Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

74 яшьлек Вакыйф Хисамов: “Көнгә 20-30 кило балык тотам”

1 Сентябрь 2017 494
Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында гомер итүче Вакыйф абый Хисамов – якын-тирәдә атаклы балыкчы. Көненең 6-7 сәгатен яраткан һөнәренә багышлый ул. Көне-көне белән капчык-капчык табыш алып кайта. Кемгәдер бер балык та эләкми, ә менә Вакыйф абыйга 6 килолы сазаннар каба. Балык тоту серләрен үзеннән белештем.
– Беренче класстан алып, шушы көнгәчә балык тоту белән мавыгам, – дип башлады ул сүзен. – Көн саен җәяү 4-5 чакрым юл узам. Күңелем бер дә картаймый.

– Көнгә күпме балык эләгә?

– Балык тоту – ул агачтан чия җыю түгел. Төрлечә була. Һава торышына, атмосфера басымына, нинди җим бирүеңә дә карый. Көне-көне белән 20-30 кг балык тотам.

– Шулкадәр балыкны кая куясыз?

– Күрше-тирәгә өләшәм. Безнең авыл халкы балыкка интекми (көлә).

– Гел балыкка йөрүегезгә хатыныгыз каршы түгелме?

– Каршы булып нишләсен? Мин балыксыз яши алмыйм, шунда ял итәм.

Сүзгә кызы Рәмзия кушыла:
– Аның бер генә көн дә балыкка төшми калганын хәтерләмим. Элегрәк, эштә чагында, сирәк кенә бармыйча калгалый иде. Еракка бармаса да, су буена булса да төшеп менә. Зур эшләрдән соң да: “Ял итеп менәм мин, балалар”, – дип, су буена төшеп китә. “Диванга ятып ял ит!” – ди әни. “Юк, суга карап утырып ял итәм”, – ди иде. Балыкка бармаса, әти сөйләшмичә йөри башлый. Шуннан сизәбез. Аптырап тормый, мотоблокка утыра да төнге бердә чыгып китә. Иртәнге сигезләрдә генә өйгә кайта. Унар чакрым еракка бара. Әни элегрәк борчыла иде, хәзер ияләнде инде.

Вакыйф абый белән Нурия апаның бергә яшәүләренә 54 ел икән. Өч кызлары, 7 оныклары, 2 оныкчыклары бар.
– Нурия апаны балыкка алып барганыгыз бармы? – дим.

– Ул йөрми. Узган ел мотоблок арбасына утыртып, каенлыкка җиләккә алып бардым. Юлда бер чокырга эләгеп, аудык. Шуннан бирле утырып йөргәне юк. “Башка утырмыйм”, ди.

– Нинди балык эләгә, шунысын алып кайтасызмы?

– Вакларын җибәрәм, кызганам мин аларны. Уч төбе кадәрле һәм аннан зурракларын алып кайтам.

– Балык тотуның нинди серләре бар?

– Беренче: яхшы кармак кирәк. Тал чыбыгы белән генә яхшы балык эләктереп булмый хәзер. Нинди яңа төрле корал күрәм, барысын да алам. Барысы 100 меңлек булгандыр инде. Икенче: яхшы җим кирәк. Өченче: һава торышы. Кояш баткан яктан җил иссә, ул көнне балык эләкми. Барып торасы да түгел.

– Балык тотканда ятьмә кулланасызмы?

– Кармак белән генә тотам. Ятьмә куллану – ул браконьерлык. Кармакка эләккән зур балыкны сөкә ярдәмендә алам.
– Нинди балыклар эләгә? Иң зурысы ничә кило булганы бар?

– Карп, сазан, чуртан, корбан балыгы тотам. Иң зурысы шул 6-7 килодыр инде. Аннан да зурысын кармак белән алып булмый.

– Нинди җимгә тотасыз?

– Нәрсә генә салып карамадым инде! Гел үзгәртеп торам. Ботка, камыр, җир суалчаннарына тотам. Кыш көне җим өчен вак балык сатып алам. Башта малларга әзерләгән оннан ботка ясап суга салам. Шул боткага балыклар җыела. Ярты сәгатьтән җир суалчанына балык тота башлыйм. Күптән түгел алты кило ярымлы сазанны шулай эләктердем.

Вакыйф абый телгә дә бик оста кеше. Балык тотуны да айгыр өйрәтү белән чагыштырды: “Теге сазанны дилбегәне тарткан кебек, ике аякны терәп тартып алдым”, – ди.

Кияве Рифат белән балыкка баруы – үзе бер тарих. Җәй көне зур балык эләккәч, балык тоту тәртибен белмәүче кияве кармагын урталай сындырган. Кышын баргач, боз өстендә утырып арып беткәч, кардан куыш ясап, ятып йоклаган. Ә бабай көне буе балык каптырган.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ