Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

20 яшьлек Миләүшә: “Мал-туар карарга абзарга чыгасым гына килеп тора”

4 Март 2020 1154
Ирләре озак вакытка командировкага чыгып киткән хатын-кызларның сабырлыгына сокланам мин. Бигрәк тә яшь хатыннарга. Чөнки үземә бер көн дә ирсез өйдә калу кыен. Күнекмәгән. Бәлки кемнәрдер өчен бу гадәти күренештер.
Башкортстанның Аскын районы Көнгәк авылында яшәүче Миләүшә Әҗмиева да әлегә ирен озак вакыт күрмичә яшь ярымлык кызын үстерә. Авылда эш юк, шуңа күбесе читкә йөреп эшләргә мәҗбүр. Миләүшәгә 20 генә яшь. Шуңа да карамастан, абзары тулы мал аның. Шуларны берүзе карый. Авылда газ да юк икән, көн саен утын белән мич яга. Әйе, әйе, элек күп хатын-кызлар шулай тормыш көткән. Ләкин бүгенге заман өчен инде бу ят күренеш..

Бүген Миләүшә ике үгез, бер сыер, берничә баш сарыкны берүзе карый. Ашата, эчертә, асларын җыя. Сыерын сава. Март аенда сөтлебикә бозауларга да җыена икән...

Авыл баласы булсам да, инде шәһәрләшеп беткәнгәме, Миләүшәнең шулай авылда яшәп ятуын гаҗәпләнеп тыңладым.

– Авыл җирендә мал тотарга кирәктер дип уйлыйм. Алар булмаса, көннәремне ничек уздырып бетерер идем, күз алдына да китерә алмыйм. Хайваннар күп булгач, абзарга чыгасым гына килеп тора,- ди Миләүшә.

***

Язманы тулысынча газетабызның иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Март 2020 13:07 1676
16 Март 2020 12:44 1619
10 Март 2020 11:23 1588
ӨСКӘ