Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

70 ел бергә гомер итүче Гайнетдиновлар: “Безне өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар”

17 Ноябрь 2017 1224
Тигез картлык – олы байлык, диләр. Питрәч районы Шәле авылында яшәүче Галия һәм Мингазетдин Гайнетдиновларның тормыш корып бергә яши башлауларына 14 ноябрьдә 70 ел була.
– Мин тумышым белән шушы авылдан, – дип башлады сүзен Галия апа. – Гаиләдә 9 бала үстек, мин – икенче. Әти – колхоз рәисе, әни гади эшче иде. Әти сугышка китте дә кайтмады. Әни 9 бала белән тол калды. Олы бала булгач, миңа барысы да эләкте инде.

Мингазетдин абый да тумышы белән шушы авылдан икән. Гайнетдиновлар гаиләдә 6 бала үскән – 4 кыз, 2 малай.

Элек танышып йөрүләр булмаган. Шәле авылында йола буенча, кызларны урлап кайтканнар. Мингазетдин абый да Галия апаны урлап кайта һәм 1947 елның 14 ноябрендә гаилә кора алар. Галия апа Гайнетдиновлар йортына унынчы кеше булып килә. 12 ел ике каенана белән гомер итә, аннан үзләре шушы ук авылда башка чыгалар. 1949 елда олы уллары Мансур дөньяга килә. Нәкъ дүрт елдан икенче уллары Равил, 1955 елда өченче уллары Рафаэль, 1958дә кызлары Әминә, 1964 елда төпчек уллары Рөстәм туа. Биш бала да хәзерге көндә үз гаиләсе белән яши. Мансур, Равил һәм Рөстәм Гайнетдиновлар – Түбән Кама шәһәрендә, Әминә апа – Казанда, Рафаэль абый туган авылы Шәледә төпләнеп калганнар.

– “Безнең киленнәр кебекләр Россиядә дә юк”, – дип әйтә безнең әни, – дип сүзгә кушылды кызлары Әминә апа. – Кирәк вакытта килеп җитәләр, хәлләрен белешеп торалар. “Мин кайта алмыйм”, дип әйткәннәре юк. Гомер буе бик тату яшәдек, Аллага шөкер. Безгә шундый тәрбия биргәннәре өчен әти белән әнигә зур рәхмәтлебез. Өебездә бервакытта да сүгенү сүзе ишетелмәде. Әти белән әнине күз карашларыннан аңлый идек. Кыек-мыек берәр эш эшләсәк, бер генә карыйлар иде. Әни безгә катырак булды, ә әти сүз әйтми, йомшаграк иде.
Әминә апа гаиләсе белән Казанда яши. Ике көн эшли дә, ике көн ялында әти-әнисен карарга авылга кайта икән.

– Сез булмаганда Галия апа белән Мингазетдин абыйны кем карый? – дип кызыксынам.

– Минзия карый. Минзия – әти ягыннан икетуганымның хатыны. Минем үземнең апалар юк, шуңа да аны апа урынына күрәм. Әле ярый ул булды. Рәхмәт аңа.
Без килгән көнне дә Минзия апа шунда иде.

– Әлеге гаиләгә килен булып килүемә 31 ел була. Бик тату яшәдек һәм яшибез. Үземнең каенатам юк иде, шуңа да Мингазетдин абый үземнең каенатам кебек булды. Безгә бик ярдәм итте, – ди Минзия апа.

Мингазетдин абый яшь чагында ат караучы, аннан 25 ел тегермәндә эшләгән. Ә Галия апа башта колхозда, аннан бала тудыру йортында санитарка булып хезмәт куйган.

– Мине бик яраттылар анда. Яңа туган балаларны сөеп туя алмый идем, – дип хатирәләрен яңартты Галия апа.

– Әти-әни күбрәк ятып тора инде хәзер, – дип сүзгә кушылды кызлары Әминә апа. – Җәй көне ишегалдына чыгып утыралар. Кыш көне бик чыкмыйлар. Мунчага коляска белән алып керәбез.

– Галия апа, озак яшәүнең сере нәрсәдә? – дим.

– Балаларыбызның тәрбияле булуы аркасында, – ди ул. – Безгә кайгы-хәсрәт күрсәтмәделәр. Бабаемның миңа мөнәсәбәте яхшы булды. Тырнак белән дә чиертмәде, тавыш чыгармады. Киленнәрем яхшы булды. Кызларым, киленнәрем – бер. Өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар инде. Россиядә мин иң бәхетлеседер.
Мингазетдин абый гомере буе бик тыйнак, аз сүзле булган. Әйтәсе сүзен башта уйлап, чамалап кына әйтә бабай кеше. Ә Галия апа, киресенчә, аралашучан, урынлы гына шаяртып та ала.

– Нинди ризыкларны яратып ашыйлар? – дип сорыйм Әминә ападан.

– Нәрсә пешерсәң, шуны ашыйлар. Әйберне алай талымламыйлар. Коймаклар, пирогларны бик яраталар. Сөтле чәй эчәләр. Әни җимешсез чәй эчми. Иң мөһиме – чәенә каен яфрагы салырга кирәк. Ашаудан гомер буе кысмадылар. Кайбер кеше әйтә бит, “элек шикәрне яшереп куялар иде”, дип. Без андый нәрсә күрмәдек. Бөтен нәрсә өстәлдә булды. Шикәрне әлүмин кашык белән вата идек. Бөтен кашыклар ватылып бетте. Җизнинең токарь булып эшләгән чагы. Шикәр вату өчен безгә тукмак ясап бирде, – дип елмаеп куйды Әминә апа.

– Яшь баргач, авырган чаклары да буладыр. Авылыгыз зур. Фельдшерлар килгәлиме?

– Чакырсак, машина сорыйлар. Җәяү килмиләр. Безнең әтигә җил дә, салкын да ярамый, тиз авырый. Бервакыт авырып китте. Чакырдык, машина сорыйлар. Авылда берничә фельдшер, участоклап бүленгән. Төшеп алып менәбез, аннан кире төшереп куябыз. Рәхмәт күршебез Мәүлия апа Габитовага. Кереп, системалар, уколлар ясарга ярый ул бар.

Галия апага 14 январьда 90 яшь тулган, ә Мингазетдин абыйга – 89. Хәзерге көндә Гайнетдиновларның 5 баласы, 11 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Чын мәгънәсендә сокланып кайттым аларга. Бер зарлану сүзе чыкмады үзләреннән. Киресенчә, Аллаһы Тәгалә биргән гомергә сөенеп, шөкерана кылып яшиләр. Сәламәтлек телим үзләренә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ