Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

99 яшьлек Фатыйма әби: “Иремнең абыйсы сихерләде”

13 Июль 2017 1406
Яшьлегендә күп авырлыклар күрсә дә, әле дә күзләре нур чәчеп, көлеп тора аның. Ут әби! Азнакайда яшәүче Фатыйма Җиһангировага 13 мартта 99 яшь тулды. Бүген дә 100нең дилбегәсен нык тотып, гомер юлы буйлап чаптыра әбиебез. Ышанасызмы, 98 яшенә кадәр авылда (Ирекле) берүзе яшәгән ул. Үзе бер юаныч дип тавык-чебешен дә асраган. Инде ярты елдан артык олы кызы Әминә апа тәрбиясендә, Азнакайда гомер итә икән.
– Моңарчы үземне үзем карап йөри идем. Хәзер дә бөтен эшне үзем эшлим әле, Аллага шөкер, – дип елмаеп каршы алды безне Фатыйма әби. – Чәчемне генә үрә алмыйм. Авылга кайтып торыр идем, ут чыгарырмын дип куркам. Онытам бит. Кайчагында суны ачып, кайчагында утны яндырып калдырам. Ике чирле ятабыз инде менә. Киявем 10 елдан артык авырый, паралич сукты. Үземнең йөргәндә баш әйләнә, таяк кирәк. Өч кабарлык ашасам, үтереп ашказаным авырта. Ашамасам да талый.

Сүзгә Фатыйма әбинең олы кызы Әминә апа кушыла:

– Миңа да 70 яшь инде. Балалар барыбыз да пенсиядә. Әни әле дә татарча сериаллар карый. Анда да геройлар аркасында бәхәсләшеп бетәбез. “Юк, ул алай түгел, болай”, – дип сүзен бирәсе килми. Колагы начар ишеткәч, миңа тәрҗемәче булып утырырга да туры килә. Күзе әйбәт күрә, дини китаплар, газеталар укый. Әни белән сөйләшсәң, кычкырып сөйләшергә кирәк. Ә иргә тавыш ярамый. Ник кычкырасыз, ди. Дәшмәсәң, әни: “Минем белән сөйләшмисең”, – дип үпкәли. Мәш киләбез.
Фатыйма әби янына якынрак килеп утырдым. Җайлап кына гомер йомгагын сүтәбез. Үткәнендәге һәрбер көнне хәтерли. Еллар, саннар буенча да төгәл, дөрес сөйләшә.

– Гаиләдә дүрт бала үстек, – дип сөйләп китте ул. – 10 яшь чагымда әниебез чирләп үлде. Абыйлар читкә чыгып китте, без дүрт яшьлек сеңлем белән икәү генә калдык. Әти яшь хатын алды...

Икенчегә өйләнгәндә Фатыйма әбинең әтисенә – 57, ә хатынына 24 кенә яшь була. Үги әнидән канәгать булып яшәгәннәр, “Әйбәт булды ул безгә, “әни” дип дәштек”, – ди әңгәмәдәшем.

– 12 яшемдә колхоз эшенә йөри башладым. Бервакыт шулай урак вакытында “машина ватылды” диделәр дә, бер салам астына кереп яттым. Абый салам төшеп калган дип сәнәк белән төрткәч, кычкырып сикереп торганмын (ул вакытта бер абыйсы кабат авылга кайткан була – авт.). Мине югалткан булганнар. Абый сөенеченнән “Табылды!” дип кычкырып җибәргән. Әллә кайлардан эзләп бетергәннәр... Аннан җиде кыз утауга йөрдек. Берәр ай өйгә кайтмыйча урманда яшәгән чаклар да булды. Ашарга авылдан китереп тордылар, әрәмәлектә ятып йоклый идек. Аннан юл төзүдә катнаштым. Чаллыга барып, өч ай трактор йөртү курсларында укыдым. 18 яшь иде ул чакта. Ике кыз, бер малай өр-яңа “МТЗ” тракторына утырып, авылга кайттык. Тракторда ике ел эшләгәч, ремонтка барган җирдән бер егет урлап китте. Сөйләшеп йөргән егетемнең энесе иде ул. Берничә көннән әтиләр янына бардык, бөтенесе дә елап утыра җанашларым. Никах укытып кайттык инде аннары. Иремнең абыйсы нык газапланды кәнишне. Хәтта мине сихерләүгә кадәр барып җитте. Анда күргәннәрем... Идән себергәндә дә, мунча юганда да энәләр таба башладым. Шулай бервакыт энәне кулга алганымны хәтерлим, ә кая куйганны – юк. Егылганмын, каенатай күтәреп өйгә алып кергән. Бер тәүлек аңга килә алмыйча ятканмын. Берзаман бөтен җирем чабарып чыкты. Көн еладым, төн еладым, бертуктамый сигез ай бу күз яше түктем. Ирем әнисе белән Ташкентка киткән иде. Берәр айдан ул кайткач, мине күреп бик гаҗәпләнде. Өшкертергә дә йөрдек. Ул чакта көч-хәл белән үлемнән калдым...
– Абыйсы да сезнең белән яшәдеме? – дим әбигә.

– Ул киномеханик иде. 15 көнгә бер кайтып йөрде. Кайткан саен күршеләргә кереп елый торган булган.
  
– Сез дә аны ярата идегезме?

– Яратуын кем белә инде аның! Энесенә кияүгә барганчы артымнан яратып йөрде. Минем артык ис китмәде. Ике иргә бардым, икесен дә яратып тормадым. Ике-өч ел торгач, 1941 елда сугышка китеп югалды ирем. Улыбыз тәпи генә киткән иде әле...

Фатыйма әбинең беренче никахтан туган улы Себергә китеп урнаша. Өйләнә. Гомере генә озын булмый, юл һәлакәтенә очрап вафат була. Улын күмәргә дә бара алмый әби. Кайгылыны хәбәрне хат аша гына юллыйлар. Ул арада баласы җир куенына иңдерелгән була...

– Икенче тапкыр 1946 елда кияүгә чыктым, – дип дәвам итә әби. – Аннан тагын дүрт балам туды. Ул ирем комбайнда эшли иде. Аның ярдәмчесе булып йөрдем. Шулай итеп, ике ел тракторда, 12 ел комбайнда хезмәт куйдым. Дүртенче баламны тапканчы комбайн йөрттем әле. Өчәр смена эшләп, норманы гел арттырып үтәдем. Ударник булдым. Ул вакытта почет такталары модада иде бит. Шул чорларны бик сагынам.

Бүгенгесенә кайтып, балаларын мактап алырга да онытмады Фатыйма әби.

– Берсеннән-берсе әйбәт алар минем. “Эх” дип әйткәннәрен дә ишеткәнем юк. Өч малай, ике кыз үстердек. 15 оныгым, 16 оныкчыгым бар. Әти-әниләрем иртә үлде, шулар гомерен дә яши торганмындыр. 100 яшьлек юбилеема да килегез! – дип озатып калды безне йөзьяшәр әби.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
2 Сентябрь 2017 12:28 2355
ӨСКӘ