Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

3D рәсемнәр ясаучы Марат Гафаров: "Чит илләрдән дә заказ бирәләр"

26 Февраль 2018 401
Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында гомер итүче рәссам Марат Гафаровны үз ягында гына түгел, чит илләрдә дә беләләр. Утыз елдан артык гомерен әлеге сәнгать төренә багышлаган Марат ага 3D форматында рәсемнәр ясый.
– Балачактан бирле рәсем ясыйм, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – Әти-әнием укытучылар иде, хәзер алар исән түгел инде. Әтием – җыр һәм рәсем дәресләрен, әнием башлангыч сыйныфларны укытты. Әти гармунда уйный, әнием кушылып җырлый иде. Гаиләдә өч бала үстек. Бик иртә ятим калдык. Гаиләдә мин зур бала булганлыктан, 17 яшемдә җирле леспромхозга бизәүче рәссамның укучысы булып эшкә урнаштым. Берничә айдан баш рәссамны эчкән өчен эшеннән куып, аның урынына мине куйдылар. Армиягә кадәр шунда эшләдем...

1984 елда Әлфирә исемле татар кызына өйләнә Марат. Уллары туа.

– Улым да сәнгать мәктәбен, сәнгать гимназиясен тәмамлады, ләкин бүгенге көндә шофер булып эшли, – ди әти кеше. – Оныгым да рәсем ясарга ярата. Безнең ул нәселдән килә, ахры. Мин дә рәссам булырга укымадым, ләкин гомер буе төрле оешмаларда рәссам булып эшләдем.
Марат абыйга Салехард, Сибай шәһәрләрендә эшләргә туры килә. Ләкин туган ягы барыбер үзенә тарта.

– Күп еллар инде район Сабантуйларында сәнгать бизәлеше буенча гран-при алам. Яңа елда боз шәһәрчеге ясыйм. Район үзәкләрендә булышам, – ди рәссам. – Авыл администрациясе, эшмәкәрләр һәм авыл халкы соравы буенча да рәсемнәр ясыйм. Үз авылымның капка, койма, гараж стеналарына, йорт эчләренә рәсемнәр төшердем. Кешеләрнең үтенечен кире какмаска тырышам.
– Нинди буяулар кулланасыз? – дип кызыксынам.

– Күбесенчә, машина буяулары (автоэмаль). Андый буяу тиз уңмый, озак тора һәм температура уйнаганда да үзгәрми.

– 3D рәсем ясарга кайчан керештегез?

– Аның тарихы бик кызыклы. Шулай бервакыт күрше авылдан икетуган абыем килеп, идәненә 3D рәсем ясарга сорады. Әле андыйны ясаганым юк иде. Бер атна эчендә ясап та куйдым. Халыкта мондый рәсем шулкадәр кызыксыну уятыр дип башыма да китермәдем ул чакта. Ясадым да кайтып киттем. Берзаман дусларым: “Син хәзер безне күрмисең дә, “йолдыз авыруы” белән авырый күрмә тагын”, – дип шаярта башлады. Бу хәл бик сәер тоелды. Алай гына да түгел, гел таныш булмаган кешеләр килеп таныша башлады. Ә мин берни аңламыйм. Соңыннан гына белдем: бер төзүче мин теге рәсемне ясаганда фотога төшереп интернетка урнаштырган икән. Ул вакытта әле интернет кулланмый идем. Үземә дә кызык булып китте, үз битемне ачтым. Шуннан бертуктаусыз хатлар килә башлады. Аларга җавап бирергә өлгерми идем. Шәхси битемә бер көнгә 15 меңләп кеше керә иде. Кайдан гына язмыйлар: АКШ, Германия, Италия, Россиянең төрле төбәкләре һ.б. Үзләренә чакыралар. Аларга ни дип җавап бирергә, нишләргә икәнен дә белмим. Менә шулай минем турыда бөтен дөнья белде.

– Ни өчен 3D формат?

– Ул – иллюзия, күз күременең алдавы дигәнне аңлата. Андый рәсем матур, ләкин авыр ясала. Чит илләрдә киң таралган. Анда күргәзмәләр оештыралар. Минем хыялым – алардан да яхшырак ясап, татар һәм башкортларның чит ил рәссамнарыннан ким җирләре юклыгын күрсәтү.
– Чит илләрдән дә заказ бирәләр дидегез...

– Әйе, заказлар җитәрлек. Ләкин әлегә Урал буе төбәкләрендә эшлим. Үз иҗатымны акча эшли торган машинага әйләндерәсем килми. Әгәр табыш артыннан кусаң, сыйфат югалырга мөмкин.

– Эшегез кыйбат йөриме?

– Килешеп эшлим. Күп сорамаска тырышам. Заказ бирүченең мөмкинлегенә карап. Бер ягы бар: машина буяулары бик кыйбат тора. Дүрт ел элек атлар ясадым, буявы белән бергә 7 меңгә төште. Шулай ук 70 меңгә дә ясыйм. Болар – бездәге бәяләр. Ә иң кыйбат бәяләрне Мәскәү, Германия, Италия, Катардан тәкъдим иттеләр. Ләкин мин бармадым. Нигә икәнен белмим, бәлки куркып калганмындыр... Күптән түгел Когалымга чакырдылар. Ул кеше бертуктаусыз шалтыратып торды. “Юл, яшәү бәясен күтәрәм. Килүгә нотариус аша документ эшләтеп, аванс итеп 300 мең бирәм. Эшең беткәч, калган суммасын алырсың”, – ди. Ләкин ризалашмадым.

Марат аганың йортында журналистлар, телевидение вәкилләре еш була икән. Бервакыт “Беренче канал”дан “Хәерле иртә!” тапшыруына сюжет төшерергә килгәннәр. Телеоператор камерасын тоткан килеш юыну бүлмәсенә керергә дип ишекне ачкан да, бер аягын күтәреп, басарга куркып тора икән. “Идәндә ясалган дельфин рәсеменнән курыкты. Көлдек инде”, – дип искә ала рәссам.

– Мондый рәсемнәрне ясау җиңел хезмәт түгелдер...

– Иң авыры – заказ бирүченең минем эшкә кысылып, комачаулап йөрүе. Бәхеткә, андый хәл бер тапкыр гына булды.

Марат ага Гафаровны танылган кешеләр дә үзләренә чакырган. Төп чыгышы белән Уфадан булган “Улицы разбитых фонарей” фильмында уйнаган Россия актрисасы Гуля Невская, җырчы Салават Фәтхетдинов Татарстанга дәшкән.

– Кемгә кемгә, ләкин Салаватка киләсем калган, дим. Никтер аңа бармавыма үкенәм. Казанда үтеп барышлый гына булырга туры килде. Шәһәр бик матур. Күптән түгел Казаннан бик бай кешеләр чакырып язды. Андыйларга барырга куркам. Шулай ук Екатеринбургка да чакырдылар. Ләкин болар минем өчен түгел. Үземнең туган авылымны, аның табигатен яратам. Аннан илһам һәм тынычлык алам. Ә акчага килгәндә, ул беркайчан да җитми. Миңа күп кирәкми. Минемчә, акча кешене боза. “Әгәр кешене якыннан беләсең килсә, күп итеп акча һәм хакимлек бир”, – дип тикмәгә генә әйтмиләр инде.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Июнь 2018 12:02 2139
21 Июнь 2018 16:14 1574
ӨСКӘ