгедәй хәтерли. Газетада “Киңәш базары”, “Бакчачы почмагы”, “Дүрт тәгәрмәч”, “Ял сәгате” сәхифәләрен алып бара.
-
Язмаларны күрсәтү төрләре
Язмалар 1 - 21 из 23
Битләр:
Безнең белән туры элемтә
ӨСКӘ