Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

95 яшьлек Фәүзия Сабирова 76 ел буе умарта карый

6 Март 2015 1281
Төрле һөнәр ияләре белән дә, язмышлары ро­ман­га тиң әби-бабайлар белән дә, бер гасыр яшәүче­ләр белән дә шактый очраштым. Алар бер-берсе­нә охшамаган, һәрберсе үзенчәлекле.

Саба райо­ны Явлаштау авылына килеп төшкәч тә: “Без­нең авылда “Бал әби” бар”, – дип каршы ал­ды­лар мине. Баксаң, 95 яшьлек Фәүзия әби Са­би­рова 1938 елдан бирле хуҗалыгында умарта тота һәм аны бер дә кыенсынмыйча үзе карый икән.

Шалтыратып, киләсебезне хәбәр иткәч, әби матур итеп киенеп куйган иде инде.

Сөйләшә башлау белән хәтеренә шаккаттым. Әти-әнисенең генә түгел, әби-бабасының да исемнәрен искә алды ул.

– Мин шушы авыл кызы, – дип сүз башлады әбием. – Гаиләдә 8 бала идек, дүртебез исән. 4 сыйныф белемем бар. Кайларда эшләдең дип... Беркайда эшләмәдем. Колхоздан башка, – дип көлдереп алды ул. – Җәен дә, кышын да басуда булдым дип сөйләсәм, оныкларым: “Кышын анда нишләдең?” – дип сорый. Эскерт төпләрен кардан чистартып, салам төяп алып кайта идек фермага. Чәчү чәчтек, чүп утадык, урак урдык...

1938 елда 17 яшьтә кияүгә чыга Фәүзия әби. Үзеннән 13 яшькә олырак ир белән тормыш кора ул.

– Нигә олы егеткә кияүгә чыктыгыз? – дип сорыйм.

– Кем белгән аны? Яратышканбыздыр инде! Бригадир булып эшләде ул. Шунда кызыгып йөр­гәндер, күрәсең. Ирем белән бик әйбәт яшәдек. Каршы сүз әйтмәде, исереп азапламады. Каенана белән – 27, бабай белән 56 ел гомер иттек, – дип аларны сагынып елап алды әңгәмәдәшем.

Ире белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, өч баласы 50 яшьне дә тутыра алмыйча үлеп китә. Иңенә бер-бер артлы кайгы-хәсрәт өелеп төшкәч тә нык була Фәүзия әби, бирешми. Шушы яшькә җитүенең, кызлар кебек төз булуының серен ул бал корты чагуда, бал белән чәй эчүдә күрә. Әкренләп, умарта тоту тарихларына да килеп җиттек.

– Мин килен булып төшкәндә умарта бар иде бу йортта. Әнкәй мине үзе белән ияртеп алып чыга. Берни белми карап торам инде шулай. Яшь чак бит, курку да бар. Аннан килеп чагалар, моннан тешлиләр. Һаман-һаман шулай ияреп чыккач, кортлар – миңа, мин аларга ияләштек. Әнкәй үлеп киткәч, картым әйтә: “Әйдә, боларны карыйк инде”, – ди. “Син кара”, – мин әйтәм. “Юк, миннән булмый”, – дип каршы килде. Шул рәвешле, умарталарга баш булып мин калдым. Әнкәй үлгәч тә, бабай үлгәч тә кортларны бетермәдек, – ди танышым.

Сабировлар хуҗалыгында бүген 15 баш умарта бар. Иң кызыгы: 76 ел эчендә бер тапкыр да саны үзгәрмәгән аларның.

– Умарта карауның бөтен серен белә­сез инде алайса?

– Яши-яши төшенәсең. Умарта корты тир, ислемай исен яратмый. Хәтта пешкән ризык, аш исе сизсә дә котыра ул. Күч аерганда сакта инде мин. Әнә, шунда бакчада кизү торам. Кайберәүләр балны кичке якта, көтү кайтканда карый. И-и, тузгый мин сиңа әйтим кортлар! Һәр нәрсәнең җае бар шул. Нәкъ төш вакытында алырга кирәк балны, – ди Фәүзия әби. – Оныкларымны өйрәтсәм дә, эстафета таягын тапшырып ук бетермәдем әле. Аякта йөреп торгач, үзем карыйм.

Шул арада сүзгә Фәүзия әбинең туганы Гәүһәрия ханым кушылды:

– Аякта булгач дип утыра... Үзенекен генә түгел, күрше-тирәнекен, авылның икенче башында торучыларныкын да барып караша. Өйрәтә. Әбидән берәр баш алып, бөтен авыл умартачы булып бетте инде.

Үзенә күз тидермәсеннәр дип куркып микән, Фәүзия әби:

– Таякка таянып булса да барам әле, – дип көлеп куйды.

– Әби, таякны онытканда бер генә тотасың бит инде, – дип җавап бирде аңа Гәүһәрия апа.

Фәүзия әбине корт чакса да шешми, ди. Оныкларын да: “Корт гел чагып тормый ул, курыксаң гына шешә”, – дип бу тәмле һөнәргә тарткан. Гомере буе бар нәрсәгә баш булырга өйрәнгәч, әле һаман шул вазыйфасында кала бирә икән.

– Йортта әби әле командир, – дип сүзгә кушыла сеңлесе Сәүдә апа. – Бөтен нәрсәне үзе кайгыртып тора. Җәй көне өйнең буе җиткән җирләрен буяп чыкты. “Өй түбәсе ямьсез икән”, – дип, пенсиясен җыеп, калайдан түбә яптырды. Инде хәзер пластик тәрәзәгә дип акча җыя. Утын, икмәк, печәнне дә ул кайгырта.

Әби барлык яңалыкны белеп тора. Газеталар белән дә танышып бара. Ә иң гаҗәбе, аларны күзлексез укый икән.

– Гомерегезнең кайсы чорын сагынасыз? – дим йөзгә таба аяк атлаучы әбигә.

– 50нең теге ягын. Илленең теге ягында булсам, бөтен нәрсәне йөгереп эшләр идем, дим. Беркөнне “50 яшь” дип җыр җырлыйлар телевизордан. И-и, дип шул чакларны бик сагындым. 50дән соң да рәхәтләнеп чабып йөри торган чак бит әле ул, – ди әби яшьлеген искә алып.

“Бал әби”не авылдашлары да, бигрәк тә балалар үз итә икән. Җәй җитүгә: “Кайчан “бал әби”гә барабыз?” – дип, сагынып көтеп алалар, ди. Ник дигәндә, ел саен бал суырткач, авыл балалары өчен бәйрәм оештыра икән ул. Өстәлгә самавыр, килене пешергән бәлеш һәм бал куела. Кызыксынучан балалар әбигә сорауларны яудыра гына. “Бал әби” үз чиратында аларны бу һөнәрнең нечкәлекләре белән таныштыра, киемнәрен күрсәтә.

Китәргә җыенганда да кыстый-кыстый бал белән чәй эчерде ул мине. “Бал – мең төрле авыруга дәва”, – дип тә өстәп куйды үзе. Хактыр. Әнә бит, Фәүзия әбинең бер ак чәче юк, азрак саргаеп кына киткән. Ә сызылып киткән кашлары кап-кара...

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Саба – Явлаштау – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1664
23 Октябрь 2018 10:14 1412
31 Октябрь 2018 11:56 1379
30 Октябрь 2018 11:37 1290
ӨСКӘ