Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

80 яшьлек хатыным үзбәк белән гүләйт итә

28 Март 2018 3529
Минзәләдән 83 яшьлек бер бабай редакцигә хат китерде. Карале, мин әйтәм, шушы яшьтә Казан хәтле Казанга ялгыз башың килеп җит әле! Хатны укыгач, янә гаҗәпләндем. “Улым белән хатын мине өйгә кертми. Шыр ялангач калдырдылар, әйберләремне талап алып чыгып бетерделәр”, – дип язылган иде хатта. Бер караганда, бик тә кызганыч хәл. Ләкин шунысы да мәгълүм, барып тикшерә башлагач, һәр нәрсәгә аңлатма табыла.
– Роза үзбәк белән йөрде. Үзем тоттым, – ди ул.

– Яшь чактагы хәлләр турында әйтәсезме?

– Нинди яшь чакта? Әле яңа гына! Мин өй салып яттым, ә алар урманда ятты!

– Хатыныгызга ничә яшь? – дим.

– 80 тулды! – ди Николай Иванович.

– 80гә җиткәндә?.. Саклану чаралары кулланыпмы? – дип, көчкә сорыйм аннан.

– Сез дә шуны яклыйсыз! Роза хәзер дә шул үзбәк белән торып ята. Малайны куып чыгарганнар бугай инде, – дип, әңгәмәдәшем кызарып-бүртенеп, “җинаять” урыннан калган “дәлилләр”не идәнгә ыргыта, аларны аягы белән типкәли, өстәлне төя башлады, ахыр чиктә тыны ук кысылды.

Язманы тулысынча 29 мартта чыгачак, "Акчарлак" газетасының 12 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ