Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе

ЖУРНАЛИСТ ТИКШЕРҮЕ


Эльмира Флүн
журналист
Журналист, баш мөхәррир урынбасары Эльмира Флүн “Акчарлак” газетасына 12 ел элек тәҗрибәле журналист буларак килеп керде. Газетаның тормышына, эчтәлегенә зур йогынты ясады. Аның кыю, туры сүзле, үткен телле, гадел булуы күпләрдә ихтирам уятты. Өстәвенә, язмалары тәрбияви көчкә ия. Мәкаләләре аша журналист халыкны тәртипкә, тәүбә итәргә чакыра, саллы-саллы мисаллар китерә. Аның игътибарга, ихтирамга лаек сыйфаты да бар: ул мәкалә язып эшен бетерми, ә эшне мәкалә язудан башлый гына. Чөнки Эльмира Флүн язма геройлары белән һәрдаим аралашып тора, аларның тормышында, язмышында катнаша, кирәк булса, ярдәм кулы суза, алар белән тикшерүчеләр янына, судларга йөри.
Монысы Эльмира Флүннең уңай яклары булды. Ләкин тискәреләре дә җитәрлек. Кайвакыт алдын-артын уйлап тормыйча кешене үпкәләтерлек сүз әйтергә, кәефе китсә, барлык эшен ташлап кайтып китәргә, ачуы килсә, таптап үтәргә дә мөмкин. Халык та артык мактап холык-фигылен бозды бугай, кайвакыт мин-минлеге бәреп чыга. Янәсе, барыгыз, эшләп, язып карагыз. Әмма ул бик тә ярдәмчел, нечкә күңелле, хисчән кеше, коллективтагы аңлашылмаучанлыкны да эзсез генә бетереп куя. Кыскасы, бу кешенең җаена төшсәң, ат итеп җигеп була.
-
Язмаларны күрсәтү төрләре
Язмалар 1 - 21 из 39
Битләр:
Безнең белән туры элемтә
ӨСКӘ