Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

70 сыер асраучы Галимҗановлар: "Җәйнең яртысы көтүдә үтә"

14 Февраль 2018 1388
Татарстан буенча чагыштырып карасак, Кама Тамагы районында фермерлык хуҗалыгы булдыручылар артык күп түгел икән. Шулай да бар андыйлар. Мәсәлән, Олы Кариле авылында гомер итүче Галимҗановлар фермасындагы сыер малының саны бүген 70кә җитә. Шуның 24 башы – савым сыерлары булса, калганнары бозаулар белән үгезләр. Әлеге гаиләнең тырышлыгы өй каршыларына килеп туктауга ук күзгә ташлана.
...Сыер саву, бозау карау эшен Сания апа башкарса, калган вазыйфалар малайлар өстендә икән. Сыерлар хуҗалык көтүенә кушылган. Шуңа да җәйнең яртысы көтүдә үтә аларның (бер сыерга – бер көн чыгарга кирәк).

– Бер ай рәттән без генә көтәбез. “Электркөтүче” дә алып куйды Мансур, – ди Сания апа. – Бәясе 50 меңгә төште. Барыбер бер кеше каравылда торырга кирәк. Аңа халыкның карашы төрлечә булды. “Сыерларны ябып куеп, сөтне киметтеләр”, – дип тә сөйләнделәр. Аңлаган кешегә бик әйбәт әйбер ул. Мал асрау ансат әйбер түгел. Телевизордан гына матур итеп күрсәтәләр аны. Мансурның да сәламәтлеге шуның белән бетте. Биш ел элек инфаркт кичерде.

Язманы тулысынча 15 февральдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 6 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Декабрь 2018 18:15 2782
24 Декабрь 2018 19:21 1952
24 Декабрь 2018 20:14 1886
16 Январь 2019 18:34 1724
ӨСКӘ