Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

102 яшьлек әби: “Авырмагач, үлеп булмыйдыр ул...”

7 Май 2015 1245
Урмай диюгә күз алдына төзек зур авыл, берсеннән-берсе матур йортлар, ит сатучы, казылык тутыручы, пилмән-манты кебек ярымфабрикатлар ясап сатучы тырыш мишәр халкы килеп баса. Әлеге авылга килеп төшкәч тә, иң беренче шундый һөнәр иясе янына сугылырмын дигән идем. Әмма ни хикмәт, биредәгеләр иң беренче итеп 102 яшьлек Зәйнәпбану әби Гайнетдинованы телгә алды.

Гаҗәп бит: йөзьяшәрләр белән күп тапкырлар аралашсам да, 102гә җиткәннәрен күргәнем юк иде әле. Шуңа күрә кыяр-кыймас кына: “Сөйләшә аламы соң?” – дип сорап куйдым. “Һей, какуй сөйләшмәгән!” – дигәч, озак уйлап тормадым, шунда юл тоттым.

Без килеп кергәч, әби озаклап дога кылды. “Юл кешесе сез, гел догада йөрергә тиешсез”, – дияргә дә онытмады. Догасын тәмамлагач, хәлләрен сорашканга җавап итеп, әллә ничә ел белгән кешесен күргәндәй: “Үзегез нихәл, нинди хәбәрләр бар?” – диде.

Иң беренче игътибар иткәнем шул булды: әбинең колагы ишетә, күзе күрә. Андыйлар турында халыкта: “Солдатка яраклы” диләр, әби дә шул төркемгә керә.
  
1912 елда шушы авылның мулла белән абыстай гаиләсендә дөньяга килә ул. Бүгенге көндә дүрт бертуганыннан берүзе калган. Әтисе мөэзин булган, дин тыелган заманда хөкүмәткә каршы бара дип, төрмәгә алып киткәннәр аны. Шунда үлеп тә калган. Бу вакытта кызга 22 яшь, күрше егете Ибраһимга кияүгә чыга ул. Ире белән биш балага гомер бүләк итә алар. Әмма өчесе гомерсез була: тугач та үләләр.

   – Мин кияүгә чыкканда ирем солдат иде, – дип башлады сүзен йөзьяшәр әби. – Сугыш башлангач, илне сакларга китте дә бер елдан соң хәбәрсез югалган дигән язу килде. Бер кызым итәгемдә, берсе белән йөкле килеш калдым.

Бер генә эштән дә читтә калмый әби. Сыер җигеп сабан чәчә, урак ура, көлтә ташый. Соңрак пилорамда хезмәт куя.

– Хезмәтемә күрә хөрмәтне күп күрдем. Күкрәк тамгалары, медальләрем дә бихисап. Әле менә, картаеп беткәч тә тагын берне тагып киттеләр, – дип түшендәге медален сыйпап алды әби.

Бүгенге көндә Зәйнәпбану әби әтисе сугышка киткәндә тумый калган кызы Миңнехалидә белән яши. Әнисен карарга, аңа иптәш булырга дип, кияүгә дә чыкмаган ул.

Әбинең күз-колагының шәплеген әйтеп үткән идем инде. Ә сез аның хәтерен күрсәгез! Ышанасызмы-юкмы, җиде бабасын белә ул! Күз тимәсен!

Төннәрен дә яхшы йоклый икән. “Бер җирем дә авыртмый, гомеремә бер тапкыр да табибта булганым юк”, – дип тә шаккатырды әле.

– Озак яшәүнең серен нидән күрәсез? – дигәч:
  
– Аз йокладым. Күп йокларга яра­мый. Озаграк йоклаган көнне йөрергә дә авыр, дәрт-дәрманым да булмый иде. Эштән курыкмаска кирәк. Гомер буе кулымнан тимер лом төшмәде. Батыр булдым, – дип җавап бирде.

Әби тамагына да яхшы ашый. “Ризык сайланып тормыйм”, – ди. Соңгы елларда кәҗә сөте эчә башлаган, аның да файдасын тоярга өлгергән.

Ни хикмәт, Зәйнәпбану әбинең нәселендә озын гомерле кешеләр юк. Күбесе гомер көзенә дә кермичә бакыйлыкка күчкән.

– 100не узуыгызга ышанасызмы? Ничәгә җитәргә уйлыйсыз? – дип сорыйм аннан.

– Күпме гомер узгандыр, белмим, санаганым юк. Гомер буе чирләмәдем. Сау-сәламәт булгач, яшәүдән туймыйсың икән. Авырмагач, үлеп булмыйдыр инде... – дип шартлатып җавап бирде ул.

– Гомернең кайсы чагын сагынасыз? – дигән соравыма: “Сагынганым юк. Бүгенге көнем кадерле”, – диде.

Инде саубуллашып китәргә җыенгач та Зәйнәпбану әби “әйтергә онытмыйм тагын” дигәндәй бертында:

– Гомер буе тектем мин. Өч машинам бар. Кулныкы, аякныкы, чигә торган. Сугыш вакытында 750 бияләй әзерләп җибәрдем, – дип җиңелчә мактанып алды.

Сорау тулы карашыма җавап итеп:

– Әле дә тегә алам, әнә, ма­шина,“пажалысты”. Альяпкыч, вак-төяк урын-җир әйберләре тегәм, – дип, өстәл артына утырып, “шеке-шеке” тегә дә башлады.

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Чувашия, Комсомольск – Урмай – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2784
30 Август 2018 09:19 1566
25 Август 2018 21:59 1472
1 Сентябрь 2018 08:49 1239
ӨСКӘ